Газетага язылу

Эльмира Зарипованың социаль хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова социаль хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

8 июнь Россиядә ярдәмчел һәм битараф булмаган, мохтаҗ булганнарга ярдәм итүне үз эшләре итеп сайлаган кешеләрне – социаль хезмәткәрләрне берләштерә.
Татарстан Республикасында һөнәри бәйрәмнәрен 8 мең социаль тармак хезмәткәре билгеләп үтә. Социаль хезмәткәрләрнең профессиональлеге, инициативалылыгы һәм сизгерлеге аркасында күп санлы программалар һәм технологияләр, «Демография» милли проекты чаралары уңышлы тормышка ашырыла. Социаль тармак хезмәткәрләренең игътибары гаиләләргә, шул исәптән күпбалалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләргә, балаларга һәм өлкәннәргә, ветераннарга һәм инвалидларга юнәлтелгән. Ел саен социаль хезмәткәрләр хезмәтеннән 18 мең татарстанлы файдалана. Республикада 112 дәүләт социаль хезмәт күрсәтүче эшли – бу балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютлар, тернәкләндерү үзәкләре, психик тайпылышлары булган гражданнар өчен, өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортлар, халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәкләре һ. б. Бу учреждениеләрнең һәрберсендә социаль хезмәт алучыларны һәрьяклап социализацияләү, тулы хокуклы тернәкләндерү өчен шартлар тудырыла.

Хөрмәтле тармак хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне Социаль хезмәткәр көне белән котлыйм! Сез үз эшегезне профессиональ рәвештә башкарып кына калмыйсыз, ә кешеләр өчен ярдәмчегә әвереләсез, аларга игътибар һәм аралашу шатлыгы бүләк итәсез. Сезгә чын күңелдән иминлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, бәхет һәм уңышлар телим. Сезнең игелегегез үзегезгә әйләнеп кайтсын, эшегез шатлык китерсен һәм яңа юллар ачсын.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре