Казанда узган Май чабу бәйрәме чараларыннан безнең ФОТОРЕПОРТАЖ.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Атна саен авылга кайтып йөрим. Әмма юл буендагы саргаеп утырган агачларга эчем поша.
Кибеттә йөргәндә, ризык составына күз салып, химиядән генә тора икән, дип авыр сулап кайган чакларыбыз еш була. Чыннан да шулаймы бу? Азык-төлек технологы Нина Сәлахова бу мәсьәләгә берникадәр ачыклык кертте.
Яз килеп, җәйгә авышкан вакытта табигать белән бергә кешеләр дә җанлана, яшәрә башлый. Хәтерләсәгез, көзен без төшенкелек турында сөйләшкән идек. Алтын чорда кешенең рухи дөньясы, табигать ритмнарына яраклашып, кышка әзерләнсә, яз безгә бөтенләй башкача тәэсир итә. Аралашасы, дөньяга, кешеләргә ачыласы килә башлый. Монысы нәрсә дигән сүз? Күңел ачылуның нинди тискәре яклары бар?
Казанда өченче республикакүләм «Акыллы уеннар» балалар өстәл уеннары чемпионаты узды. Анда республиканың 150 балалар бакчасыннан 350 бала, аларның педагоглары һәм әти-әниләре катнашты. Тантаналы ачылышта катнашучыларны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов сәламләде.
Юыну урыны гына түгел. Мунча турында сүзебез.
“Бердәмлек һәм тугрылык төне. Йөрәк тавышлары”.
Май бәйрәмнәрендә борыч кәлшәсен теплицага утыртучылар булгандыр инде. Ләкин бу «көйсез кодагый»ның холкын белүчеләр беркайчан да ашыкмый. Чөнки аның тамырлары туфрак 14–15 градуска кадәр җылынгач кына «эшли» башлый. Юкса үсентене төрле чирләр борчыячак һәм рәтле-башлы уңышын да күреп булмаячак. Агроном Хәким Моратов татлы борыч утырту серләре белән уртаклашты.
Күпләр өчен ул – гадәти хәл, аның белән «яшәп», барлыгына ияләшеп, чара күрмәүчеләр бихисап. Белгечләр сүзләренчә, Җир шарындагы өч кешенең берсе аннан интегә. Сүзебез – баш авырту турында. Авырту белән авыртуның да аермасы була, ә менә иң киң таралганы – киеренкелектән баш авырту. Аның белән ничек яшәргә һәм аннан котылып буламы соң?
Фикер өстәү
Фикерегез