БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
«Киләсе елга Камчаткага барабыз!» Узган ел Алтайдан кайтуга дустым Нәфисә шулай дип әйтеп куйды. Диңгез буенда ятып ял итүдән баш тартканыбызга берничә ел инде. Азапланып, тауларга менеп, елгалар гизүне өстенрәк күрә башлаган ниндидер күчеш чоры кичерәбез, ахры.
«Хәзинә» милли сәнгать галереясендә татарларның декоратив-гамәли сәнгатенә багышланган «Һөнәрчелек шигърияте» күргәзмәсе ачылды. Ул Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган «Символга әверелгән сүз» проектының мөһим бер өлеше булып тора.
Матур җырлары белән генә түгел, гадилекләре, сабырлыклары белән дә яраттыра белде алар. Буа районында яшәсәләр дә, Казан сәхнәсендә нык басып тордылар. Татарстанның атказанган артистлары Динә һәм Рафаэль Латыйповлар бүген дә игътибар үзәгендә.
Яхшылык эшлә дә суга сал, халык белмәсә, балык белер, ди халык мәкале. Әмма кайчак «мин мәчет салдырдым әле», «мин шуның кадәр сәдака бирдем әле» дип, шапырынырга яратабыз. Ятимнәргә, мохтаҗларга ярдәм итүебез белән мактанабыз.
Яшең җитсә җитмешкә... Кырыгалдарларга хезмәт итеп ятмассың дип беркем ышандыра алмый. Күршегездә яшәүче пенсионерларга, олы яшьтәге якыннарыгызга игътибарлы булмасагыз, аларны алдау гына түгел, курьер итеп кулланырга да мөмкиннәр.
Сентябрь якынлашкан саен, күп кенә әти-әниләр күңелен: «Балам яңа уку елына әзерме? Каникулдан соң ничек ияләшер?» – дигән борчу биләп ала.
Алар хәзер зиратта өчәү янәшә яталар – әби, әни һәм кызлары.
Безнең авыл янында зур елга юк, инешләр генә.
Чит илләр галимнәренең тикшеренү нәтиҗәләре буенча, каһвәнең чамасын белеп куллану бавыр авырулары куркынычын киметә. Бу, чыннан да, шулаймы? “aif.ru” хәбәрчесе шушы сорауга тәгаен генә җавап табу өчен табиб-гепатолог Алексей Буеверовка мөрәҗәгать иткән.
Шушы көннәрдә генә район үзәгендәге базардан ике әйбер алдым. Гадәтем шундый: ошаган, кирәкле әйбернең бәясен алдан сорап тормыйм. Кирәк икән, күрәм дә алам.
Фикер өстәү
Фикерегез