Бәйрәм мәрәкәсеннән бигрәк, эш-гамәлләренә йомгак ясыйсы, киләчәккә планнар билгелисе, шуларны халыкка җиткерәсе килде аның.
Әмма, ни кызганыч, вакыйгалар ул көткәнчә булмады. Моннан ай ярым элек каты авыру галимне арабыздын алып китте. Фаяз абый редакциягә килеп чыкканда: “Фәннәр академиясендә дә юбилеема бик әзерләнәләр”, – дип гел сөенечен уртаклаша иде. Сүзләре рас булып чыкты. Галимнең юбилее уңаеннан академиядә “Идел буе – Урал урта гасыр археологиясенең актуаль проблемалары” дип аталган халыкара фәнни семинар үткәрелде.
Фәнни өлешкә күчкәнче, туганнары, дуслары, хезмәттәшләре аны тагын бер кат хөрмәт һәм сагыну хисләре белән искә алдылар.
– Фаяз Шәрип улы тарих өлкәсендә бөек мирас, якты эз калдырды, – диде
Фәнннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов. – Башкалабызның 1000 еллыгын тәгаенләүгә керткән өлешен генә алсак та, бу – әйтеп бетергесез байлык. Хезмәтләрен дәвам итәргә шәкертләрне күп әзерләде. Монысы да аның эшчәнлегендә бер юнәлеш иде. Без инде бүген арабызда күренекле галим үзе утырыр, котлауларны үзе кабул итәр, дип уйлаган идек. Нишлисең, иртәрәк китеп барды, эшләре ярты юлда туктап калды. Әмма ул һәрвакыт безнең арабызда, бүген дә янәшәбездә утыра кебек. Эш-гамәлләре аңа әнә шулай мәңгелек бүләк итте.
Фаяз абый журналистлар белән беркайчан да араны өзмәде. Газета-журналларга ул халык белән элемтә булдыру чарасы итеп карый иде.
– Татар милләте өчен эшләгән эшләре беркайчан да онытылмас, – диде бу җәһәттән Вахит Имамов. – 90 нчы еллар милләтебезгә уянырга ирек бирде. Бигрәк тә тарихчылар бу мөмкинлекне бик оста файдаландылар. Фаяз Шәрип улы гел беренче сафта булды. Менә бүген, семинар эшчәнлеген дәвам итеп, Биләргә, Болгарга барачакбыз. Ул аларны торгызуда башлап йөрде. Искиткеч әдәбият сөюче кеше иде ул. Язучы-шагыйрьләрнең юбилейларында катнашты. Әдәби әсәрләрне дә укыды. Ул гына да түгел, аларның һәрберсенә бәя бирергә дә өлгерде.
Галимнең балалар белән бик яратып эшләвен дә искә төшерделәр. Биләрдәге «Сәләт» лагеренда үткәрелгән семинарлар аннан башка үтмәгән. Ул мәктәп укучылары катнашында казу эшләре буенча «Тамырлар» дип аталган яңа проект та эшләп калдырган. «Сәләт»тә бу эшне дәвам итәргә уйлыйлар. Менә инде икенче ел Биләр һәи Идел Болгарстанына багышланган олимпиада үткәрәләр. Быел исә Фаяз Хуҗин истәленә багышланган конференция оештырырга әзерләнәләр.
Галимнең Россиядәге башка төбәкләрдә дә, чит илләрдә дә дуслары, хезмәттәшләре күп, чөнки, тәҗрибәле кеше буларак, киңәш-табыш итәргә дип, аны бик еш чакырганнар, үзләре дә килгәннәр. Шуларның берсе – Чуашия республикасыннан археолог Михаил Петров.
– Без 1989 елда, ул Биләрдә эшләгәндә килгән идек, - диде ул. – Исәбебез Татарстанда урнашкан чуаш авыллары тарихын барлау иде. Аннары аның җитәкчелегендә бер төркем галим Чабаксарга килде. Шулай итеп, тыгыз элемтә булдырдык, Фаяз Шәрип улы аннан соң да берничә тапкыр килде әле. Казу эшләрендә киңәшләрен бирде. Татарлар һәм чуашларның тарихы турында китап та язды. Тарих буенча диссертация язучы аспирантларыбызның җитәкчесе булды.
Казахстанда яшәүче коллегасы Мурат Калменов та аны җылы сүзләр белән искә алды.
– Диссертация язганда миңа да бик ярдәм итте. Мин үземне Фаяз Хуҗинның укучысы дип саныйм, – диде ул.
– Фаяз – студент елларыннан ук эш кешесе иде, – дигән бәя бирде аның дусты, хезмәттәше Гамирҗан Дәүләтшин. – Ул гаять күпкырлы эшчәнлек алып барды, һәр өлкәгә җитеште, шуңа күрә аның исеме дә, эшләре дә онытылмас.
Фаяз абыйның мондый “өлгерлеге”н хәләл җефете Гөлнур апа үзенчә аңлатып китте:
– Ул ял итә белмәде. Нәрсә тәкъдим итсәң дә, вакытым юк, дип кенә җавап бирә иде. Мин аны инде күптән табиблар янына тикшеренергә дип тә чакырдым. «Бер җирем дә авыртмый бит», -дип кенә әйтте. Инде тәгаен диагноз куелгач, онколог янына киттек. «Нинди зарларың бар?» – дип сорыйлар моннан. Шундый ук җавап ишетелде. Табиб аптырап карап торды да, уены-чыны белән: «Нигә килдегез соң алайса?» – дип сорау бирде. Анда да югалып калмады: «Табиблар җибәрде бит», – диде. Ул, чыннан да, эшләүдән башканы белмәде. Кайчакларда чәй әзерли идем дә: «Әйдә, чәй эчеп алабыз, азрак сөйләшеп тә утырыйк», – дип чакыра идем. «Башыма бер фикер килде әле. Шуны язып куйыйм онытылганчы», – дип китеп бара да, мин әйткәнне бөтенләй оныта иде. Кызыбыз чит илдә яши, аның белән сөйләшергә дә вакыт таба алмый азапланды. Ул: «Мин 90 яшькә кадәр яшим әле. Менә, Алла боерса, тереләм дә, бөтен уй-фикерләремне тормышка ашырам», – дип хыялланды. Аның яшисе килде. Эшләрен дәвам итәр өчен, халкына хезмәт итәр өчен яшисе килде.
Белешмә
Фаяз Шәрип улы Хуҗин (1951–2026) — күренекле татар галиме, билгеле археолог һәм тарихчы, тарих фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы. Галимият дөньясында урыны бәяләп бетергесез зур.
Фәнни эшчәнлеге һәм төп ачышлары
Ул — Казанның 1000 еллыгын фәнни нигезләүдә һәм раслауда гаять зур өлеш керткән, Идел буе Болгар дәүләте тарихын, Алтын Урда, Казан ханлыгы чорларын өйрәнүгә гомерен багышлаган фундаменталь фән эшлеклесе.
Казан Кремлендә үткәрелгән зур археологик экспедицияләрне җитәкли. Казу эшләре барышында табылган урта гасыр ядкарьләренә (аеруча Прага тәңкәсенә һәм борынгы саклану диварларына) таянып, Казан шәһәренең барлыкка килүен X гасыр ахыры — XI гасыр башына (1005 елга) туры килүен бөтен дөнья фәнни җәмәгатьчелеге алдында исбатлый. Болгар тарихын тикшерү эшенә – Биләр, Суар, Җүкәтау кебек бөек болгар шәһәрлекләрен һәм Чирмешән буе истәлекләрен өйрәнүгә дистәләрчә еллар багышлый. Монголларга кадәрге чор – татар-булгар тарихын фәнни яңалык буларак дөньяга таныта. Аның катнашында Казан шәһәренең, Алабуга шәһәренең иң борынгы ныгытмалары, Казан ханнарының каберлекләре, Кол Шәриф мәчетенең тарихы өйрәнелә.
Фаяз Шәрип улы – Болгар цивилизациясе тарихы музеен, Казан Кремлендә Татарстан Республикасының археология музеен, Биләр шәһәрчеге музеен барлыкка китерүдә башлап йөрүчеләрнең берсе. 2012-2016 елларда «Идел буе археологиясе» журналының баш мөхәррире вазыйфаларын башкара.
Фәнни хезмәтләре
Фаяз Хуҗин – 750дән артык фәнни һәм фәнни-популяр мәкалә, 30дан артык китап һәм монография авторы. Аның хезмәтләре нигезендә мәктәпләр һәм югары уку йортлары өчен татар тарихы дәреслекләре языла. Шулай ук ул 7 томлык данлыклы «Татар тарихы» хезмәтенең икенче томы («Идел буе Болгар дәүләте») буенча төп фәнни мөхәррирләрнең берсе була.
Мактаулы исемнәре
Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасының Фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт премиясе лауреаты. Фәнне яшьләр арасында популярлаштыруга зур өлеш керткәне өчен 2024 елгы «Татарлар елы» рейтингында «Ел татары» исеменә лаек була.
1951 елның 1 августында Татарстанның Зәй районы Карман авылында туа. Казан дәүләт педагогика институтының тарих-филология факультетын тәмамлый. Билгеле археолог Альфред Халиковның шәкерте. Озакка сузылган каты чирдән соң 2026 елның 14 июнендә Казанда вафат булды. Үзе васыять иткәнчә, туган авылында җирләнде.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез