1 сентябрьдән мәктәпләрдә укучыларга эш кушарга ярый. Хәзер бер генә әти-әни дә: «Балама такта сөрттермәгез, ашханәдә кизү тормасын», – дип әйтә алмый. Тик закон рөхсәт итсә дә, балам эшләмәсен, диюче әти-әниләрне үзгәртеп булырмы? «ВТ» хәбәрчесе мәктәпләрдәге вазгыятьне белеште.
Казанда яшәүче ике бала анасы Гөлнар Йосыпова мәктәпкә хезмәтнең кире кайтуын хуплый. Ул үзе укыган елларда алган тәрбияне иң яхшысы дип саный:
– Яңа уку елы алдыннан «Ватсап» төркеменә укытучыбыз: «Сыйныф бүлмәсен бер кат яхшылап сөртеп алуга ничек карыйсыз?» – дип язган иде. Тик бер әни: «Минем балам җыештырмаячак», –дип кырт кисте. Алга таба болай язмаслар дип ышанам. Балалар тактасын да сөртсен, гөлләргә суын да сипсен, кышын кар да көрәсен. Ялкаулык кешене боза.
Казанның Вишневка бистәсендә яшәүче өч бала анасы Резеда Әюпова да балаларның эшләп үсүенә ике куллап риза. «Без укыганда такта чүпрәкләренә кадәр тегеп алып килә идек. Идәнен дә юдык. Мәктәп бакчасында чүп тә утадык. Эшләп кеше үлми. Хәзер бит алар өйдә идән юарга да теләми. Ялкау булып үсмәсеннәр иде», – ди ул.
Әгерҗе районындагы Исәнбай мәктәбенең химия укытучысы Энҗе Латыйпова әйтүенчә, мәктәптә вазгыять әллә ни үзгәрмәгән. Ни өчен дигәндә, авыл баласы болай да эшләп үсә.
– Мәктәп яны бакчасында эшләргә теләмәүче бер генә баланы да хәтерләмим. Хәтта ковид вакытында да практика үттеләр. Хезмәт тәрбиясе кайтуга уңай карыйм. Балалар кече яшьтән хезмәткә өйрәнеп үсәргә тиеш, – ди Энҗе Латыйпова.
«Авыл укытучысы – 2024» бәйгесендә җиңгән Чистай районындагы Мөслим мәктәбенең география укытучысы Ленар Хәбибуллинның да фикерен сораштык.
– Хезмәт тәрбиясе кире кайтты дигәндә, әти-әниләр элеккеге хезмәт дәресләрен күз алдында тота инде. Ләкин хәзер технология дәресләренең программасы, хезмәт дәресе дип элеккечә аталса да, зур үзгәреш кичерде. Ул робототехника, 3D модельләштерү, компьютер графикасы һәм башка модульләрдән тора. Хезмәт тәрбиясенә караш үзгәрү белән беррәттән, хезмәт укытучылары, укучылар бүлмәләрдәге җиһазларның яңартылуын да түземсезлек белән көтә, – ди Ленар Хәбибуллин.
Аның әйтүенчә, укучылары сыйныф бүлмәсен чиста тоту, такта сөртүдән читләшмәгән. Балалар мәктәп урманчылыгы, бакча эшләрен тансык эш итеп кабул итә. Практик эшләрне укуга караганда теләп башкара.
КФУдагы психология һәм мәгариф институтының педагогика кафедрасы мөдире, педагогика фәннәре докторы Роза Вәлиева фикеренчә, хезмәт тәрбиясен мәктәпкә кайтару кирәкле гамәл. Башны белем белән генә тутырып, физик эшне белмәсәләр, яшьләр тормышка яраксыз булып үсәргә мөмкин.
– Мин 1971 елда Балык Бистәсе районының Котлы Бөкәш мәктәбен тәмамладым. Бу вакытта үземә теләсә нинди кием тегә, бәйли, ризык пешерә ала идем инде. Һәр кыз энә тота, гап-гади ризыктан ашарга пешерә белергә тиеш. Бакчада үсемлекләрне утыртырга, тәрбияләргә өйрәндек. Укып бетергәндә, теләсә кайсы эш коралын тота идем. Кирпеч салу буенча 3 нче разряд бирделәр. Беренче курста студентлар отряд белән эшкә барганда, ташчылар төркеме биригадиры итеп куйдылар. Боларның барысына да мине мәктәп өйрәтте. Хәзер дә шөреп борасы яки башкасын эшлисе булса, иремне көтәргә кирәкми. Болар – тормыш өчен кирәкле әйберләр, – ди Роза Вәлиева, мәктәп елларын искә төшереп.
Роза Вәлиева әйтүенчә, хәзер цифрлаштыру заманы, балаларны компьютерга өйрәтергә кирәк, бу – безнең киләчәк, диләр. Тик тормыш компьютердан гына тормый. Көн саен хезмәт итүдән беркем дә баш тартмады. Техника бу бурычларны үти алмый.
Бүген яшьләр ризыкны телефон аша гына китертә. Йә алар эшли белми, йә ялкаулана, димәк. Бу бит – акча. Үзең әзерли белсәң, аны башка нәрсәгә тотарга була. Гаилә коргач, эш рәтен белмәсәң, өйдә төрле проблемалар килеп чыгарга мөмкин. Башка берәү килеп эшләгәнне генә көтеп торачаклар.
– Бер аспирант өйләнде, баласы туды. Келәм эләргә кирәк моңа. Шөреп борыр өчен белгеч чакырган. Бик гаҗәпләндем инде. Теләсә кайсы ир кулына корал тотып эшли алырга тиеш, – ди Роза Вәлиева. – Сыйныф бүлмәсен дә җыештырмыйча булмый. Әгәр бала кулына чүпрәк тота белмәсә, өйрәтергә кирәк. Ул бит гомер буе идән юа белмәячәк. Кайсы әти-әниләр баласын өйрәтә, кайсы юк. Кайберләре ул-кызларының тамагын туйдыру, киендерү, мәктәпкә илтү дә җитә дип уйлый. Башкасын укытучылар хәл итсен, дию дөрес түгел. Хезмәт тәрбиясе – тормыш дәресләре. Кул белән эшләргә өйрәтү өчен мәктәп вакыт табарга тиеш.
Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез