Фирүзә Халдарова: «Тормышымда берни үзгәртмәс идем»

Татар кешесе кайда гына яшәсә дә югалып калмый. Милләтебезгә хас булган тырышлык, түземлек кебек сыйфатлар аңа сынауларны җиңәргә ярдәм итә. Үзбәкстанда туып үскән моңлы тавышлы милләттәшебез, Татарстанның халык һәм Башкортстанның атказанган артисты Фирүзә Халдарова да – шундый шәхесләрнең берсе.

Фирүзә Халдарова: «Тормышымда берни үзгәртмәс идем»
Таһир Нигъматуллин

Ул сәхнәдән классик җырларыбызны башкарып, Үзбәкстан халкын татар сәнгате, татар шәхесләренең иҗаты белән таныштыра. Фирүзә Халдарова татарларыбызны туплау, берләштерү өчен үткәрелгән чараларның да үзәгендә кайный. Милләттәшебез белән якыннанрак танышыйк.

– Фирүзә, сезне Казанда еш очратам. Үзбәкстан белән Татарстан арасы бик якын, ахры?

– Әйе, Казанга бик еш киләм. Минем кызым биредә белем алды бит. Укуын тәмамлагач, башкалада калды. Шуңа да аның янына килеп йөрибез. Мөмкин булганда мин биредәге матур чараларда катнашырга тырышам. Быел җәй көне Сабан туена дип махсус килдек. Үзем белән олы кызымның улын, оныгымны да алып килдем. Без Тынычлык бистәсендәге милли бәйрәмебезне барып күрдек. Бик ошады. Искиткеч сценарий белән бәйрәм оештырганнар. Төрле районнарның ишегаллары, җыр-биюләр, милли киемнәрдән килгән кешеләр – барысы да сокландыра. Оныгым белән төрле милли уеннарда да катнаштык, карап та йөрдек. Үземә ел буена җитәрлек рухи көч алдым.

– Сез татарча да бик матур сөйләшәсез. Үзбәкстанда туып үсеп, ничек  өйрәндегез?

– Мондый бәягез өчен рәхмәт. Минем бит әнием генә татар. Туган телдә без гаиләдә һәм татар үзәгендә генә аралашабыз. Бәләкәй чактан ук әнием телен яраттым. Һәм татарча сөйләшергә «Азат хатын» журналын укып өйрәндем. Гаиләдә сөйләшергә кирәк. Әнием белән дә, кызларым белән дә туган телемдә сөйләшәм. Татар телен оныгым да белә. Беркемне дә мәҗбүр итмибез. Үзебез теләп сөйләшәбез. Ә эштә, Үзбәкстанда яшәгәч, үзбәк телендә аралашам.

– Нәни Фирүзәне әни теле нәрсәсе белән үзенә тартты икән?

– Миңа өч яшь булганда, безнең өйдә пластинкалар уйната торган җайланма бар иде. Менә шуны кат-кат әйләндереп, үземә ошаган татар җырларын тыңлый идем. Шуңа күрә «Олы юлның тузаны», «Мәк чәчәге» җырларын бик кечкенәдән беләм. Безнең гаиләдә шундый традиция бар. Әти-әниләребез, туганнар җыелганда, гел җырлыйлар иде. Музыка мәктәбенә укырга кергәч, баянда уйнарга өйрәндем. Өйрәнәсем килә дигәч, әни сатып алды. Мин уйныйм, алар кушылып җырлый иде. Илһам Шакиров җырларын ярата идем. Җыр-моң безнең өебездә кечкенә чактан ук. Җәйге каникулда әнинең туган ягына – Башкортстандагы Авыргазы районының Корманай авылына кайтып йөрдем. Анда без көндезләрен эшләдек, кичен клубка чыга идек. Һәм мин бала чактан ук, авылда яшим, зур өем, биш балам була, дип хыяллана идем. Балачакта күз алдыма китереп ясаган йорт рәсеме әле дә блокнотта саклана. Паспорт алган вакытта әни фамилиясен алырга теләдем. Ләкин әнием: «Син нинди Багданова инде, сине беркем дә аңламаячак», – диде. Шулай итеп Халдарова булып калдым.

– Сез – гаҗәеп тавышлы, классик җырларны башкаручы җырчы. Профессиональ иҗат юлы ничек башланды?

– Мәктәпкә укырга кергәч, музыка мәктәбенә үз теләгем белән бардым. Аны тәмамлагач, Уфага киттем һәм анда сәнгать училищесына дирижерлык бүлегенә кермәкче идем. Мине имтиханда тыңлап карадылар да, тавышың бар, дип, вокал бүлегенә җибәрделәр. Тыңлауларны уздым да, мине шунда ук икенче курска укырга алдылар.

– Сез, төрле телләрдә җырлап, Үзбәкстан халкын татар, рус классик әсәрләре белән дә таныштырасыз. Тамашачы ничек кабул итә?

– Әлбәттә, мин анда филармониядә эшләгәч, төрле телләрдә, жанрларда җырларга туры килә. Оркестрга кушылып та чыгыш ясыйм. Инде берничә ел филармониябез залында композитор Рөстәм Яхинга багышлап концертлар уздырам. Бу эшем белән бик горурланам. Җитәкчелек тә каршы килми. Үзбәк халык уен кораллары оркестрына, шулай ук симфоник оркестрга кушылып, Яхин әсәрләрен тамашачыга тәкъдим итәм. Бик җылы кабул итәләр.

– Шулай да иң яраткан жанрыгыз нинди?

– Романсларны яратам. Татарча да, башка телләрдә дә бик яратып җырлыйм.

– Иҗаттан тыш, милли чаралар оештыру эшенә дә вакыт табасыз.

– Теләк булса, вакыт табыла ул. Дөресен генә әйткәндә, иҗтимагый эшкә вакытым күбрәк тә китә. Мин бит Татар иҗтимагый үзәге җитәкчесенең мәдәният буенча урынбасары вазыйфасын башкарам. Репетицияләрем тәмамлануга, үзәккә чабам инде. Аның оешуына – 35 ел. Җитәкчесе Ришат Нәбиуллин – Үзбәкстанда танылган шәхес. Һәм ул үзәгебезне үстерүдә, аның эшчәнлегендә дә зур роль уйнады. Бик күп чаралар уздырабыз. Сабан туйларының да, кичәләрнең дә сценарийларын үзем язам, оештырам. Безнең балалар өчен «Ак мәрҗән» исемле курчак театрыбыз да, «Ак калфак» оешмасы да бар. Бөек шәхесләребезне искә алабыз. Илһам ага Шакировка багышланган әдәби-музыкаль кичә оештырдык. Зал халык белән шыгрым тулы иде. Илһам аганы белгән, аның белән аралашкан аксакалларыбыз хатирәләре белән уртаклашты.

– Быел Ташкентта Беренче Азия Сабан туен да гөрләттегез...

– Сабан туйлары бездә инде алтмыш еллап оештырыла. Ташкентта гына түгел, Бохара, Сәмәрканд һәм башка шәһәрләрдә дә үтә. Ә Азия Сабан туен без бик көттек. Аны оештыруда Актаныш районы булышты. Татарстаннан бик күп артистлар, ансамбльләр, гармунчылар килде. Үзбәкстан филармониясеннән дә җырчылар чыгыш ясады. Милли бәйрәмебезгә 50 меңнән артык кеше җыелды. Чөнки башка милләт кешеләре дә кызыксынып килде. Үзбәкстанда 130 дан артык милләт вәкиле яши. «Татарларның Сабан туе безнең Нәүрүзгә охшаган», – ди үзбәк халкы. Көрәшне дә яратып күзәттеләр. Милли уеннар да бик күңелле оештырылды.

– Фирүзә, кызларыгыз да үзегезгә охшаганмы, милли җанлы, иҗатка гашыйк кешеләрме?

– Кечкенә кызым фортепиано буенча белем алды, кызыл дипломга тәмамлады. Ул төрле конкурсларда да катнашты. Казанда «Татар моңы», Башкортстанда «Дуслык моңы» конкурсларда да чыгыш ясады. Тик сәнгать юлыннан китмәде. «Миндә синеке кебек тавыш юк», – диде. Юриспруденция буенча КФУда белем алды. Ә олы кызым бәләкәй вакытта ук: «Безгә өч җырчы, музыкант кирәк түгел», – диде. Ул Үзбәкстан авиакомпаниясендә шактый еллар стюардесса-бригадир булып эшләде. Хәзер инде инструктор дәрәҗәсенә күтәрделәр. Ә оныгым бөтен концертларыма килә. Башка җырчыларныкына да алып барам. Казанга кайткач та, концертларга йөрибез, рәхәтләнеп тыңлый. Җырлар да җырлап йөри. Гитарада уйнарга өйрәнә. Ике тапкыр инде концертымда да чыгыш ясады. Булдыра алганча, татар музыкасы, сәнгате белән таныштырам. Сәнгать юлыннан китмәсә дә, барыбер минем иҗатым аша күңеленә сеңдерә. Ул мультфильмнар ясау белән дә кызыксына.

– Сез бит – хыялларын тормышка ашырып, үз сукмагын салган кеше. Тагын ниләр турында хыялланасыз?

– Хыяллар бар. Ләкин мин алар турында алдан сөйләргә яратмыйм. Тормышка ашкан бер хыялымны әйтәм. Мәскәүдә гомер итүче композитор Сәйяр Хәбибуллин белән бик очрашасым килә иде. Аның иҗатын яратам. «Эзләдем, бәгърем, сине» җырын яратып башкарам. Менә ул хыялым тормышка ашты. Быел Мәскәүгә Анна Герман иҗатына багышланган концертка чакырганнар иде. Шул вакытта Нәзифә апа Кәримова белән бергә бардык. Сәйяр абый бик матур каршы алды. Пианинода уйнады, без кушылып җырладык, бергәләп чәйләр эчтек. Бик рәхәт очрашу булды. Аңа тиздән 95 яшь тула. Мин Сәйяр аганың юбилей концертында да катнашыр идем. Әгәр миңа, тормышыңны үзгәртер идеңме, дисәләр, мин шулай ук яшәр идем дип уйлыйм. Минем ике кызым, оныгым бар, әнием исән-сау. Аңа да инде 80 яшь тула. Тормышымда берни дә үзгәртмәс идем.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре