Очрашуда берләшмә җитәкчесе Алсу Нәбиева, Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, Дәүләт Советы депутатлары Ирина Терентьева, Ләлә Кодәрмәтова, Ольга Воронова һәм Рима Мөхәммәдшина, Казан шәһәре Башкарма комитеты вәкилләре һәм Казан шәһәре Думасы депутатлары катнашты. Парламентарийлар бинаның агымдагы торышын, балалар бакчасы территориясен карадылар, башкаланың мәктәпкәчә белем бирү оешмаларын төзекләндерү турында фикер алыштылар.
Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 209 нчы балалар бакчасы 1963 елда төзелгән, бу вакыт эчендә бинага капиталь ремонт ясалмаган. Берничә ел элек, шәһәр бюжеты хисабына тәрәзәләрен алыштырганнар. Бүген балалар бакчасына 145 сабый йөри, 30 хезмәткәр эшли. Бакча директоры Тәнзилә Габделминова әйтүенчә, бинаның авария хәлендә булуы аркасында Вахитов районы суды 22 күрсәтмә биргән. Депутатларга ул верандаларны яңарту кирәклеген, шулай ук азык-төлекне саклау өчен шартлар булмавын әйтте.
Казан шәһәре Башкарма комитеты вәкилләренә мөрәҗәгать итеп, Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина төрле инстанцияләрдән күпме балалар бакчасында аварияләр турында күрсәтмәләр теркәлгәнлеге белән кызыксынды. «397 балалар бакчасының 341 учреждениесендә күрсәтмәләр бар", - дип җавап бирде шәһәрнең социаль өлкә учреждениеләренә хезмәт күрсәтү департаменты директоры Илья Коротихин. Ул балалар бакчалары биналарының тузган булуын бик кискен проблема дип атады. Казан шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Андрей Мачин аңлатканча, ел саен Казанда төрле финанслау чыганакларыннан нибары 2-3 балалар бакчасы ремонтлана.
"Бу проблеманы тулаем хәл итми, балалар бакчаларын капиталь ремонтлау программасын эшләргә кирәк", - дип ассызыклады Лилия Маврина. Беренче чиратта программага иң начар техник хәлдә булган биналарны: түбәсеннән су агып торган, нигезе какшаганнарын кертергә кирәк диде ул.
"Бүген без балалар бакчаларындагы вәзгыятьне өйрәнәбез һәм алга таба план төзибез. Әлбәттә, балалар бакчаларын капиталь ремонтлау буенча республика программасы эшләнсә, бик яхшы булыр иде. Әмма без аңлыйбыз: бюджет күрсәткечләре бар, башка бурычлар да күп. Шуңа да карамастан, без хәзер мөмкинлекләрне карап, ремонт уздыруның никадәр дәрәҗәдә тормышка ашардай булуын аңлау өчен биналарны карап анализ ясыйбыз», — дип билгеләде «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын – кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез