Татар ярлы булырга тиеш түгел. «Россиянең татар авыллары ассоциациясе» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы рәисе, эшмәкәр, җырлар авторы Фәнир Галимов шундый фикердә. Аның белән татар авылларының бүгенгесе, киләчәге, тел мәсьәләсе турында сөйләштек. Әлбәттә, авылында төзегән «Бабай утары» этнографик комплексы да читтә калмады.
Россиядә хәзерге вакытта 4 меңләп татар авылы бар. Моннан ун ел элек 4300 тирәсе булган. Авыллар картая. Кызганыч, берничә кеше генә яшәгәннәре дә бар. Фәнир Галимов фикеренчә, 2–3 өй калган, мәктәбе, бакчасы булмаган авыл – авыл түгел. Берничә әби-бабай белән генә аны саклап булмый. Шуңа күрә ул Туймазыда оештырган «Төмәнәк» татар үзәгенә дә, төрле чараларга да яшьләрне күбрәк җәлеп итү ягында.
– Россиядә татар авылларының хәле җиңел түгел. Шәһәр тирәсендәгеләрендә тормыш кайный әле. Авылларны саклау өчен – тел, телне саклау өчен авыл кирәк. Бу ике төшенчә бер-берсенә нык бәйләнгән, – ди Фәнир Галимов. – Авылда йортлар, социаль объектлар төзелә анысы. Әмма терлекләр саны кими бара, авыл халкы шәһәрчә яшәргә тырыша. Көтүдән сыерлар мөгрәп, урам тутырып кайтмаса, чыбыркы тавышы ишетелмәсә, таң атканда әтәчләр кычкырмаса, нинди авыл булсын инде? Ул шәһәр була. Аның бөтен яме шунда бит. Йортларга газ, ут кергән, бәдрәф өйдә... Күпләр хәзер урамга чыгып та карамый. Күрше күршегә йөрми, капкалар ябык. Боларга карап, йөрәк әрни.
«Россиянең татар авыллары ассоциациясе» бөтенроссия оешмасы җитәкчесен татар авылларында балаларның урамда русча сөйләшүе дә борчый. Бу урында ул үз оныкларын да мисалга китерде. «Минем белән татарча сөйләшәләр, урамга чыккач, рус теленә күчәләр. Дуслары шулай сөйләшкәч, үзе генә ала карга булып йөри алмый бит инде. Авыллар шәһәргә әйләнеп бара», – ди Фәнир әфәнде.
Ул үз авылында җиде ел элек «Бабай утары» төзегән. Аның барлыкка килүе дә тел мәсьәләсенә бәйле.
– Мин оныкларыма бабалары турында сөйлим, ә алар аңламый. «Ничек инде утсыз, телефонсыз яшәгәннәр?» – дип аптырыйлар иде. Бала-чагага тотып карарга кирәк. Утарны төзегәндә, оныкларым да булышты, – ди эшмәкәр.
Этнографик комплекс туган авылы – 325 еллык тарихы булган Төмәнәкнең XVII гасырдан алып бүгенге көнгә кадәр тормышын үз эченә ала. Анда 4 йорт бар. Абзар-сарай, кара мунчалар белән. Һәр өй аерым бер гасырга багышланган. Утарга әби-бабайлар балаларын ияртеп килә. Аларга барысы да кызык. Туймазы һәм күрше Шаран районнарыннан килеп карамаган кеше калмаган. Сүз уңаеннан, «Бабай утары» узган ел Россия грантын откан.
Утарда дүрт ел рәттән «Сәләт» лагере оештырганнар. Җәен Россиянең төрле төбәкләреннән 350 бала ял итәргә килә. Фәнир абыйлары «Татарча сөйләшегез!» дигән таләп куйган. Кайберләре – катнаш гаиләдән. Алар өйләренә күпмедер дәрәҗәдә татар сүзләрен өйрәнеп кайтып китә. Кызлар, токмач кисеп, аш, бәлеш пешерә. Малайлар себерке бәйли, мунча яга, атлар янында кайнаша. Төрле үләннәр җыеп, самавыр кайнатып чәй эчәләр. Менә ул милли мохит!
Төмәнәктә 500 йорт исәпләнә, 1250ләп кеше яши. Авыл елдан-ел үсә бара. Бакча, мәктәбе, клубы һәм башкасы бар. Туймазыдан нибары сигез чакрым гына ераклыкта урнашкан авыл халкы нефть, газ оешмаларында, заводларда эшли. Авылда мал тотучылар сирәк. Галимовлар үзләре исә ат асрый, кымыз ясап сату белән шөгыльләнә. Бахбайлар саны – 200ләп баш. Фәнир абыйның атлар асравы авылга ярдәм итәсе килүдән башланган. Банкротлыкка чыккан колхозны таркатмыйча, 17 ел шушы эш белән шөгыльләнә.
«Үзең турында сөйләү – бик авыр нәрсә ул. Моны эшләдем, тегене дип, мактанып утыру дөрес булмас», – дип, кыска тотты Фәнир әфәнде һәм сүз янә татарның үҗәтлеге, тырышлыгы юнәлешенә борылды.
– Татар һәрвакыт бер-берсеннән уздырып яшәргә тырыша. Мин түбәне кызылга буясам, икенче кеше аны тагын да җетерәк төскә буйый. Капканы зәңгәр итсәм, ул тагын да яктырак итә. Бу – яхшы гадәт. Күршедә әйбәт үрнәк бар икән, ник әле ул аңа тиңләшмәскә тиеш? Татар сәүдәгәрләре гомер буе бер-берсе белән ярышып эшләгән. Бу безнең каннан-канга күчеп килә, – ди Фәнир Галимов.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез