Нейрочелтәрләр һәм автоматлаштыру системалары кеше хезмәтенең берничә төп юнәлешен, нигездә, бертиплы яисә җиңел биремнәрне үз өстенә алачак. Ул төрле сорауларга стандарт җаваплар бирү, документлар тутыру һәм мәгълүматлар эшкәртү кебек эшләрне башкарачак.
Шул ук вакытта, белгечләр ачыклык кертүенчә, әлеге һөнәрләр тулысынча юкка чыкмаячак. Кешеләр өчен яңа төр бурычлар калачак:
- Нейрочелтәрләр башкарган эшнең сыйфатын тикшерү;
- Алгоритмнар башкара алмый торган стандарт булмаган катлаулы мәсьәләләрне чишү.
Нәтиҗәдә, хезмәт базарында кеше белән ясалма интеллектның бергә эшләве аеруча кыйммәтләнәчәк. Киләчәктә үз һөнәрендә калырга теләүчеләргә технологияләрне иярләргә һәм алгоритмнарны дөрес идарә итә белергә туры киләчәк.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез