Курслар программасы ике төркем өчен: телне өйрәнә башлаучыларга һәм дәвам итүчеләргә дип эшләнгән. Курсларга язылучылар, мондый алым ярдәмендә телне белү дәрәҗәсенә карап үзләренә туры килә торган төркем сайлый ала.
Ел дәвамында мэрия 12 курс – катнашучыларның һәр төркеме өчен алтышарны оештырган. Программа тел белән кызыксынучыларга татар теленең төп нигезләре белән таныштыру, грамматикага өйрәтү, сөйләм телен үстерү максатыннан эшләнгән. Бу елның соңгы курсына язылучылар ноябрь уртасында укый башлаячак.
Шәһәр Башкарма комитетының Тел мәдәнияте өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге кайбер катнашучыларның әлеге курсларда өченче, дүртенче тапкыр катнашуын билгеләп үтә. Уку йомгаклары буенча курсларда яхшы нәтиҗәләр күрсәткән катнашучыларга рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырылачак.
Курсларны Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм республикада яшәүче халык вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән Казан мэриясе үткәрә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез