Башлангыч, зур хезмәт стажы туплап та, дәүләт яки ведомство бүләкләренә ия булмау сәбәпле, хезмәт ветераны исемен һәм аңа бәйле ташламалар алу мөмкинлегеннән мәхрүм калучыларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Хәзерге вакытта мондый исемне алу өчен стаж гына түгел, бәлки әле югарыда телгә алып үтелгән бүләкләргә ия булу да таләп ителә.
Аңлатма язуында күрсәтеп үтелгәнчә, кимендә 40 еллык иминият стажы туплаган ир-атларны, 35 еллык иминият стажы туплаган хатын-кызларны хезмәт эшчәнлеге ветераннарына кертү тәкъдим ителә.
Леонид Слуцкий билгеләп үткәнчә, 35-40 ел эшләгән кешеләр ил үсешенә үзләреннән зур өлеш керткән, шуңа күрә дәүләт аларга үз хезмәтләрен ихтирам итүне тою мөмкинлеге бирергә тиеш. Аның сүзләренә караганда, закон проектында мондый ветераннарга социаль ташламалар бирү каралган. Алар арасында – торак-коммуналь хезмәтләргә түләү чыгымнарын 50 процентка компенсацияләү, торак-төзелеш кооперативларына керүдә, шул ук җир кишәрлекләре алуда, социаль-хезмәт күрсәтү оешмаларына кабул итүдә өстенлекләр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез