21 октябрь 2026 материаллары
-
Җәмгыять
Премьерадан соң: «Әйе, комедия инде ул, тик трагедия дә куеп була»
Бу пьесага башка режиссерлар да игътибар итәр әле, чөнки әсәрдә көн кадагына суга торган проблемалардан тыш мәңгелек темалар турында да сүз бара.
-
Яңалыклар
Күп балалы гаиләләргә торак-коммуналь хуҗалыкка ташламалар бирү кагыйдәләре үзгәрә
Татарстанда күп балалы гаиләләргә торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидия-ташламалар бирү кагыйдәләрен үзгәртәчәкләр. Тиешле төзәтмәләрне республика Министрлар Кабинеты нигезләмәсенә кертәчәкләр. Документ коррупциягә каршы экспертиза уза, дип хәбәр итә «Татар-информ».
-
Җәмгыять
Марат Кәбиров: «Ни зыяны бар театр исемендәге «татар» сүзенең?»
Соңгы арада җәмәгатьчелек Татар опера һәм балет театры исеменнән «татар» сүзен алып ташлауны тәкъдим иткән түрәгә бәйле рәвештә шау-гөр килешеп алды. Бу театрга якын торган кеше булмагач, мин фикеремне белдермәдем инде. Либреттолар язучы шагыйрьләр, композиторлар өлешенә керергә җөрьәт итмәдем.
-
Язмыш
Янгында вафат булган Зәлиянең соңгы сүзләре: «Апа, нишлим, каян чыгыйм?»
Балтач районының Иске Салавыч авылында гомер итүче Кәлимуллиннар гаиләсе бу көннәрдә кызлары Зәлиянең җидесен үткәрә. 14 яшьлек кыз бер атна элек янгында һәлак булды. Зәлияне соңгы юлга озатуда «ВТ» журналисты да катнашты. Саубуллашырга килүчеләр урамга сыймады... Ул көнне авыл гына түгел, бөтен район елады, әлеге фаҗига республиканы тетрәндерде.
-
Яңалыклар
IX Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенә гаризалар кабул ителә
15 октябрьдә IX Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенә гаризалар кабул итү башланды. Гаризалар 2026 елның 20 ноябренә кадәр кабул ителәчәк. Бәйге бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең иҗади мирасын популярлаштыруга, тарихи хәтерне саклауга һәм төрле телләрдә сәнгатьле уку мәдәниятен үстерүгә юнәлдерелгән. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Татарстанның Республика клиник хастаханәсендә йөрәк биопсиясе ясый башлаячаклар
Татарстанның Республика клиник хастаханәсендә йөрәк биопсиясе ясалачак. Бу хакта медицина учреждениесе матбугат хезмәтенә слытама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Миңнеханов: «Ветеринария хезмәте һәм Россельхознадзор белгечләре АСК үсешенә зур өлеш кертә»
Бүген «Казан Экспо» янындагы мәйданчыкта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе һәм Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы идарәсе карамагындагы учреждениеләргә яңа техника тапшырылды. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
-
Яңалыклар
Казан югары хезмәт хаклы эш мөмкинлеге буенча Россия шәһәрләре арасында икенче булды
Казан югары хезмәт хаклы эш мөмкинлеге буенча Россиянең миллионлы шәһәрләре арасында икенче урынны алды. Бу күрсәткеч буенча Татарстан Республикасы башкаласы Мәскәүдән генә калышты. Бу хакта SuperJob сервисы уздырган сораштыру нәтиҗәләре сөйли, дип яза «Татар-информ».
-
Җәмгыять
Без уйлаганнан якынрак
Бөтендөнья космос атналыгының быелгысында Казан шәһәрендәге 16 нчы мәктәп укучыларының «Космос. Гагаринга» дигән гади генә адрес белән беренче космонавтка юллаган телеграммасы белән танышу иң дулкынландыргыч мизгел булгандыр, мөгаен.
-
Яңалыклар
Белгеч Коксаки вирусын кемнәрнең ешрак йоктыруы турында сөйләде
Коксаки вирусын нигездә 10 яшькә кадәрге балалар йоктыра. Бу хакта аеруча куркыныч инфекцияләр буенча белгеч, терапевт-иммунолог Владислав Жемчугов сөйләгән. Шул ук вакытта, бала кечерәк булган саен, авыру билгеләре шулкадәр авыррак була, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Рособрнадзор тарих фәненнән узачак телдән имтихан биремнәре турында сөйләде
2028 елда тугызынчы сыйныфларда кертеләчәк тарих имтиханы сораулары дәүләт дәреслекләренә нигезләнәчәк, дип хәбәр иттеләр «РИА Новости» агентлыгына Рособрнадзорда.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов Госман Җиһаншинга мемориаль такта ачу тантанасында катнашты
Бүген Казанда РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, ТАССРның авыл хуҗалыгы министры (1971-1983) Госман Җиһаншинга Кече Кызыл урамы,14 адресы буенча ул яшәгән йорт диварында мемориаль такта ачылды, дип хәбәр итә «Татар-информ».
-
Җәмгыять
Алиса, татарча җырла!
Кызык та, кызганыч та. Бүген бала бишектән телефон тотып төшә, үсә төшкәч, «акыллы» колонка белән «сөйләшә» башлый. Гаджетлар тормышыбызга үтеп керде, дип чаң сугудан гына файда юк, моны кабул итәргә һәм милли тәрбияне шушы заман мохитенә яраклаштырырга туры килә.
-
Яңалыклар
2027 елда балалы гаиләләргә пособиеләр һәм пенсияләргә өстәмә түләүләр артачак
2027 елда яшәү минимумының 6,8 процентка артуы балалы гаиләләргә бердәм пособиенең, пенсияләргә социаль өстәмәләрнең һәм башка түләүләрнең автомат рәвештә артуына китерәчәк. Бу хакта РИА Новости агентлыгына РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университетының финанс факультетындагы иҗтимагый финанслар кафедрасы доценты Игорь Балынин хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».
-
Язмыш
Ил уллары: бер авыл җирлегеннән 25 егет СВОга киткән
Кайбыч районының Олы Тәрбит авылыннан махсус хәрби операциягә 13 егет киткән. Күбесе өлешчә мобилизация башланган көннән үк шунда. Кызганыч, арасында туган якларына кире әйләнеп кайта алмаганнары да бар. Ә исәннәр белән элемтә өзелми. Без улларын көтүче аналарның һәм ватанпәрвәрлек хисе ят булмаган авылның хәлен белештек.