Газетага язылу

Гүзәл Салаватова: «Авырлыклар мөмкинлекләр ачты»

Аның һәрвакыт күзләре янып тора, күтәренке кәефе белән сине дә үз дулкынына алып кереп китә. Тәтеш кызы, җырчы Гүзәл Салаватованың – үз тамашачысы, үз иҗат юлы.

Гүзәл Салаватова: «Авырлыклар мөмкинлекләр ачты»
шәхси архивтан

Күпләр аны сәхнәдә күреп кенә түгел, ә мәҗлесләрне матур һәм күңелле итеп алып баручы буларак та белә һәм кабат-кабат бәйрәмнәргә чакыра. Гүзәл Салаватованың яшәү серләрен белештек. 

– Гүзәл, син үзеңне бик озак эзләдең кебек?

– Юк, үземне озак эзләдем дисәм, дөрес булмас. Мин Казан дәүләт мәдәният институтында башта көндезге бүлегендә, ә кияүгә чыккач, читтән торып укыдым. Шул вакытта ирем белән Казаннан Буага күченеп кайттык. Бу безнең вакытлыча дип хәл ителгән карарыбыз иде. Кечкенә кызыбызны балалар бакчасына бирдем дә, үзем районның мәдәният йортына методист булып эшкә урнаштым. Анда халык театры режиссеры вазыйфасын да башкардым. Минем институтта укыганда ук алып баручы буласым, телевидениедә эшлисем килә иде. Шундый хыял белән янып яшәдем. Ләкин сәхнәгә чыгармадылар. Мин аларга хәзер моның өчен рәхмәтле генә. Ярый әле юлыма киртә булганнар. Шул авырлыклар миңа башка мөмкинлекләрне ачты. Хәзер мәҗлесләр алып баручы булып эшлим. Балачактан ук җырчы булу хыялы да минем күңелемә кереп урнашкан иде. Инде үземне тамашачыларга бу яктан да таныта башладым. 

– Шоу-бизнеска килгәч, иң беренче нинди авырлык белән очраштың?

– Сәхнәгә мин үзем генә, продюсерсыз килдем. Шуңа күрә юнәлеш күрсәтүче дә булмады. Киңәш бирүче, нинди җырларны сайларга, ротацияләрне кая бирергә кирәклеген аңлатучы булса, кереп китү җайлырак бит инде ул. Мин моны эчке тоемлавым буенча гына эшләдем. Хәзер дә әкрен генә барам. Ялгышларсыз гына булмый, әлбәттә. Ләкин мин бер баскан тырмага кабат басмаска үз тәҗрибәм аша өйрәнәм. Хаталарны төзәтеп, башка аларны кабатламаска тырышам.

– Ник алындым икән, дип, икеләнгән чакларың буламы?

– Сәхнәгә ник килдем, җыр сәнгатенә ник алындым, дип, үкенгән, икеләнгән чакларым әлегә булмады. Ә менә беренче сольный концертымны әзерли башлагач, ник мин бу эшкә үзем генә алындым, берәр продюсер, яисә кулдан җитәкләп йөрүче кеше белән башлап җибәрмәдем соң, дигән уйлар башка килгәләде.

– Төшенкелеккә бирелүдән ничек сакланасың?

– Әгәр төшенкелеккә биреләсең килсә, бу хис көн саен булырга мөмкин. Кәефем төшә башласа, депрессиянең «д» хәрефе сизелүгә, мин үз-үзем белән утырып сөйләшәм. Тукта әле, бар да начар түгел бит, дим. Яраткан эшең бар, төшенкелек сине берничек тә биләп алырга тиеш түгел, дим, үз-үземне шулай тынычландырам. Һәм, әлбәттә, спорт, йога, үземнең эчке тавышымны ишетә белү миңа ярдәм итә.

– Мәҗлесләр алып бару синең өчен күбрәк матди якны тулыландырудыр инде?

– Юк, алай димәс идем. Җыр сәнгате мине үзенчә, мәҗлесләр үзенчә тулыландыра. Соңгысы – минем өчен энергия чыганагы. Аннан дәртләнеп, шулкадәр канатланып кайтам. Үземнең бөтен эчке халәтемне кунакларга бүләк итәм. Шуңа күрә мәҗлесләр алып бару эшен мин беренче урында дип тә әйтер идем. Ул – минем миссиям. Шуның белән янып яшим. Бер атна мәҗлестә эшләмәсәм, энергиям сула башлый. Мин бит анда яңа кешеләр белән дә танышам, алар белән аралашу юлларын эзләргә өйрәнәм. Бу – миңа камилләшү өчен дә бер мөмкинлек. Үземнең яңа якларымны ачарга да булыша. 

– Мәҗлес алып баруның иң зур авырлыгы нинди?

– Иң зур авырлыгы – мәҗлес тәмамланып, бөтен кунаклар таралышканнан соң, җыенып өйгә кайтып китү. Башка бер авырлыгын да сизмим. Хәзер мәҗлесләрдә тәртип күбрәк. Күбрәк хәләл мәҗлесләр уздыра башладылар.  

– Иҗат кешесе буларак киләчәккә максатың нинди?

– Дөресен генә әйткәндә, мин бу турыда ни өчендер утырып уйлаганым да юк. Ничек бара, шулай барсын, барысы да Аллаһ кулында дип саныйм. Шоу-бизнеска тулысынча кереп китү язган булса, димәк, шулай булачак. Ул турыда артык борчылып, төшенкелеккә бирелеп утырасым килми, вакыт та юк. Минем яраткан эшем бар. Алга ниндидер зур максатлар, планнар куеп яшәмим. Җайлап кына үз юлым белән атлыйм.

– Кулыңа янчык белән акча тоттырсалар, син аны шоу-бизнеста үсеш өчен тотар идеңме, әллә...

– Әйе, үземнең төркемемне төзеп, берәр шоу-программа ясап, гастрольләргә чыгар идем.

– Гаиләң белән дә якыннанрак таныштыр әле. Алар син сайлаган юлны хуплыймы?

– Ирем – полиция хезмәткәре. Кызыбыз 10 нчы сыйныфта белем ала. Ирем дә тумышы белән Тәтеш районыннан. Мин сайлаган юлны гаиләм тулысынча хуплый, дип әйтә алмыйм. Ләкин каршы да түгел.

– Синең өчен тормыш мәгънәсе нидән гыйбарәт?

– Бу сорауга җавап табу җиңел түгел. Минем өчен беренче урында – балам, икенче урында – мәхәббәт. Бу ир-ат һәм хатын-кыз мәхәббәте генә түгел, ә тормышны ярату. Минем өчен яшәү мәгънәсе шулардыр.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

  

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре