Газетага язылу

Мостай Кәрим әсәре буенча төшерелгән «Озын-озак балачак» фильмының яңа варианты чыгачак

Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәрим туган көнне Уфада режиссер Булат Йосыпов үзенең яңа проекты турында сөйләгән. Моннан 20 ел элек 2006 елда Мостай Кәрим әсәре буенча төшерелгән «Озын-озак балачак» фильмының киңәйтелгән режиссер версиясен әзерләргә планлаштыра. Бу хакта «Башинформ»га сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.

20 елдан соң картина авторның башлангыч ниятен үстерүче берничә күренеш белән тулыландырылачак.

«Киләсе елда фильмның яңа версиясен заманча технологияләр кулланып ясарга ниятлим, – диде Булат Йосыпов «Башинформ» журналистына. – 2027 елда повестьның рус телендә «Современник»та басылуына 50 ел тула. Киңәйтелгән версияне көз көне, Мостай Кәрим туган көненә прокатка чыгарасы килә».

Хәзер режиссер «Башкортостан» киностудиясе белән сөйләшүләр алып бара, проектны гамәлгә ашыру мөмкинлеге турында фикер алыша. Сроклар һәм финанслау турында фикер алышалар, диелә хәбәрдә.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре