Газетага язылу

Уеннан уймак кына түгел: уенның файдасы нидә?

Иртән – мәктәпкә, кич – түгәрәккә. Замана балаларының көн тәртибе шундыйрак. Әти-әниләр ничек тә баласын төрле яклап үстерергә, зур тормышка әзерләргә тырыша. Ә ул арада белгечләр чаң суга: баланың уйнарга вакыты калмый бит! Бу нәрсәсе белән куркыныч? Уенның файдасы нидә?

Уеннан уймак кына түгел: уенның файдасы нидә?

Вакыт тап

Белгечләр исәпләвенчә, соңгы 20 елда балалар атнасына 12 сәгать буш вакытларын югалткан. Бакча яшендә үк бер түгәрәктән икенчесенә йөрүче балалар өчен аеруча борчыла психологлар. Аңлашыла инде, баласын төрле яклап үстерергә омтылган, аның киләчәген уйлаган әти-әниләрне гаепләп булмый. Ләкин һәрнәрсәнең чамасы барлыгын онытмаска киңәш итә белгечләр.

Уйнамаса, ни була?

Беренчедән, аз уйнаган баланың үсеше тоткарлана. Танылган нейробиолог Геральд Хютер аңлатуынча, уен вакытында баш миендәге элемтә өчен җавап бирә торган матдәләр бүленеп чыга. Катехоламин, эндоген опиат һәм башка пептидлар нейроннар челтәренең үсешен стимуллаштыра. Ягъни нейрон бәйләнешләре баланы нәрсәгә дә булса өйрәткәндә түгел, ә ирекле уен вакытында барлыкка килә. «Баш мие үсешен стабильләштерү һәм балаларга салынган талантларны ачу өчен, без аларга озаграк уйнарга мөмкинлек бирергә тиеш», – ди белгеч.

Икенчедән, баланың көн тәртибе тыгызрак булган саен, аның үсеше тоткарлана. Монда төп хикмәт – таләп итүдә. Ягъни бала фәлән сәгатьтә мәктәпкә, фәлән сәгатьтә математика түгәрәгенә, аннан соң футболга барырга ТИЕШ икән, аның баш миендәге нейрон элемтәләре тулы көчкә эшләми. Шуңа да бала булган белемнәре һәм мөмкинлекләреннән дә тулы көчкә файдаланмый. Ә үзе теләгән уенны уйнаганда, бу нейрон «киртәләр» җимерелә.

Өченчедән, баланың социаль күнекмәләре үсми. Уен вакытында балалар үзләрен төрле рольләрдә сынап карый. Ә башкалар белән уйнаганда, аралашырга, килешергә, конфликтларны хәл итәргә өйрәнә.

Күпме һәм ничек уйнарга?

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) менә нинди кагыйдәләргә таянырга киңәш итә:

1 яшькә кадәр балалар өчен төрле хәрәкәтләр (шуышу, олылар белән идәндә уйнау) никадәр күбрәк булса, шулкадәр яхшырак. Бала әле утырмый икән, уяу вакытта аны тәүлегенә ким дигәндә 30 минутка корсагына салу файдалы. Шул ук вакытта баланы коляскада, балалар креслосында берьюлы бер сәгатьтән дә озак тотарга киңәш ителми;    

1–2 яшьлекләр. Көненә өч сәгатьтән тә ким уйнамаска тиешләр;

 3–4 яшьлекләр. Шулай ук көненә өч сәгатьтән дә ким түгел, әмма бер сәгате уртача һәм югары активлык булырга тиеш;

5–17 яшьлекләр. Шулай ук көненә өч сәгать, шуның бер сәгате – актив уеннар. Шул ук вакытта көненә ким дигәндә өч мәртәбә сөяк-мускулларны ныгыта торган шөгыльләр файдалы.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре