Бүген илдә яшәүчеләрнең 16 проценты геморройдан интегә. Башына төшкән кешегә зур кыенлыклар тудыра торган чир бу. Аннан ничек сакланырга? Геморрой яман шешкә әверелә аламы?
Табиб-проктолог Рәсил Ибраһимов геморройга бәйле иң киң таралган фикерләргә ачыклык кертте.
- Геморрой – өлкәннәр чире. Соңгы елларда моның нәкъ киресе күзәтелә. Чир елдан-ел яшәрә бара. Хәзер ул хәтта балаларда, яшүсмерләрдә дә күзәтелә.
- Геморрой яман шешкә әверелә ала. Юк, бу – уйдырма. Геморрой яман шешкә әверелә алмый. Ул – геморроидаль тукыма чире. Ә анда яман шеш булмый.
- Эчке геморрой тышкысына караганда хәтәррәк. Икесе дә бер үк дәрәҗәдә куркыныч. Эчке геморрой күзгә ташланмый. Тышкысы исә күренеп тора. Алар икесе дә кешегә уңайсызлык тудыра. Кайбер кешедә берьюлы ике төре дә очрый. Бу очракта операция котылгысыз. Шуңа күрә беренче билгеләре күренүгә үк, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Вакытында дәваланмаган очракта геморрой азачак кына. Операция ясарга туры киләчәк. Бу исә – бик катлаулы чара. Табиб күпме генә тырышса да, аннан соң тернәкләнү дә озакка сузыла.
- Тырнак гөл геморройдан булыша. Геморройны өйдә үзлегеңнән генә дәваларга маташу куркыныч. Аны дәвалауга фәкать табибка күренеп, төгәл диагноз куелгач кына тотынырга мөмкин. Зур йомышны башкарганнан соң ал төстәге кан килү геморройга гына хас билге түгел. Эчәклек ялкынсынганда, яман шеш вакытында да шундый ук хәл күзәтелә.
- Бу авыруны шәм ярдәмендә генә дә җиңеп була. Монысы чирнең нинди стадиядә булуына бәйле. Башлангыч чорда геморройны консерватив ысуллар (дарулар, шәмнәр һ.б.) ярдәмендә дәвалыйбыз. Хәлләр мөшкелрәк булса, кечкенә кисемнәр яки тәннең табигый тишемнәрен – аз инвазияле ысул кулланабыз. Ул геморроидаль шешләрне зур операция ясамыйча гына бетерүдән гыйбарәт. Операция соңгы чиктә – геморройның иң җитди саналган дүртенче стадиясендә генә ясала. Геморройны дәвалаганда авыртудан да куркырга кирәкми. Заманча технологияләр ярдәмендә дәвалау җиңел уза.
- Бәдрәфтә артык озак утырсаң, геморрой барлыкка килергә мөмкин. Бу дөрестән дә шулай. Бәдрәф – озаклап гәзит укып, телефон актарып утыра торган урын түгел. Анда озаклап утыру сәламәтлек өчен зыянлы. Геморрой тумыштан да булырга мөмкин. Моннан тыш ул аз хәрәкәтләнү, көн дәвамында утырып эшләү, дөрес тукланмау, бала табу, авыр күтәрү аркасында да пәйда була. Бакча эшләре вакытында геморрой яңадан баш калкытып борчый башларга мөмкин. Шуңа күрә әлеге чирдән интеккән кешеләргә шушы чорда сәламәтлегенә аеруча игътибарлы булырга, физик эшне чамасын белеп кенә башкарырга кирәк.
- Көн дәвамында чиста су эчкән кешедә геморрой булмый. Бу чынлап та шулай. Гомумән, геморрой чыкмасын дисәң, иң беренче чиратта туклануга игътибар итәргә кирәк. Рационда клетчаткага бай ризыклар (арыш икмәге, солы, карабодай боткалары, кәбестә, борчак, чикләвек, помидор, чөгендер, цитруслар һ.б.) өстенлек итсә хәерле. Кыздырылган, майлы, ысланган ризыклардан, исерткеч эчемлекләрдән тыелып торырга киңәш ителә. Чамасын белеп кенә физик күнегүләр ясау, йөгерү дә геморройны булдырмый калырга ярдәм итә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Фикер өстәү
Фикерегез