Газетага язылу

Ансар хәзрәт Мифтахов: «Белмичә юрарга ярамый»

Йокы – Аллаһы Тәгаләнең нигъмәте ул. Әлеге нигъмәтне дөрес итеп куллана белергә дә кирәк. Динебез буенча йокы әдәбе нидән гыйбарәт соң? Матур төшләр күрер өчен, йокыдан саташып уянмас өчен нәрсә эшләргә? Төшне юрарга ярыймы? Сорауларга җавапны «Мәрҗани» мәчете имам-хатыйбы Ансар хәзрәт Мифтахов белән бергәләп эзләдек.

Ансар хәзрәт Мифтахов: «Белмичә юрарга ярамый»

– Ансар хәзрәт, йокы нәрсә ул? Динебездә аңа аңлатма бармы?

– Коръәндә йокы турында искә алына. Әйтик, «Ән-Нәбә» сүрәсенең 9 нчы аятендә: «Без йокыны ял итү өчен яраттык», – дип тасвирланган. Димәк, Аллаһы Тәгалә йокыны адәм баласына ял итү, организмны тынычландыру өчен биргән. Йокы – зур нигъмәтләрнең берсе.

– Йокы әдәбе нидән гыйбарәт?

– Мөселманнар йокы урынына тәһарәтле килеш ятарга тиеш. Шулай ук уң як янга ятып, уң кулны яңак астына куеп йоклау – сөннәт. Шулай ятканда йөзең кыйбла тарафына юнәлгән булырга тиеш. Башың белән кыйблага таба ятып йоклау да дөрес, әмма аякларны кыйблага таба сузып ятарга ярамый. Шәригать буенча йөзтүбән капланып йоклау да хупланмый. Йокы вакытында тәннең ябулы булуын, гаурәт җирләрнең ачылып китмәвен дә кайгыртырга кирәк.

– Ә төш күрү ислам динендә нәрсәне аңлата?

– Төш ул өч төрле була. Беренчесе – әлбәттә, Аллаһы Тәгалә тарафыннан керә торган төш, икенчесе – шайтаннардан, өченчесе – фәрештәләрдән керә торганы. Беренче төр төшләр бик матур һәм ачык була. Икенчеләре – алдый торган төшләр. Җен һәм шайтаннар кешеләрне туры юлдан тайпылдыру өчен төшкә керә, дисәк тә ялгыш булмас. Мәсәлән, бер кеше төшендә үлгән күршесен күрә: ул ап-ак киемнәрдән ачык бер болында яшел чирәмнән атлап йөри икән. Ә күршесе гомере буе намаз гыйбадәте кылмый, начар гамәлләр эшләп яшәгән дип алыйк. Төшендә үлгән күршесен шундый кыяфәттә күргән кеше уйга кала: менә ул кеше гомере буе начарлык кылды, ә бит барыбер җәннәткә кергән. «Ә безгә нигә начарлык кылмаска, барыбер җәннәткә керербез», – дип, башкаларга да бу төшен сөйли. Андый төр төшләр шулай начарлыкка өнди, саташтыра. Ә фәрештәләрдән керә торган төш кешенең үз тормышын, йә берәр вакыйганы, йә мәрхүмнәр кыяфәтен үз эченә ала. Мондый төр төшләрне юрау кирәк.

– Димәк, төшләрне юрарга ярый?

– Беренче очраган кешегә төшеңне сөйләргә ярамый. Син төшеңне сөйләп, кемгә дә булса юратасың килсә, аны иң якын һәм хөрмәткә лаеклы кешегә генә сөйләргә кирәк. Әлбәттә, Аллаһы Тәгалә һәм фәрештәләр тарафыннан кергән төшләрне юрау хәерле, ә менә шайтаннардан кергән төшләрне юрау дөрес түгел. Җеннәр тарафыннан кергән төш кешене саташтырып уятырга да мөмкин. Бу очракта төшеңдә күргәннәр кайчан чынга ашар икән дип уйлап йөрмәгез! Куркыныч төш күргәннән соң, торып, сул ягыңа өч тапкыр төкереп, «бисмилла»ны әйтеп ятсаң, барысы да яхшы булыр. Төшне юрату теләге зур булган очракта, аның мәгънәсен тәгаен аңлаган кешегә генә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр андый кеше булмаса, «шатлыкка, куанычка булсын» дию хәерле. Белмәгән башыбыз белән төшне юрарга тырышабыз икән – юраганча булырга да мөмкин.

– Ә төрле төш юрау китапларына ышанырга ярыймы?

– Иң беренче чиратта, бу китапларның кем тарафыннан нәшер ителүен карарга кирәк. Дин әһелләре тарафыннан чыгарылган китап булса, аларга ышанырга мөмкин. Ә интернетка кереп, ниндидер «сонник» актару дөрес түгел. Төшне юраганда, аның һәрбер өлешен дә аерым карап, һәр өлешен аерым юрарга кирәк. Ә китаплардан без төшнең истә калган яки үзебезгә кирәкле булып тоелган өлешен генә тикшерәбез. Гомумән, бүген дөрес итеп төш юраучылар бик сирәк. Иң яхшы төш юраучы дип Йосыф галәйһиссәләмне атыйлар иде. Ул төшнең бар өлешен дә хак итеп юрый торган булган. Аның төш юрау буенча калын китаплары да сакланып калган, диләр, әмма үземнең күземә чалынганы юк.

– Ә матур төш керсен өчен нәрсә эшләргә?

– Төнлә куркыныч төшләрдән саташып уянмас өчен, йоклар алдыннан догалар укып яту кирәк. Әйткәнемчә, йокларга ятуның иң беренче әдәбе – тәһарәт алу. Пәйгамбәребез (с.г.в.) дә: «Тәһарәтләнеп ятыгыз. Чиста кешенең йокысы да – гыйбадәт», – дигән. Икенче эш – йокларга ятар алдыннан, «бисмилла» әйтеп, ята торган урыныбызны сыпыру, чөнки безнең бу урыныбызга шайтан яки җен яткан булырга мөмкин. Без алар өстенә утырабыз яки ятабыз икән, алар безгә төрле начарлыклар эшли башлаячак. Төнлә кайчак кеше буылып яки бастырылып уяна. Бу – җеннәрнең үч алуы.

Матур төш күрү өчен укыла торган дога

Ятканда бу доганы укыган кеше гүзәл төш күрер, дип өмет ителә. Шуңа өстәмә итеп, ятар алдыннан ястү намазын укырга кирәк.

«Нүэминү билләәһи нәсику – билләәһи нәруддү үмүүранәә иләллааһи вә хәсбүнәллааһү вә нигьмәл-вәкиил. Вә ләә хәүлә вә ләә куввәтә илләә билләәһил-галиййил-газыйим».

(Мәгънәсе: «Аллаһыга ышанабыз. Эшләребезне Аңа тапшырабыз. Аллаһ нинди гүзәл вәкилдер! Аңардан башка көч һәм куәт иясе юктыр»).

Риваятьләр буенча, Гайшә анабыз болай дип дога кыла торган булган:

«Әллааһүммә иннии әс-әлүкә руэйә саалихәтән саадикатән гайра кәәзибәтин нәәфигатән гайра дарратин».

(Мәгънәсе: «Аллаһым! Синнән салих, тугры, дөрес, ялгансыз, файдалы һәм зарарсыз төш күрүне сорыйм»).

Гыйбрәт өчен

Пәйгамбәребездән (с.г.в.) ерак түгел яшәүче бер хатын төшендә иренең ишек бусагасыннан атлап чыгуын күргән. Иртә белән йокыдан торуга, пәйгамбәребезгә йөгергән һәм аңа барысын да сөйләгән.

– Син бу төшеңне берәр кешегә сөйләдеңме? – дип сораган пәйгамбәребез (с.г.в.).

– Юк, сөйләмәдем, – дигән хатын.

– Синең ирең хәзерге вакытта кайда?

– Ул сәүдә эшләре белән шөгыльләнә, – дигән хатын.

– Менә ирең бөтен товарларын сатып бетерер һәм баеп кайтыр, куанычта яшәрсез, – дигән пәйгамбәребез (с.г.в.).

Аның сүзләре чынга аша: ире баеп кайта, шатлыкта яшиләр. Вакыт үткәч, ире яңадан сәүдәгә китә һәм хатын шундый ук төш күрә. Пәйгамбәребезгә төш юратырга барганда, юлда таныш хатынын очратып, аңа барысын да сөйли. Танышы: «Кайгы-хәсрәт киләчәк өегезгә. Ирең исән-имин әйләнеп кайтмас», – дип юрый. Кайгыга баткан хатын пәйгамбәребез янына йөгереп килеп, барысын да аңлата. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Менә шушы хатын ничек юрады, шулай булыр», – дигән.

Киртләп куй!

Пәйгамбәребез (с.г.в.) иртәнге намаздан соң йокламаган. «Ястү намазыннан соң кунаклар килмәсә, гыйлем алырга кирәк булмаса, буш гамәл белән шөгыльләнгәнче, йокларга ятуың һәм иртәрәк торуың хәерлерәк», – дигән ул.

Кояш баеганда да йокларга ярамый. Озак йоклау да кешенең иманын үтерә, ялкауга әйләндерә. Коръәндә, аятьләрнең берсендә әйтелгәнчә, пәйгамбәребез (с.г.в.) гаскәре сахабәләр хакында мәгълүмат биргәндә, Аллаһы Тәгалә аларны бик әз генә йоклатып алган. 10–15 минут йоклап торгач, аларның бөтен арулары беткән. Кыска вакытлы йокы, ягъни черем итеп алу да – Аллаһы Тәгаләнең кодрәте.

(Татарстан диния нәзарәтенең рәсми сайтыннан)

Бу кызык!

– Кеше үз гомеренең өчтән бер өлешен йоклап үткәрә.

– Һәр кеше дә төш күрә, ләкин күпләр күргән төшен онытырга мөмкин. Белгечләр фикеренчә, күргән төшнең 90 процентын кеше, уянып, 10 минут үтүгә оныта.

– Куркыныч төшләр күреп уяну яки саташу кешедә нинди дә булса чир барлыгы турында кисәтә, ди табиблар.

– Атаклы химик Дмитрий Менделеев төшендә химик элементлар күреп, уянгач, шуларны таблицага тезгән һәм шуның белән танылган, дип сөйләргә яратсалар да, бу мәгълүматның хак булмавын белеп торырга кирәк. Менделеев якынча 20 ел химия белән шөгыльләнгән һәм бу өлкәгә үз өлешен кертергә теләгән, шуңа да үзенең әзерләнә башлаган таблицасын төшендә күргән. Әгәр кеше озак еллар буе бер өлкә белән генә кызыксынып, ниндидер ачышлар ясарга әзерләнә икән, бу аның төшенә керергә мөмкин.

– Сукыр булып туган кешеләр дә төш күрә, ләкин күрү сәләтенә ия булганнардан аермалы буларак, алар ниндидер сыннар һәм төсләр түгел, ә ис, тавыш һәм төрле эмоцияләргә күмелгән төшләр күрә.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , "нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре