Бер караганда аның фән дөньясы шундый чуар кебек, әмма сөйләшә торгач, мин аларның бер-берсе белән үрелеп барганын аңладым. Галим белән шул тарихи чылбырны сүтеп утырдык.
– Фәйзелхак абый, истәлеккә төшкән фотоны социаль челтәрләргә дә куйган идем. Шуңа комментарийлар бик күп килде. Халык сезнең белән булган очрашуларны сагына. Бигрәк тә Батырша восстаниесе темасына бәхәсләр кызу булды. Без дә сөйләшүне шул темадан башлыйк әле.
– Батырша тәхәллүсе алган Габдулла Галиев – тарихыбызда, бигрәк тә ислам тарихында иң зур шәхесләрнең берсе, ислам динен саклап калу өчен гомерен дә аямаган кеше. Батырша яшәгән чор – күпләп чукындыру заманы. 1742–1743 елларда Казан төбәгендәге 536 мәчетнең 418 е җимерелә. Батырша бу хәлләрнең шаһиты була һәм, көрәшмичә ислам динен саклап калып булмаячак, дигән фикергә килә. 1753 елда ул мөселманнарны, бигрәк тә имамнарны көрәшкә туплау эшен башлап җибәрә. Ике елдан, яз аенда өндәмәләр таратып, мөселманнарны баш күтәрергә чакыра. Бу эштә аңа шәкертләре ярдәм итә. Восстаниенең үзәге – хәзерге Башкортстан Республикасы һәм Пермь краеның көньяк районнарындагы татар һәм башкорт авыллары. Әлбәттә, бу күтәрелеш уңышлы тәмамланмый һәм моның объектив сәбәпләре бар. Әмма уңай яклары да күп. Батырша восстаниесенең нәтиҗәсе буларак, төбәктә көчләп чукындыру туктатыла, чукынмаганнар өчен түләтелә торган салым тиз арада бетерелә, җимерелгән мәчетләр урынына яңаларын төзергә рөхсәт ителә. Бу хәлләрдән соң Россия дәүләте дә билгеле бер нәтиҗә ясый: татарны чукындырып кына буйсындырып булмый, дигән фикергә киләләр. Хәтта шундый фикер уяткан өчен генә дә без Батыршаны онытырга тиеш түгел.
Габдулла Галиев 1756 елда кулга алына, фетнә оештыруда гаепләнеп, 1758 ел ахырында камчы белән суктырыла, тимер кыскыч белән борын тишеге ертыла һәм гомеренең ахырына кадәр зинданга ябыла. 1762 елда камерада онытылып калган балта белән сакчыларга һөҗүм итә, дүрт сакчыны үтерә, үзе дә вафат була.
– Батыршаның батырлыгы турында азмы-күпме без дә ишетеп үскән идек. Әмма ни кызганыч, сез керешкәнче, бу тема фәнни яктан өйрәнелмәгән икән. Фән юлын КПСС тарихыннан башлаган галимне бу тема ничек җәлеп итте?
– Фәнгә җаны-тәне белән кереп китеп, фанатларча хезмәт иткән кеше өчен тема кытлыгы дигән әйбер юк. Эзләнеп, соранып йөрми ул. Берәр тема буенча эшли башлый да, шуның нигезендә икенчесе, өченчесе калкып чыга. Бу, әлбәттә инде, диссертация язу максатыннан тирәнгә китмичә генә кайдадыр актарынгалап, үзенекенә башка галимнәрнең ачышларын да өстәп куйганнарга кагылмый.
1999 елда Татарстан китап нәшриятында «Идел буенда православие миссионерлары» дигән монографиям дөнья күргән иде. Бу минем диссертациягә кереш шикелле булды, теманы киңәйтеп, тулыландырып, тагын өч монография язып бастыргач, 2005 елда «Россия дәүләтенең дини сәясәте һәм Идел-Урал төбәгендә аның тормышка ашырылуы (XVIII гасыр)» дип исемләнгән докторлык диссертациясе якладым. Бу темага кагылышлы тарих бик аз яктыртылган. Сәбәбе – Россия тарихында диннәр арасындагы мөнәсәбәтләрне беркатлы, дәүләтне һәм православие чиркәвен идеаллаштырып күрсәтү теләге. Бу – патша заманына да, совет чорына да хас күренеш. Мин фәнни эшләремдә игътибар үзәгенә татар һәм Идел буенда яшәүче башка милләт кешеләрен чукындыруның төрледән-төрле ысуллары, «инородцы» дип аталган халыкларның бу афәткә, рухи көчләүгә актив каршылык күрсәтүен алдым. Беркемгә дә сер түгел: Явыз Иван һәм аннан соң тәхеттә утырган рус патшалары үзләренең төп дошманы, шул исәптән дин дошманы итеп татарларны санаган. Бу хакта шул заманның Европа тарихчылары гына түгел, прогрессив карашлы рус кешеләре дә язып калдырганнар.
1731 елның 23 августында, синод указы нигезендә, Казан губернасындагы халыкларны чукындыру эше белән шөгыльләнәчәк комиссия төзелә. Комиссиянең эш урыны итеп Зөя утрау шәһәре сайлана. Соңрак бу комиссияне «Яңа керәшеннәр конторасы» дип атыйлар. Ул тарихта мөселманнар һәм мәҗүсиләр арасында иң яман эз калдырган дини оешма дип бәяләнә. Контора зур уңышларга ирешә. Башта, әлбәттә, православиене кабул итүчеләр күп булмый. Мәсәлән, 1731 елда нибары 108 кеше чукындырыла, моның өчен аларга акча, кием-салым бирелә. Әле генә чукындырылган кешеләр кире үз диннәренә кайтмасын өчен, аларны христианнар күпләп яши торган урыннарга күчерәләр. 1747 елны христиан динен кабул итүчеләр саны 107 меңнән артып китә. Бу – искиткеч зур сан. Шушы контора эшләгән елларда православие динен кабул итүчеләр саны 400 мең тирәсе була, шулар арасында татарлар 12 меңнән артыграк. 1747 елда Казандагы Татар бистәсе, Кама аръягындагы 17 авыл көчләп чукындыруга, лашманчылыкка каршы восстание әзерли башлый. Әмма ул төрле сәбәпләр буенча бастырыла. Мөселманнар арасындагы көчле ризасызлык 1755 елгы Батырша мулла җитәкчелегендәге баш күтәрүгә китерә. Шулай итеп, бу тема алда язган фәнни эшләремнең дәвамы кебек килеп чыга.
– Фән дөньясына ничек кереп киттегез?
– Мин Пермь өлкәсендәге Октябрь районының Уразмәт авылында туып үстем. Бәләкәй чакта ук әнием, мәктәпне тәмамлаганда әтием үлеп китте. Ике энекәшемне үги әни кулына калдырып китәргә яхшысынмадым. Мәктәпкә лаборант булып урнаштым. Бер ел үткәч, Пермь университетының тарих факультетына читтән торып укырга кердем. Исәбем укытучы булу иде. Бераздан әни шәһәргә китәргә рөхсәт бирде. Төзүче, слесарь булып эшләп йөргәннән соң максатыма ирештем: завод каршындагы училищеда укыта башладым, аннан парткомга эшкә алдылар. Фән белән шунда кызыксына башладым, аспирантурага укырга кердем. Ул вакытта илдә үзгәртеп корулар башланды, архивлар ачылды. Бу минем өчен яңа, сер тулы дөнья иде.
– Казанга килүегез ничек булды?
– Моны туксанынчы еллар фаҗигасенә бәйле, дип әйтсәк тә була. Тормышның көе китә башлагач, тарихи Ватанымда терәк таба алырмын дип уйладым. Ул гына да түгел, татар авылында туып, татар мәктәбендә укыган егетне татар дөньясы үзенә тартты.
– Һәм сезнең бүген дә авыл тарихлары, гаилә тамгалары белән кызыксынудан туктаганыгыз юк...
– Яшерен-батырын түгел, авыл тарихын яза башлавым акчага бәйле иде. Пермьдә бер дустым бар иде минем. Азнакай районының Күктәкә авылыннан. Мин Казанга киткәч тә, ул шунда калды, бизнес белән шөгыльләнә башлады. Бервакыт шулай: «Әйдә безнең авыл турында китап яз әле. Акчасын түлим», – диде. Эшләгән эшем түгел иде, әмма акча сүзе чыккач, ымсындырып җибәрде. Тормыш итүләр бик авырайган иде чөнки. Ни кызганыч, дустым үлеп китте, акча эшләү өмете акланмады. Әмма китапны эшләп бетердем. Күңелемә ятышлы һөнәр булды бу минем өчен. Инде Пермь краендагы татар авыллары турында гына да 3 китабым, дистәләгән мәкаләм бар. Татарстанның бик күп авылларыннан үтенеч белән чыгалар.
– Шәҗәрәләр төзүегез дә шуңа бәйлеме?
– Авыллар турында китап язганда өлешчә туры килгәли. Әмма мин тулы итеп үз нәселемнең генә шәҗәрәсен төзедем, 20 буынны таптым. Очрашуларда укытучылар белән бу хакта гел сөйләшәм. «Балалар белән эшләргә кирәк бит, нәсел-нәсәпләрен өйрәнсеннәр иде», – дип, теләгемне җиткерәм. Башта: «Өйрәтергә әсбап юк бит», – диделәр. Шуннан: «Ярый, язып бирәм мин сезгә бер китап», – дидем. Шулай итеп, «Мин һәм минем шәҗәрәм» дигән китап дөньяга килде. Шәҗәрә төзи башлаучыларга киңәшләр бирә алам. Биш буынны архивка кермичә дә табарга мөмкин әле. Өлкән яшьтәге кешеләр ярдәм итә ала. Ә менә 6–7 нче буыннарны эзләргә кирәк булуы бар. Башта ЗАГСка мөрәҗәгать итегез, чөнки ул бик кыйммәткә төшми. Аннары инде архивта халык санын алу кәгазьләреннән эзләргә кирәк. Нәсел-нәсәпнең очына чыгу тизлеге акчага бәйле, бу хакта да онытмагыз.
– Гаилә тамгалары турында китабыгыз бик кызыклы икән. Моңарчы беркайда да күренмәгән мәгълүматлар тупланган...
– Мин шактый зур коллекция – 10 меңгә якын тамга тупладым. Кызганыч, тамгалар әлегә кадәр татар тарихчылары өчен вак мәсьәлә булып кала. Башка халыкларның тамгалары өйрәнелгән. Ә татарныкы читтә калган, чөнки үзләре игътибар итмәгәннәр. Ислам дине буенча, тамгаларга мәҗүсилек дип караганнар, күрәсең. Шуңа гарәпчә язмыйча, тамга гына салган кешене кимсетүләр дә булган. Документлардан күренгәнчә, ХХ гасырның башына кадәр тамга салынган. Бу инде нәселнең билгесе булган, имза урынына куелган.
– Берәр нәрсәгә җитешә алмауга үкенечегез бармы?
– Теләкләр күп инде ул. Әле дә бер минут тик торганым юк бит. Шуңа күрә үкенерлек урын юк. Кайбер җитешсезлекләр бар. Мәсәлән, инглиз телен белмәвем сәбәпле, чит ил галимнәре белән аралашу мөмкинлеге чикләнгән иде.
– Иң зур казанышыгыз дип нәрсәне атыйсыз?
– Авыл тарихларын өйрәнеп утырганда, Мәскәүдәге Россия дәүләт борынгы актлар архивында җимерелгән татар мәчетләренең исемлеге килеп чыкты. Бу – тарихчы галимнәр өчен казаныш кына түгел, ә чын могҗиза.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез