Министр тарафыннан форумда катнашучыларга тәкъдим ителгән презентациядә күрсәтелгәнчә, 100 мең балага туры килгән яңа очраклар саны 8%ка арткан. Ешрак лейкемия, лимфома һәм үзәк нерв системасы шешләре очрый. Онкоавырулар санының артуы, шул исәптән, диагностиканың яхшыруы белән дә бәйле.
«Бүген балаларда онкология авыруларын дәвалауда югары нәтиҗәләргә ирешүебезнең сәбәбе – яшәү төбәгенә карамастан, инновацион дәвалау ысулларының бездә кулланылышта булуы», – дип ассызыклады министр.
Хирургик дәвалау ысулларын үстерү турында сөйләгәндә, ул роботлаштырылган хирургияне, аерым алганда, илдә җитештерелгән техниканы куллануны билгеләп үтте. Гомумән алганда, соңгы биш елда балаларга югары технологияле ярдәм күрсәтү күләме якынча 20%ка арткан.
«Хәзерге вакытта сөяк мие трансплантациясе саны 1000гә кадәр җитте, телемедицина консультацияләре саны – дүрт тапкырга, ә хастаханәгә яткырулар саны 42%ка артты», – дип саннар китерде Мурашко.
Россиянең балалар яман шешен дәвалаудагы уңышлары Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан да билгеләп үтелде. Бүген илдә онкоавыруларның якынча 83%ы терелә. Михаил Мурашко хәбәр иткәнчә, ретинобластома, нефробластома кебек берничә авыру төре буенча гомуми исән калу күрсәткече 98%тан югарырак.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез