21 октябрь 2026 материаллары
-
Сәламәтлек
Күз күремен үзгәртергә сәләтле күнегүләр
-
Яңалыклар
«Казан Экспо»да авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган чара узды
Агымдагы катлаулы шартларга карамастан, республиканың агросәнәгать комплексы тотрыклы эшли. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чарада белдерде. Тантана «Казан Экспо» мәйданчыгында узды. Бу хакта ТР Рәисе Матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов: «Авыл хуҗалыгы күрсәткечләре буенча без илдә алдынгы урыннарда»
Татарстан Рәисе Рөсмтәм Миңнеханов республиканың агросәнәгать комплекс хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Бу хакта ул МАКС каналында язды.
-
Яңалыклар
Татарстанда 23 меңнән артык кеше авылларны интернетка тоташтыру өчен тавыш биргән
«Дәүләт хезмәтләре» (Госуслуги) порталында 100дән 1000 кешегә кадәр яшәүче авылларны 2027 елда мобиль интернетка тоташтыру буенча гомумроссия тавыш бирү дәвам итә. Татарстанның 23 меңнән артык кешесе үз тавышын бирде. Онлайн рәвештә, 8 ноябрьне дә кертеп, тавыш бирергә мөмкин. Бу хакта Татарстан Республикасының Цифрлы үсеш, дәүләт идарәсе, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко: «Россиядә балалар арасында яман шеш авырулары арта»
Россиядә балалар онкологиясе авырулары саны арта. Бу хакта Сәмәркандта узган II Халыкара балалар онкологиясе һәм гематологиясе конгрессында РФ Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко хәбәр итте.
-
Яңалыклар
Мостай Кәрим әсәре буенча төшерелгән «Озын-озак балачак» фильмының яңа варианты чыгачак
Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәрим туган көнне Уфада режиссер Булат Йосыпов үзенең яңа проекты турында сөйләгән. Моннан 20 ел элек 2006 елда Мостай Кәрим әсәре буенча төшерелгән «Озын-озак балачак» фильмының киңәйтелгән режиссер версиясен әзерләргә планлаштыра. Бу хакта «Башинформ»га сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
-
Җәмгыять
Казанда тәүге тапкыр «Мәдәниятләр диалогы: Россия-ислам дөньясы» Халыкара студентлар форумы уза
Казан беренче тапкыр «Мәдәниятләр диалогы: Россия-ислам дөньясы» Халыкара студентлар форумын кабул итте. Ул «Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы – 2026» кысаларында уза. Чараны оештыручылар – Ислам мәдәниятен, фәнен һәм мәгарифен яклау фонды ярдәмендә Россия ислам институты, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме һәм Мөхәммәд бен Зәйед исемендәге гуманитар фәннәр университеты.
-
Яңалыклар
Казан мэриясе оештыра торган татар теле курсларына 700 дән артык кеше язылган
Быел Казан мэриясе тарафыннан оештырылган түләүсез татар теле курсларына 700дән артык кеше язылган. 2026 елның татар теленә өйрәтә торган соңгы чарасы ноябрь уртасында башланырга тиеш. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Рифкать Миңнеханов: «Фатих Урманчеев мирасы халыкның рухи хәзинәсен саклауда илһамландыра»
Татарстан Фәннәр академиясендә татар фольклористикасы классигы Фатих Урманчеевның (1936–2021) 90 еллыгына багышланган «Гуманитар фәннәр парадигмасында фольклор» Халыкара фәнни-практик конференциясе башланды.
-
Җәмгыять
Премьерадан соң: «Әйе, комедия инде ул, тик трагедия дә куеп була»
Бу пьесага башка режиссерлар да игътибар итәр әле, чөнки әсәрдә көн кадагына суга торган проблемалардан тыш мәңгелек темалар турында да сүз бара.
-
Яңалыклар
Күп балалы гаиләләргә торак-коммуналь хуҗалыкка ташламалар бирү кагыйдәләре үзгәрә
Татарстанда күп балалы гаиләләргә торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидия-ташламалар бирү кагыйдәләрен үзгәртәчәкләр. Тиешле төзәтмәләрне республика Министрлар Кабинеты нигезләмәсенә кертәчәкләр. Документ коррупциягә каршы экспертиза уза, дип хәбәр итә «Татар-информ».
-
Җәмгыять
Марат Кәбиров: «Ни зыяны бар театр исемендәге «татар» сүзенең?»
Соңгы арада җәмәгатьчелек Татар опера һәм балет театры исеменнән «татар» сүзен алып ташлауны тәкъдим иткән түрәгә бәйле рәвештә шау-гөр килешеп алды. Бу театрга якын торган кеше булмагач, мин фикеремне белдермәдем инде. Либреттолар язучы шагыйрьләр, композиторлар өлешенә керергә җөрьәт итмәдем.
-
Язмыш
Янгында вафат булган Зәлиянең соңгы сүзләре: «Апа, нишлим, каян чыгыйм?»
Балтач районының Иске Салавыч авылында гомер итүче Кәлимуллиннар гаиләсе бу көннәрдә кызлары Зәлиянең җидесен үткәрә. 14 яшьлек кыз бер атна элек янгында һәлак булды. Зәлияне соңгы юлга озатуда «ВТ» журналисты да катнашты. Саубуллашырга килүчеләр урамга сыймады... Ул көнне авыл гына түгел, бөтен район елады, әлеге фаҗига республиканы тетрәндерде.
-
Яңалыклар
IX Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенә гаризалар кабул ителә
15 октябрьдә IX Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенә гаризалар кабул итү башланды. Гаризалар 2026 елның 20 ноябренә кадәр кабул ителәчәк. Бәйге бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең иҗади мирасын популярлаштыруга, тарихи хәтерне саклауга һәм төрле телләрдә сәнгатьле уку мәдәниятен үстерүгә юнәлдерелгән. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Татарстанның Республика клиник хастаханәсендә йөрәк биопсиясе ясый башлаячаклар
Татарстанның Республика клиник хастаханәсендә йөрәк биопсиясе ясалачак. Бу хакта медицина учреждениесе матбугат хезмәтенә слытама белән «Татар-информ» хәбәр итә.