Газетага язылу

Ерактагы Якын Көнчыгыш

Автор язмага исемне «Йөрәктәге Якын Көнчыгыш» дип куярга ниятләгән иде.

Ерактагы Якын Көнчыгыш
ru.pinterest.com

Ни дисәң дә бүген вакыйгалар динамикасы көчәйгән ул төбәк – соңгы елларда һәр намуслы кешенең йөрәгендә. Бердән, Газзә дип аталган кечкенә генә мәйданда инде өченче ел тиңе булмаган вәхшәт уйнала. Сүрия фетнәсендә ун елдан артык кан түгелде. Соңгы сәгатьләрдә бөтен кешелек дөньясы Иранга каршы һөҗүм башланамы-юкмы дип борчылып көтеп тора.

Бу юллар чәршәмбе иртәсендә языла. Төн тынычсыз үтте, яңалык тасмалары кызды. Трамп әнә-менә ут ачарга әмер бирә, дип көттек. Трамп, бездә төн булганда, Детройттагы Ford заводында чыгыш ясады, ул анда Иран турында анык нәрсә булса да әйтергә тиеш иде. Әмма Ак йорт хуҗасы үзен бик сәер тота. Халык төркеме арасыннан үзенә «Педофилларны яклаучы!» – дип кычкыручыга оятсыз ишарә күрсәтеп һәм ямьсез сүгенеп җавап бирде. Шундый кешеләр дөньякүләм сәясәтне билгеләгәч, борчылмый калып булмый. Төнлә ул-бу булмады. Һөҗүм әзерлегенә китерелгән очкычлар һавага күтәрелмәде, Согуд Гарәбстаны һәм төбәкнең кайбер башка илләре Трамптан һөҗүм башламауны үтенделәр. Хәтта Израиль шуны сорады. Тель-Авивта ракета һәм бомба һөҗүмнәре Иран җәмгыятен лидерлары тирәсендә берләштерер генә, фетнәчеләрнең абруе бетәр, дип уйлыйлар. Әр-Рияд исә, Америка очкычлары Тәһранга һөҗүм өчен Согуд Гарәбстаныннан күтәрелмәс, дип гарантия бирә. Аңлашыла инде: гарәпләр фарсыларның җавап һөҗүменнән курка. Тәһран үз ракета гаскәрләренең үткән җәйдәге 12 көнлек сугышка караганда да яхшырак хәзерлектә булуын белдерә һәм җавап һөҗүме котылгысыз дигән фикерне алга сөрә.

Язманы әзерли башлагач, «Ватаным Татарстан» хәбәрчесе кулына Трампның сугышны 16 гыйнварда Тәһран вакыты белән төнге сәгать икедә башларга җыенуы турында сәхнә арты мәгълүматы килеп керде. Шуңарчы Иранның югары җитәкчелегенә чит илгә чыгып качарга мөмкинлек бирә, имеш. Качсалар, сугыш булмаячак. Әмма Трамп аяк киенгәнче, протест дулкыны басылып килә инде. Мәгълүмат сугышы оештыручылар аны һаман да масштаблы итеп күрсәтергә тырышса да, кискен репрессияләр үз эшен эшли. Фетнәнең иң актив лидерлары кулга алынды һәм аларны асып үтерергә җыеналар. Reuters агентлыгы: «Хәзерге вакытта Иранның көч структуралары элитасында режимны бәреп төшерүгә китерә алырлык бернинди дә таркалу билгеләре күренми», – дип яза. Фетнә җиңсен өчен, армиянең гыйсъянчылар тарафына күчүе кирәк. Иранда исә төп көч армия түгел, ә Иран революциясен саклаучылар корпусы (ИРСК) дип аталган структура. ИРСК исә идея ягыннан көчле мотивлаштырылган, идарә итүче лидерлар тарафыннан бик өстенлекле хәлгә куелган.

 Фетнәнең тынуы, гыйсъянчыларның ярыкларга кереп качуы (алар арасындагы иң нык коткы салучы һәм һөҗүм оештыручылар – чит ил разведкасы агентлары һәм сугышчылары, бу – расланган факт) Трампны уңайсыз хәлгә куячак. Әмма Вашингтон харизматигының көтәргә шулай ук вакыты юк. Ул инде Иран фетнәчеләренә, ярдәм юлда, дип игълан итеп өлгерде. АКШ доллары Иран риалы артыннан бара. Риал долларга һәм еврога карата очсызланса, доллар көмеш һәм алтын белән көрәштә оттыра. Автор бу юлларны язганда, көмеш унциясе 90 доллардан узып китте инде. Кытайда 100 долларга җитте. Чагыштырыгыз: бер ел элек көмеш 28 доллар йөрде. АКШ дәүләт әҗәтләренең процентын түләү өчен генә дә 1,47 триллион доллар акча кирәк. Дүрт ел эчендә бу сумма ике тапкыр арткан. Бурычлар кризисы космик тизлеккә күчәргә әзерләнә. Американың Минеаполисында Ирандагыга караганда да масштаблырак фетнә бара. Анда да көч структурасы вәкиле ил гражданинын атып үтергән иде. Иранлыларга азатлык теләгән Израильнең үзендә протестка чыгучыларны рәхимсез рәвештә бастыралар, бу хакта гыйбри матбугаты актив яза. Әмма бу илләрне азат итәргә беркем дә ашкынмый.

Газета укучылар дөрес аңласын: автор һич кенә дә Ирандагы режимга симпатия белдерми. Эш кемнең хаклы, кемнең хаксыз булуында түгел. Гомумән, бүгенге дөньяда гаделлек эзләп мәшәкатьләнергә кирәкми, чөнки ул юк. Дөньяның гаделсезлек һәм ялган белән тулуы безгә зур вакыйгалар өлгереп килүен искәртә. Якын Көнчыгышта фетнә спирале күптән бөтерелә инде. Һәм аны югары дәрәҗәгә җиткерү өчен тырыша торган кара көчләр бар. Бу юлларны язучы, мәсәлән, Израиль матбугатын бик актив һәм эзлекле күзәтеп барыга тырыша. Израиль телевидениесенең 9 каналы менә ниләр сөйли: «Хәзерге вакытта Кинерет күлендә су дәрәҗәсе түбәнге кызыл билгегә диярлек төшеп җитте, ә аның өслегендә барлыкка килгән коры утрау үсә бара. Түбәнге кызыл сызык Дөнья океаны дәрәҗәсеннән 213 метр түбәнлектә билгеләнгән. Аңа кадәр нибары 21 сантиметр гына калды. Әгәр су тагын да түбәнрәк төшсә, күл өчен кире кайтарылмас экологик нәтиҗәләр башланырга мөмкин». Кинерет күлен икенче төрле Тивериад күле дип тә йөртәләр. Галилей диңгезе дигән исеме дә бар. Тивериад күлендә су кимү берничә ел рәттән дәвам итә инде. Шунысы кызык: бүген Фәләстыйнны су баса, чөнки көчле яңгырлар һәм давыллар ешая, әмма Тивериад күленең саегуы дәвам итә, никтер ташкыннар аны әйләнеп уза. Шул күлнең кибүе белән Иран фетнәсе арасында туры пропорциональ бәйләнеш бар. Күл саеккан саен, Иранда хәл авырлашачак.

Без бу хакта нәкъ алты ел элек: «...без күпләр белмәгән куркыныч серне беләбез. Ул серне дөнья лидерлары да белә. Бары тик дәүләт идарәсенең иң югары катында утыручыларга гына мәгълүм булган нәрсәләр бар бу дөньяда. Бик яшерен сер булганга күрә без инде аны ачып тормыйбыз, чөнки барыбер ышанмаячаклар», – дип язган идек. Ул язма сайтта эленеп тора. «Ираннан ник куркалар?» дигән язмада: «Бар максат Иранда зур болганчыклык тудыруга юнәлтеләчәк. Моңа берничә ел вакыт сарыф ителер дип уйлыйбыз», – дип тә әйткән идек. Шул фаразны тормышка ашырырга тырышканнарын барыбыз да күреп тора.

                            

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре