Дуслар җыелган җирдә. Казанда «РОСТКИ» халыкара форумы узды

Хезмәттәшлек, дуслык, һәм чәй тантанасы. Татарстан башкаласында икенче «РОСТКИ» халыкара форумы узды. Татарлар белән кытайларның уртак тел таба алуына беркемдә дә шик юк: быелгы җыенда ун меңнән артык кеше катнашты.

Туры юл

«РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» форумының пленар утырышында Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Александр Новак әйтүенчә, Россия белән Кытай арасындагы күпьеллык мөнәсәбәтләр бүген иң югары тарихи ноктада.

– 75 ел дәверендә Россия белән Кытай арасындагы мөнәсәбәтләр вакыт белән сыналды. Бүген алар тиңе булмаган югары дәрәҗәдә. Ел башыннан бирле КХР Рәисе Си Цзиньпин һәм Россия Президенты Владимир Путин өч тапкыр очрашты, – диде ул.

Александр Новак сүзләренә караганда, ике ил арасында товар әйләнеше үсә. Россия һәм Кытай эшмәкәрләренә хезмәттәшлек итү өчен бөтен шартлар да тудырылган. «Әлеге элемтәләрне үстерүдә Татарстан да мөһим урын алып тора», – диде ул. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та әйтте.

– Татарстан ике ил арасындагы элемтәләрне үстерүгә үз өлешен кертә. Республиканың Кытай провинцияләре һәм муниципаль берәмлекләр белән килешүләре гамәлдә. Казан чит илнең алты шәһәре белән тугандаш элемтәдә тора. Республика башкаласында КХР Генераль консуллыгы, ә Пекинда Татарстанның сәүдә-икътисадый вәкиллеге эшли, – диде ул.

Узган ел нәтиҗәләре буенча Кытай белән Татарстан арасында сәүдә әйләнеше ике тапкыр артып, 3 миллиард долларга җиткән.

Татарстан Рәисе хезмәттәшлекнең уңай мисалы буларак Haier корпорациясен китерде. «Бу – эш алып бару үрнәге», – диде ул. Сүз уңаеннан, ноябрь азагында республикада компаниянең алтынчы заводы ачылачак.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, ике ил арасындагы эшлекле мөнәсәбәтләрне үстерүдә логистика мәсьәләләре дә әһәмиятле урын алып тора. «Бүген безнең илләр өчен логистика мәсьәләсе бик мөһим. Кытайда яңа халыкара транспорт коридорлары булдыруны күз уңында тоткан «Бер пояс – бер юл» зур проекты тормышка ашырыла. Бу форсаттан, былтыр «Европа – Көнбатыш Кытай» коридорына керүче М12 югары тизлекле трассасы кулланышка тапшырылды», – диде Рөстәм Миңнеханов. Республика Рәисе бу елның сентябрендә Казаннан Шанхайга туры рейс ачылуын да искәртте. «Кытайның башка шәһәрләренә дә туры рейслар ачылачак, дип өметләнәбез», – диде ул.

Тимерне кызуында сугып, Рөстәм Миңнеханов Кытайдагы хезмәттәшләрне өченче «РОСТКИ» форумына да чакырды. «Без үзара киңәштек тә, киләсе елга җыенны августта, Казанда җылы, рәхәт, табигать матур булган вакытта үткәрергә булдык. Якынча 17–18 августта», – диде республика башлыгы. Ул билгеләп үткәнчә, Кытайда климат безнекенә караганда җылырак. Шуңа күрә җылыдан салкынга бик үк чыгып китәсе дә килми. «Ә менә җәй көне бездә рәхәт, сезне каршы алырга шат булачакбыз», – диде Татарстан Рәисе.

Эш һәм аш

Форум барышында Россия белән Кытай арасындагы хезмәттәшлек турында ишетеп кенә калмыйча, элемтәләр ничек үрелүен үз күзләрең белән күрергә дә мөмкин иде. Җыен кысасында Russia China Expo халыкара күргәзмәсе эшләде. Биредә Россия һәм Кытайның зур инвестиция һәм инфраструктура проектлары, технологик чишелешләр тәкъдим ителде.

Форум кунакларын чәй тантанасына да дәштеләр. Җыен көннәрендә «Казан Экспо»да «Кофе. Чәй. Какао» күргәзмәсе узды. Бу урында шунысын да әйтергә кирәк: алга таба Татарстан Кытай, Монголия һәм Россияне тоташтырачак «Бөек чәй юлы» туристик маршрутына керәчәк. Бу хакта форумда Халыкара туризмны үстерү үзәге җитәкчесе Юлия Максутова сөйләде. «Маршрут Россиянең 19 төбәгеннән, шул исәптән Татарстаннан узачак», – диде ул. Кытай делегациясе вәкиле Цяо Сянпэн сүзләренә караганда, «Бөек чәй юлы»ның сәүдә һәм мәдәни үзәге нәкъ менә Казан булырга тиеш. «Казанда узган БРИКС саммитына килгәч, КХР Рәисе Си Цзиньпин моннан 400 ел чамасы элек әлеге юлның Татарстан башкаласы аша узуын әйтте», – дип искә алды ул.

Халыкара форум белән бергә узган «РЕБУС 2024» форумында исә төзелеш тармагы турында сөйләштеләр. Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Татарстан ил күләмендә беренчеләрдән булып агломерацияләрне төбәк икътисадының төп үсеш нокталары буларак билгеләде. Сүз Казан, Кама һәм Әлмәт агломерацияләре турында бара. Биредә 3 миллионнан артык кеше яши. Әлеге территорияләргә республикада яшәүчеләрнең – 77, эчке тулай продуктның 85 проценты туры килә.

Форум нәтиҗәләре – саннарда

– Җыенда илнең 71 төбәгеннән һәм Кытайның 27 провинциясеннән 10 меңнән артык кеше катнашкан.

– Форум барышында 31 килешү имзаланган.

– 14–15 ноябрьдә «Казан Экспо»да төрле темаларны колачлаган 77 конференция узган.

– Мәдәни программа кысасында кунакларга 30 дан артык чара күрсәткәннәр.

«РОСТКИ»да яңгыраган фикерләр

Александр НОВАК, Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары:

– Татарстан Кытай Халык Республикасы белән төбәк дәрәҗәсендәге хезмәттәшлек үрнәге булып тора. Ул сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, гуманитар юнәлешләрне колачлый. Татарстанда Кытайдан көнкүреш техникасы җитештерү буенча танылган компанияләр уңышлы эш итә. Кытай компанияләре катнашында автомобильләр, корыч продукция җитештерелә. Хезмәттәшлекне җайга салуда яңа мөмкинлекләр моннан биш ел элек Казанда КХР Генераль консуллыгы ачылгач барлыкка килде.

Александр БАБАКОВ, Россия Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары:

– Россия белән Кытайга төбәкләре көч бирә. Ул безнең күпкырлы булуыбызда чагыла, безнең географик нокталар гына түгел, тарихи, мәдәни объектларыбыз да күп. Россия белән Кытай үсеш мәсьәләләрендә иңгә-иң тора. Шуңа күрә дәүләтара элемтәләр ныгыячагына да шик юк. Россия белән Кытай гына түгел, БРИКС илләре арасындагы хезмәттәшлек кысасында да аерым түләү системасы һәм валюта булдыру таләп ителә. Бу – басым ясау чарасы буларак кулланылган доллардан читләшергә ярдәм итәчәк. БРИКС саммитында әлеге юнәлешнең әһәмияте билгеләнде инде. Ышандырып әйтә алам: яңа түләү системасы булачак, эш башланды инде.

Игорь ЛЕВИТИН, Россия Президенты киңәшчесе:

– Татарстанда БРИКС саммиты идеаль дәрәҗәдә узды. Казан чираттагы тапкыр теләсә нинди форматтагы чараларны үзендә кабул итә алуын раслап күрсәтте. Саммитка кадәр ярты ел алдан аэропортта перрон да төзелмәгән иде әле. Гел курку хисе белән уйлап йөрдем: өлгерерләрме, әллә юкмы? Өлгердегез, барысын да тиешле дәрәҗәдә эшләдегез һәм күпсанлы дәүләт башлыкларын кабул иттегез.

Лю ЦЗЮНЬ, КХРның Россиядәге илчелеге тулы вәкаләтле министры:

– Россия белән Кытай арасында товар әйләнеше даими арта.  2023 елда ул 240 миллиард доллар тәшкил иткән, ә гыйнвардан октябрьгә кадәр үзара сәүдә 202 миллиард долларга җиткән. Россия – Кытай логистикасының үсеше товар әйләнешен алга таба арттыру өчен бик мөһим. Моннан тыш, халыкара сәүдә элемтәләренең җайга салынган системасы безнең илләр икътисадын ныгытырга ярдәм итәчәк.

Екатерина МАНЬКО, Россия – Азия сәнәгатьчеләре һәм эшкуарлары берлеге вице-президенты:

– Безнең кунак каршы алу, чәй эчү традициясе, кунакларга күчтәнәч бирү гадәте Кытай халкы өчен дә бик якын. Өстәвенә безнең җырлар пентатоникага корылган, аларның яңгырашы охшаш. Димәк, кайчандыр тамырларыбыз кисешкән булган. Шуңа күрә Татарстан бик күркәм берләштерүче мәйдан булып тора. Әлеге күзлектән чыгып караганда, форумның урыны бик отышлы сайланган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре