Эпоха алышыну билгеләре Россия икътисадында да торган саен ныграк сизелә. Әле кичә генә кадрлар дефициты турында чаң кага идек, бүген инде эшсезлек темасы алгы планга чыгарга талпына. Илнең 40 процент компанияләре 2025 елда хезмәткәрләрне кыскартуга әзерләнә. Кадрлар агентлыклары үткәргән сораштырулар шуны күрсәтә: 25,6 респондент, якындагы 3 айда кыскартулар мөмкин, ди. 7 процент – яртыеллык эчендә, 8 процент ел ахырына кадәр кыскартуларга әзерләнә.
Йөк автомобильләре йөртүчеләргә ихтыяҗ бетә, вакансияләр 87,5 процентка кимегән. Дөрес, «Зарплата.ру» сервисы 45–50 процент кына вакансия кимүен күрсәтә. Санның монысы да аз түгел. Параллель рәвештә хезмәт хаклары да кими.
Кремль өчен фаразлар әзерли торган ЦМАКП агентлыгы, илдә 2035 елга кадәр кискен кризис барыр, дип кисәтә. Дөрес, бу оешма аналитиклары, махсус хәрби операция тукталса, Россиядә бала табу бумы һәм торакка ихтыяҗ кискен үсәчәк, диләр. Ә ул кайчан туктар? Дональд Трамп, Владимир Путинга утны туктату өчен дедлайн куйдым, дип әйтә әйтүен, ләкин хәзер датасын атамый. Әйтмәдем дигән сүз дә ычкындыра. Европалылар Украинаны коралландыруны дәвам итә. Германиядә канцлер постына килергә әзерләнүче Мерц Киевка 500 километрга кадәр оча торган Taurus ракеталары бирергә җыена. Куркынычсызлык советы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев бу уңайдан Мерцны нацист дип атады. Нәрсә генә булмасын, сугыш хәрәкәтләрен туктату турында сөйләшүләр бара.
Россия икътисадының төп туендыручысы булган нефть һәм углеводородлар киләчәктә таянычыбыз булудан туктарга ихтимал. Бу авторның фаразы гына түгел. Михаил Мишустин «2050 елга кадәр Энергостратегия» турында документ имзалады. Җитди инвестицияләр, технологик ыргылыш булмаса, Көнбатыш санкцияләре алынмаса, якындагы унъеллыкларда нефть чыгару кискен кимеп, дөньяның нефть базарында Россия дигән сатучы калмаска мөмкин. Документ ике сценарийны күз алдында тота. «Инерцион сценарий» тормышка ашса, кара алтын чыгару 2036 елга хәзерге 540 миллион тоннадан 477 миллионга кадәр кимер. 2050 елга 287 миллион тонна гына калыр. «Стресс-сценарий» буенча 2050 елга 171 миллион тонна гына җир мае чыгарылачак. Экспорт тукталачак. Җир астында кара алтын җитәрлек, аны өскә күтәрү мөшкел булачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез