Дошман түгел, яклый
Кортизолны икенче төрле стресс яки курку гормоны дип йөртәләр. Ул – кеше бик курыкканда, эмоциональ һәм физик киеренкелек кичергәндә бөер өсте бизләре бүлеп чыгара торган гормон. Кортизол бүленеп чыкканда йөрәк тибеше ешая, кан басымы күтәрелә, кандагы шикәр күләме арта: организм, дөресен әйткәндә, көрәшкә әзерләнә. Шуңа аны дошман күрүчеләр дә юк түгел. Чөнки аны организмны киеренке халәттә тотып, рәтен җибәрә, дип уйлыйлар. Чынлыкта кортизол майларны – май кислотасына, соңрак глюкозага әверелдерә, ә ул исә иң яхшы энергия чыганагы санала. Стресс кичергәндә организмга энергия ике тапкыр күбрәк таләп ителә. Ә кортизол монда «утын» өстәп тора – организмны даими рәвештә энергия белән тәэмин итә. Ул шулай ук баш мие эшчәнлеген яхшырта, инфекцияләрдән саклый.
Менү һәм төшү билгеләре
Кортизол югары булса: хәтер начарая, кәеф еш үзгәрә, канда шикәр арта, эрекция кими, сөякләрнең ныклыгы бетә, авырлык арта, йокысызлык борчый, матдәләр алмашы начарая.
Кортизол түбән булганда: авырлык, ашыйсы килү теләге кими, чәч коела, хәл булмый, баш авырта, кан басымы түбәнәя, күңел болгана, тәндә таплар барлыкка килә, кызып китүчәнгә әйләнәсең, кәеф булмый.
Әле менә, әле төшә
Көн дәвамында кортизол дәрәҗәсе гел үзгәреп тора. Иртән югары булса, төш вакытына түбәнәергә мөмкин. Шуңа күрә анализ күрсәткечләре дөрес булмаска да мөмкин. Организмдагы кортизол күләмен кан анализы аша гына ачыклау кыен, шуңа аны төкерек яки сидек анализы аша да билгелиләр.
* Кортизолның артык күп яки түбән булуы да яхшы түгел. Ул яшь үзенчәлекләренә карап, түбәндәгечә булырга тиеш:
– 1 яшькә кадәрге балаларда – 30–966 нм/л,
– 6 яшькә кадәрге балаларда – 30–718 нм/л,
– 6–10 яшьлекләрдә – 30–1049 нм/л,
– 11–15 яшьлек үсмерләрдә – 130–400 нм/л,
– 16–38 яшьлекләрдә – 130–600 нм/л,
– өлкәннәрдә – 130 нм/литрдан кимрәк.
Ничек көйләргә?
* Каһвә һәм энергия бирә торган эчемлекләр кулланмагыз. Бер стакан каһвә организмдагы кортизолны 30 процентка арттыра.
*Тәмәке тартмаска, спиртлы эчемлекләр эчмәскә.
*Стресстан сакланырга. Начар хәбәрләрне тыңламаска, тискәре уйларга бирелмәскә.
*Вакытында йокларга ятып, вакытында торырга. 7–8 сәгать йокларга кирәк! Йоклар алдыннан кимендә бер сәгать алдан телефон тотмаска, телевизор карамаска.
*Туклану да кортизол дәрәҗәсенә йогынты ясый. Составында полифенол булган ризыклар (яшел чәй, кара шоколад, миндаль, какао) куллану файдалы.
*Шикәр күп кулланмагыз.
*Көннең беренче яртысында күбрәк су эчегез.
*Спорт белән шөгыльләнү дә кортизолны нормада тота.
*Омега 3, В витамины, магний куллану да кортизолны көйли.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез