Иң күп шигырьләр, иң матур җырлар – әниләр турында. Иң кадерле, кабатланмас сүзләр дә – «әни», «ана» сүзләре. Ничә яшьтә һәм кем генә булсак та, әниләр исән чакта, барыбыз да бала без. Һәм, асылда, нинди матур, тирән мәгънәле сүзләр язсак та, ана мәхәббәтенең олылыгын, җылылыгын, тирәнлеген аңлатып бетереп булмас. Шуңа да без Әниләр көне алдыннан сүзне бу бәйрәм ияләренең үзләренә бирергә булдык.
«Балаларыннан кадер-хөрмәт күргән ананың догалары кабул була»
Бөгелмәдә яшәүче Тәслимә ханым Мәһдиева ике ир-егеткә гомер һәм тәрбия биргән. Чаллы мэры Наил Мәһдиевнең кадерле әнисе ул. «Наилем кичә генә кайтып килде әле. Аз гына янымда торса да, рәхәт булып китә», – дип башлады ул сүзен. Ике улының да миһербанлы булып үсүенә сөенеп туя алмый ана.
– Балаларыңның яхшы кеше булып үсүләрен телисең икән, яшьтән үзең тырышасың инде, – ди Тәслимә ханым. – Мин, иң беренче чиратта, балаларда туган телләренә карата ихтирам тәрбияләдем. Әтисе белән сөйләшеп куйдык: русча сөйләшә башласалар, ләм-мим – беребез дә эндәшмибез. Мәсәлән, кыш көне урамда уйнап кайталар да: «Мама, открывай», – дип, ишек шакыйлар. Мин: «Тетя Маша вон там живет – идите к ней. Мои сыновья – татары», – дип, борын төпләрендә ишекне ябып куям. Алар: «Әни, без бит бу!» – дип кычкыргач, «Ә, минем улларым кайткан икән бит. Керегез, балалар, чишенегез, ашагыз», – дия-дия, ишек ачам. Наилем әле дә, безне күпме кирәк интектерә идең, дип искә ала. Ләкин файдасы тиде бит: шөкер, икесе дә туган телләрен белә. Ярдәм сораган кеше яныннан болай гына узып китмәскә, олыны олы итәргә, әти-әни сүзеннән чыкмаска – менә шушы кагыйдәләрне, яннарында «тукып» торып түгел, вак кына гамәлләр аша сеңдерергә тырыштык без. Ирем 13 ел урын өстендә ятты. Улларыма да, миңа да шактый авырга туры килде. Әмма бирешмәдек без.
Тәслимә апага бала сөеп, өйдә генә утырырга насыйп булмый: тормышны алып барырга, ир хакын хакларга, уллар үстерергә кирәк. Әмма ул ир-ат өлешенә керми, әти сүзенең көчен сеңдерә. Шул ук вакытта, хатын-кыз зирәклеге белән тормышны кирәк якка борып җибәрә белә.
– Үз гаиләсе булгач, Наил еш кына: «Әни, өйдә командир – әтиегез, дип әйтә идең. Чынлыкта бар нәрсә белән син идарә иткәнсең бит», – ди иде. Дөрестән дә шулай. Хатын-кыз көйли, җайлый белә ул. Бу сәләт аңа тумыштан бирелгән, – ди Тәслимә апа.
Ничә яшьтә булса да, инде үзе оныклар сөйсә дә, нинди зур урыннарда эшләсә дә, ана өчен бала бала булып кала. Декабрьдә 90 яшен тутырачак Тәслимә ханым – шәһәргә җитәкчелек итүче улының төп киңәшчесе.
– Нинди генә эшкә алынса да, миңа шалтырата, киңәш сорый. Әмма минем аны өйрәткәнем юк, бөтен карарларны үзе кабул итә. Ләкин ана кеше өчен баласының шулай санлавы кадерле бит, – ди ул. – Бар эшен ташлап кайткан чаклары да күп була Наилемнең. Балаларыннан кадер-хөрмәт күргән ананың аларга атап кылган догалары да кабул була.
Яшь әниләргә дә әйтер сүзе бар аның.
– Бөтен нәрсә үзеңнән башлана. Үзеңне тыныч тотсаң, кешене санласаң, сине Аллаһы Тәгалә дә зурлаячак, БАЛАЛАРЫҢ ДА ШУЛ ҮРНӘКТӘ ҮСӘЧӘК. Иреңне, аның әти-әнисен хөрмәт ит. Алар бит сиңа ир үстереп биргән! Хәзер «стресс» дигән булалар. Ә кемнең сарае буш? Хатын-кызлар – сабыр җаннар. Менә шуны онытмагыз.
«Дөнья куып, ана булуның бар рәхәтен татымый калдым, ахры...»
Татарстанда бетон җитештерү белән шөгыльләнә торган зур ширкәтләрнең берсен җитәкләүче Рәсүлә Яруллина сүзләре бу. Әмма үз юлын үзе ярган көчле ханым үкенеп әйтми аларны. Чөнки ул бәхетне хәзер – оныклар сөйгән чакта икеләтә тоеп яши.
– Олы балам – кызымны 21 яшемдә алып кайттым. Шундый кечкенә генә кап-кара кызчык иде ул. Ул чактагы хисләрне аңлатып бетерә торганмыни?! Әмма яшь булгач, мин аны үзем дә аңлап җиткермәгәнмен, ахры, – дип искә ала Рәсүлә ханым. – Кызыбыз 10 айлык чакта эшкә чыктым. Шешә каптырып, ачкычны ишек төбендәге келәм астына тыгып куеп, күршеләргә, бала еласа, мәктәпкә шалтыратырга кушып, чыгып чаба идем. Өй янындагы мәктәптә эшли идем ул чакта. Ике арада аз чапмадым инде... Әмма нишлисең, акчасыз утырып булмый бит. Улымны 27 яшемдә алып кайттым. Тәмен белеп, бик теләп, аңлап. Әмма әле анда да ана булуның нинди зур җаваплылык һәм бәхет булуын аңлап җиткермәгәнмендер. Балаларның үскәнен белми дә калдык инде без. Хәзер бала белән өчәр ел утыралар. Андый әйбер тәтесә, мин дә өч ел буе шуларга гына карап утырыр идем дә бит... Инде әби булгач, бәхет икеләтә арта. Миңа кайчак: «Оныкларыңны бигрәкләр дә иркәлисең», – диләр. Аеруча кырыс кеше булуымны белүчеләр шулай дип әйтә (көлә). Мөгаен, без балаларга биреп бетерә алмаган җылылыкны оныкларга бирәбездер...
«Балаларыгыздан үпкә сүзләре ишеткәнегез, бу юлны сайлаганга үкенгәнегез булмадымы?» – дип кызыксынабыз.
– Икесе дә югары белем алды, икесенең дә йорт-җирләре бар, шөкер, җитеш тормышта яшиләр. Кайчандыр үз юлыбызны үзебез булдырмасак, мондый көннәрне күрер идек микән? Балалардан да үпкә сүзләре ишеткәнем булмады, киресенчә, гел рәхмәтле булды алар. Үземне үзем гаепләп утырганымны да хәтерләмим. Бәлки күпмедер дәрәҗәдә булгандыр инде ул. Бәлки балаларның ниндидер талантларын ачып бетермәгәнмендер. Әмма мин аларның җитеш тормышы хакына барыбер шушы ук юлны узар идем, – ди Рәсүлә Яруллина.
Яшь туташларга һәм ханымнарга бик гади, әмма бик мөһим киңәш бирде ул.
– Кияүгә яратып чыгыгыз. Берүк кесә калынлыгына карамагыз. Хатын-кыз барына да түзә ул, ләкин мәхәббәтсез яши алмый. ЯРАТУ БУЛМАСА, ХАТЫН-КЫЗ МАТУР БУЛА АЛМЫЙ. ҺӘМ УЛ ҮЗЕ ДӘ, БАЛАЛАРЫ ДА БӘХЕТСЕЗ БУЛА.
Сүз уңаеннан, Татарстанда Рәсүлә ханым кебек үз эшен булдырган туташ-ханымнар аз түгел. Алар арасында әни ролен дә, эшмәкәр ролен дә лаеклы башкаручылар җитәрлек. Әйтик, республикада булган 110 мең шәхси эшмәкәрнең 45 меңнән артыгы – хатын-кызлар. Үзмәшгуль буларак теркәлгән гүзәл затларның саны исә – 144 мең.
«Нарасыен кулына алган аналарны күрү – безнең өчен тетрәндергеч вакыйга»
Ананың да, баланың да тормышында мөһим роль уйнаучы, хатын-кызның иң бәхетле мизгелләрен аның белән бергә кичерүче тагын бер кеше бар. Ул да булса – акушер-гинеколог. Табиб һөнәре – болай да җаваплы эш. Ә аларга кайчак берьюлы ике гомер өчен көрәшергә туры килә.
– Һөнәр сайлаганда, мин моны яхшы аңлый идем. Әмма бу җаваплылыктан курыкмадым, һич кенә дә икеләнмәдем, – ди КФУ Университет клиникасындагы акушерлык бүлегенең 1 нче категорияле акушер-гинекологы Резедә Шәрипова. – Көн саен дистәләгән хатын-кызга сабыйларын тудырырга ярдәм иткәч, әлбәттә, күп әйбер гадәтигә әйләнә. Әмма әни кешенең яңа туган нарасыен кулга алып, аңа назлы итеп каравын күрү – безнең өчен һәрвакыт бик шатлыклы һәм тетрәндергеч вакыйга.
Көчсез зат дип саналучы хатын-кызның бала тапкандагы көче – менә ул могҗиза! Резедә Шәрипова моңа һаман саен инана.
– Тагын да көтелмәгән могҗизалар булып тора, кайчагында үзебез дә шаккатабыз. Мәсәлән, бер баланың кендек бавында ике тыгыз төен күрдек. Мондый очракта аның сау-сәламәт булып тууы – могҗизалы хәл. Кайчакта я әни кешене, я баланы, я икесен дә ашыгыч рәвештә коткарырга кирәк була. Уңай нәтиҗәгә ирешкәч, безнең өчен дә, пациентларыбыз өчен дә ышанмаслык хәл кебек тоела, – дип сөйли тәҗрибәле табиб. – Кызыклы очраклар да булгалый. Мәсәлән, кайбер хатын-кызлар бала тудыру залына кереп тә җитә алмый, кабул итү бүлегендә тиз генә бәбиләп куя.
Әмма кайчак аларга да әниләр белән бергә бала хәсрәтен күрергә туры килә.
– Кызганыч, безнең эштә шатлыклы мизгелләр белән бергә авыр чаклар да була. Дөрес, алар белән сирәгрәк очрашабыз, ләкин һәркайсы күңелдә тирән яра калдыра, – ди табиб. – Андый хәбәрне әниләргә җиткерү авыр, бик авыр. Нинди генә профессионал булмасын, табиб та – гап-гади кеше. Ул да бала хәсрәтенең ни дәрәҗәдә зур икәнен аңлый, үзен әни кеше урынына куя, хәленә керә. Бик озак уйланып йөргән чаклар була. Ләкин, ничек кенә булмасын, тормыш дәвам итә.
Резедә Шәрипованың булачак әниләргә киңәше менә шундый: «Хафаланмагыз, борчылмагыз, курыкмагыз һәм һәрвакыт Ходай биргән әни булу бәхетенә сөенегез!»
Әни кешенең маңгай күзе күрмәсә, күңел күзе күрә. Ана кешенең колагы ишетмәсә, йөрәге ишетә. Ана күңеле – ана күңеле шул инде. Балалары нинди генә булса да, ана күңеле балавыз кебек йомшап, эреп китәргә генә тора.
Гадел КУТУЙ
Ана мәрхәмәте белән ата кырыслыгы – балаларга булган мәхәббәтнең ике канаты.
Шәүкәт ГАЛИЕВ
Аналардан малайлар туа, ир тумый.
Кадыйр СИБГАТУЛЛИН
Ана булу – мактаулы хезмәт!
Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипованың Әниләр көне белән котлавы
Бу бәйрәм хатын-кызның мактаулы хезмәтен данлый, ана булуның социаль әһәмиятен арттыра.
Баланы рухи-әхлакый һәм интеллектуаль яктан тәрбияләүдә ананың роле бик зур. Нәкъ менә шуңа күрә аналарга һәм балаларга ярдәм итү дәүләт социаль сәясәтенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән балалы гаиләләргә өстәмә рәвештә адреслы социаль ярдәм күрсәтелә. Әйтик, 2018 елдан авыл җирендә яшәүче яшь хатын-кызларга бала туганда бер тапкыр бирелә торган түләү билгеләнә. «Авыл түләүләре» ярдәмендә беренче булып туган балалар санын саклап калып булды, шулай ук күпбалалы гаиләләр санын арттыруга ирешелде. 2024 ел Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин тарафыннан Россиядә Гаилә елы дип игълан ителгән иде. Бүген гаиләнең әһәмияте турында сөйләү, гаиләне яклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру һәм традицион гаилә кыйммәтләрен саклап калу бик мөһим.
Кадерле хатын-кызлар, әниләр һәм әбиләр! Сезне матур бәйрәм – Әниләр көне белән котлыйм. Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек һәм бәхет, ә гаиләләрегезгә шатлыклы көннәр, гармония һәм иминлек телим.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!


Фикер өстәү
Фикерегез