Архив эшендә нинди яңалыклар бар? Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова белән шул хакта сөйләштек.
– Гөлнара Зәкәриевна, бүген иң мөһим проект һәм юнәлеш дип кайсын әйтә аласыз?
– Һичшиксез, «Ядкәр» шәҗәрә порталы бу. Анда без архив документларыннан 111,5 миллионнан артыграк язу урнаштырдык. Киләчәктә ясалма фәһем Татарстанда яшәүче һәрбер кешегә үзенең шәҗәрәсен автомат рәвештә булдыра алачак.
Бүгенге этап – иң элек цифрлаштыру этабы ул. Архивлар эшенә ясалма фәһем, зур мәгълүматлар аналитикасы, өстәмә чынбарлык кебек заманча технологияләрне гамәлгә кертәбез. Киләчәк түгел, чынбарлыгыбыз инде бу. Шулай итеп, саклау, туплау кебек гадәттәге бурычларыбызны үтәүдән тыш, архив эшендә цифрлы яңа мохит булдырабыз.
Бердәм архив мәгълүмат системасы (ЕАИС) – безнең төп проект, цифрлаштыру үзәге. Ул Дәүләт архивын һәм барлык 45 муниципаль архивны берләштерә. 20 дән артыграк модульдән гыйбарәт. Башка дәүләт системаларына да кертелгән. Электрон каталог кына түгел, күпфункцияле платформа да бу. Бездә 450 мең эш һәм иң кыйммәтле, иң кирәкле 257 мең документ күчермәсе цифрлаштырылган инде. Аларның барысын да системада табарга мөмкин.
– Яңа системада үзеңә кирәкле мәгълүматны эзләү җиңелрәкме?
– Әйе, һәм, әйтергә кирәк, иң мөһим казанышларыбыздан берсе бу. Эзләгән мәгълүматны лексик-морфологик яктан, синтаксис һәм хәтта мәгънәви яктан анализлый торган тиңдәшсез мәгълүмат-эзләү модулен гамәлгә керттек. Гадәттәге системалар белән чагыштырганда, нәтиҗәнең төгәллеге һәм тулылыгын 15–20 процентка күбрәк дәрәҗәдә тәэмин итә ул. Ягъни система сүзне аңлап кына калмыйча, эзләгән мәгълүматның мәгънәсенә дә төшенә.
– Ясалма фәһемне телгә алып үттегез. Ул нәкъ менә кайда кулланыла?
– Әйтик, аудиовизуаль (карый һәм тыңлый торган) документлар белән эшләгәндә. Йөзләрне тану, сурәтләрне эзләү өчен ясалма фәһемне эшкә җигәбез. Моннан тыш безнең Дәүләт архивы Россиядә электрон аудиовизуаль продукциянең мәҗбүри нөсхәләрен читтән торып кабул итә торган тәүге архивка әйләнде. Безгә бу цифрлы контент агрегаторына әйләнү мөмкинлеге бирде.
– Ә электрон документларның юридик әһәмиятенә бәйле мәсьәлә ничегрәк хәл ителә?
– Төп мәсьәлә бу. Татарстан Рәисе Указы нигезендә, Электрон документлар әйләнешенең бердәм ведомствоара системасы (ЕМСЭД) кысасында электрон документлар һәм электрон имза белән эшләү тәртибе билгеләнде. Без «Электрон документлар кабул итү» тәҗрибә модулен эшләдек. Ул ЕМСЭД һәм безнең ЕАИСка кертелгән. Киләчәктә, электрон документ булдырудан алып, архивка мәңгелек саклауга тапшыруга кадәр – барлык этапларда аларның юридик әһәмиятен саклауны гарантияләячәк ул.
– Электрон документлар белән эшләүнең бик катлаулы системасы турында сөйләп үттегез. Ә менә аларның озак вакытлы сакланылышын һәм актуальлеген ничегрәк тәэмин итәсез? Технологияләр бик тиз үзгәреп тора бит.
– Әйе, монысы да – мөһим мәсьәлә. Озак вакыт саклау әле ул файлны серверда саклау гына түгел. Без тулы бер цифрлы экосистема булдырабыз. Киләсе адымыбыз – Документларның төрләре реестрын булдыру. Саклау вакыты буенча бердәм мәгълүматлар базасына әйләнеп, документлар әйләнешен бердәйләштерү һәм электрон документларны саклау вакытын автомат рәвештә контрольдә тоту мөмкинлеге бирәчәк ул. Документларның кыйммәтенә экспертиза ясауны автоматлаштыру проектын эшләдек тә инде: ясалма фәһем документларны башлангыч рәвештә сайлап алачак. Әлбәттә, эшне нык тизләтәчәк бу.
– Архив дигәндә, күз алдына тарих килеп баса. Сез аны ничегрәк кешеләргә кызыклырак итәргә тырышасыз?
– Мәгариф интернет-проектларын үстерәбез, Мәсәлән, «Нэт-фильм» киноархивы белән берлектә «Карта Истории» мультимедиа платформасын эшләтеп җибәрдек. Анда үзең яши торган төбәкнең күренекле урыннары һәм аларның тарихы белән танышырга мөмкин. Ә инде «Татармультфильм» белән балаларга архив эше турында «Истәлек» мәгариф проектын булдырдык. Читтән торып эшли торган электрон уку залыбыз елдан-ел популярлаша: аннан 8 меңнән артыграк кеше файдаланган инде.
– Якын киләчәккә нинди бурычларны күз алдында тотасыз?
– Өстенлекле юнәлешләребез тармак Стратегиясендә бик төгәл билгеләнгән. Болар – иң кирәкле документларны цифрлаштыруны дәвам итү, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм социаль челтәрләр аша мөмкинлекләребезне халыкка таныту эше, шулай ук гади кешеләр һәм оешмаларның барлык запросларын сыйфатлы һәм үз вакытында үтәү.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез