«Авыл кешеләренең тырышлыгы аркасында Татарстан илдә авыл хуҗалыгы продукциясен җитди җитештерүчеләрнең берсе исемен ныклы саклап килә. Ветеринария хезмәте һәм Россельхознадзор белгечләре АСК үсешенә зур өлеш кертә. Бүген аларга яңа машиналар һәм махсус техника тапшырдык.
Авыл хуҗалыгы – Татарстанның төп тармакларының берсе. Күп кенә күрсәткечләр буенча без илдә алдынгы урыннарда. Ә сөт җитештерүдә Россия күләмендә беренчелекне бирмибез. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә олы рәхмәтемне белдерәм. Барыгызга да исәнлек-саулык, эшегездә һәм шәхси тормышыгызда зур уңышлар телим!» – дип язды ул.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез