Ышанганнар исә кырылып витамин ала. «Кеше белми сөйләмәс» дигәннәре харап итә дә инде безне. Организмдагы үзгәрешләр күбесенчә яшәү рәвеше, дөрес тукланмау аркасында барлыкка килә. Спорт белән даими шөгыльләнергә, урамга чыгып йөгерергә иренәбез, димәк, сәламәтлекне ныгытуның җиңелрәк юлы кала – ни дә булса эчәргә!
А, В, С, D, Е
Быел Европа медицина үзәге үткәргән тикшерүләргә күз салсак, Россия халкының 88 проценты витаминнар һәм БАДлар куллана. Шул ук вакытта бары тик 19 проценты гына аларны сатып алганчы табиб белән киңәшләшә. 12 проценты исә организмдагы дефицитны ачыклау өчен анализлар тапшыруны мәҗбүри дип саный. Шул рәвешле илдә даруларны гына түгел, витаминнарны да белер-белмәс эчүчеләр саны арта. Соңгысы тагын да куркынычрак, ди белгечләр. Ник дигәндә, организмда теге яки бу витамин артып китсә, киресенчә, җитди чир пәйда булырга мөмкин.
Яшәгән йортыбызның әниләр төркеменә юри генә: «Нинди витамин эчәсез?» – дип хәбәр калдырдым. Берничә сәгать эчендә диссертация язарлык мәгълүмат туплап алдым, билләһи! Һәркайсы эчкән витаминнарының исемлеген, каян сатып алуын бәйнә-бәйнә аңлатып чыкты. Баксаң, витаминнарның ни дәрәҗәдә сәламәтлеккә файдалы булуын белмәүче арада бер мин генә икән. Кешедән калышмыйм, дип алып куелган витаминнар бар анысы. Ләкин аларны да даими эчеп барырга онытам. Туган-тумачаларның да хәлен белештем. Алар витамин ашап яши микән? Монда да миннән күпкә акыллырак, витаминнар белән мавыгучылар җитәрлек булып чыкты.
Баштанаяк витаминнар дөньясына кереп чумган чаклар артта калды, диде туганымның берсе. Витаминнарны ул хәлсезләнеп, үз-үзен кая куярга белми йөргән чакта эчкән.
– Саруым кайнаган чак иде. Ә интернет киңлекләрендә тиз арада сәламәтләнергә булыша, стресс, депрессияләрдән тартып чыгара торган нинди генә витамин юк?! Ник мин бу хакта иртәрәк белмәгәнмен? Бар проблемаларны шулай витаминнар кулланып, җиңел генә хәл итеп булганда, табибларга йөреп торырга кирәкме соң? Шундый уйлар белән шкаф киштәсендә витамин савытлары күзгә күренеп артты. Эчкән саен хәлем җиңеләйгән кебек тоелды, – диде ул. – Бер көнне әнием: «Витаминнар эчәр алдыннан кайсы табиб белән киңәшергә кирәк?» – дип сорагач кына уйга калдым. Чөнки, витамин дару булмаганга, табибларга йөрми генә, башкалар тәҗрибәсенә таянып, барысын да хәл иткән идем. Шул вакытта витаминнар белән артык мавыгып китүемне аңладым. Анализлар биргәннән соң шактые кирәк булмаганлыгы ачыкланды. Әле ярый артыгын кыланып, сәламәтлеккә зыян салырга өлгермәгәнмен.
Кара исемлек
Яшерен-батырын түгел, бүген күп хатын-кыз витамин сатучылар төркемнәрендә утыра. Алмасак та, кирәге чыгар дип, чыгып китү юлын карамыйбыз. Үзем ничә ел инде Төркиядән витаминнар алып кайтып сатучы бер ханымның сторисларын күзәтеп барам. Ул алар турында бәйнә-бәйнә сөйли, Төркиядә кайсы даруханәләрдән алуын да күрсәтә, хатын-кызлар өчен организмны чистарту курслары да үткәрә. Чистарынгач, витаминнар эчәргә кирәклеген дә исләренә төшереп тора. Белеме буенча медицинадан бик ерак үзе. Күзәтә торгач, аның витамин урынына үзебездә үскән файдалы үләннәрдән генә чәйләр эчүенә игътибар иттем. Тел кычытып, бу хакта үзенә язган идем – кара исемлеккә эләктем. Хәзер Төркиянең кайсы витамины популяр икәнен дә белми яшим. Витамин сатып акча эшләүчеләр күп сорау бирүчеләрне яратып бетерми булып чыкты.
Тәлинкәгә күз төшер
Медицина белеме булган кинезиолог Ләйсән Сабитова, витаминнарга үрелгәнче, башта туклануны җайга салырга, зыянлы ризыклардан читтә торырга кирәк, дигән фикердә.
– Тәлинкәгездәге ризыкка игътибар итмисез икән, витаминны учлап эчсәгез дә файдасы булмаячак. Минем гел кабатлый торган сүзләрем бар: безнең белән баш мие түгел, ә эчәкләр идарә итә. Шуңа күрә беренче чиратта эчәкләрне паразитлардан чистарту сорала. Монда безгә үлән сулары, гап-гади әрем ярдәмгә килә. Шуннан соң дөрес туклануга күчәргә, 1–2 атнадан инде витаминнар куллана башларга була. Организмга һәрвакыт витаминнар кирәк. Монысы бәхәссез. Ләкин башта, анализлар биреп, нәкъ сезнең организмга җитмәгәннәрен ачыкларга онытмагыз, – ди ул. – Кайберәүләр, ел әйләнәсе җиләк-җимеш, яшелчә ашап торганда витаминнарның кирәге юк, дип тә фикер йөртә. Безнең организм үзенә кирәкле витаминнарны табигый юл белән – ризыктан алырга җайлашкан, әлбәттә. Шул ук вакытта организмда җитәрлек А витамины булсын өчен, безгә көн дә бер таз кишер ашарга кирәк. Кайсыгыз бу кадәр кишер ашый? Кояш та сагындырып кына яктырткан илдә D витамины җитмәүчеләр дә бар. Бу очракта кытлыкны витаминнар эчеп тулыландырырга гына кала.
Витаминнар кирәк, ләкин...
Республика клиник хастаханәсе табиб-гастроэнтерологы Алинә Хәсәншина, витаминнар дару препаратлары кебек җитди тикшерүләр узганнан соң гына базарга чыкса, алардан зыян күрүчеләр кимер иде, дигән фикердә.
– Хәзер витамин эчү модага керде. Иртән 5–6 төрле витаминны бергә эчүләрен төшереп, видеолар урнаштыралар. Бу каш ясыйм дип, күз чыгару булмыймы?
– Бу – маркетингның бер юлы. Һәр фирма үзенең продукты иң яхшысы икәнен дәлилләргә тырыша. Мондый видеоларны төшерүчеләр – гадәттә витамин сатып акча эшләүчеләр. Ә бер юлы берничә төрле витамин эчкәндә аларның безнең ашказанында нинди реакциягә керүен күз алдына китерү дә куркыныч. Ахыры аянычлы тәмамланырга мөмкин, шул хакта онытмасыннар иде. Шуннан даруханәләрдә игътибар иткәнегез бармы? Комплекслы витаминнар саталар. Монда бер төймәдә 5–6 төрле витамин бар дигән сүз. Аларның бер-берсенә ничек тәэсир итүе дә билгесез. Мәсәлән, А һәм D витамины бер-берсен нейтральләштерә, В2 һәм С витаминнары да бер-берсе белән туры килми, Е витаминын D белән эчмиләр. Витамин алырга үрелгәнче, боларны белеп тору комачау итмәс.
– Витаминнар эчәргә җыенучыларга эшне нәрсәдән башларга?
– Башта табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Тикшерү барышында организмда кайсы витаминнар кирәклеге ачыкланганнан соң гына аларны табиб билгели. Һәр кеше үзенчәлекле, шуңа да, туганыма булышты, мин дә эчеп карыйм, дип, витаминнар алмасыннар иде. Бәлки кеше гомумән сау-сәламәттер. Бу очракта витаминнар аларның сәламәтлегенә, киресенчә, начар тәэсир итәргә мөмкин. Хәзер халык табибка түгел, ә ярты еллык курс узып, нутрициолог булган кешеләргә күбрәк ышана башлады. Кичә ул бәлки заводта инженер булгандыр. Бүген исә сезнең сәламәтлегегезне кайгыртып, витаминнар билгели. Аларның төп эше – кешеләрнең ашау рационын көйләү. Кызганыч, моның белән генә чикләнмичә, алар витаминнар эчәргә дә тәкъдим итә. Медицина белеме булмаган кешеләргә сәламәтлегегезне ышанып тапшырмасагыз иде.
– Кирәгеннән артык витамин эчү нинди куркыныч тудыра?
– Витаминнарны белештерми кулланган ханымны дәваларга туры килде. Лаеклы ялга чыкканнан соң ул, сәламәтлеген кайгыртып, нутрициологка бара. Медицина белеме булмаган бу белгеч аңа матур һәм яшь булып калу өчен D витамины эчәргә тәкъдим итә. Бу ханым Төркиядән D витамины уколларын кайтарта. Айга бер тапкыр гына кулланылырга тиешле витаминны ул көн саен ясата башлый. Шулай шифасы тизрәк була, дип уйлый. Ләкин барысы да киресенчә килеп чыга. Беренче чиратта нерв системасы һәм бөерләре зыян күрә. Витаминны күпләп кулланган кешеләрнең бөерләренә авырга туры килә. Чөнки нәкъ әлеге орган безнең организмны чистартучы булып тора. Витамин гына дип караучылар бик ялгыша. Аны дөрес кулланмау аркасында эчке органнарга зыян килеп үлгән кешеләр дә бар. Дөрес, витаминнар организмга бик кирәк. Ансыз безнең организмда бара торган күп төрле процесслар, матдәләр алмашу башкарылмый. Витаминнарның кайберләре безнең организмда үзе эшкәртелә, бер өлешен без аның ризыктан алабыз. Кыш көне исә ризыктан алып бетерә алмаганлыктан, витаминнар эчәргә туры килә. Монда да табиб билгеләгән очракта гына.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез