Бу шом һәм стресска бәйле, диләр. Социаль челтәрләрдә чамасыз утыру да шуңа китерә. Халыкның иртәгәсе көнгә хәвефләнеп каравы аңлашыла: бәяләр күтәрелә, штрафлар арта, салымнарны өстиләр, эшсез калу курыкынычы үсә…
Штрафлар дигәннән, коммунистлар җитәкчесе Зюганов бу уңайдан күптән түгел генә: «Кая гына төртсәң дә штрафлар, озакламый штрафбатта яшәрбез, ахрысы», – дип канәгатьсезлек белдерде. Саклансаң, штрафлардан имин калып булыр бәлки, ә менә салымнар һәм һәм тарифлардан котылу юк. «Берләшкән Торак-коммуналь Совет» дип аталган ТКХ предприятиеләре ассоциациясенең башкаручы директоры Марк Геллер «Интерфакс» агентлыгына: «Россиядә коммуналь хезмәтләр өчен чын бәясеннән 50 процентка кадәр кимрәк түләнә», – дип белдергән. Аның тел төбе аңлаешлы: тарифларны ике тапкыр күтәрергә кирәк. Кызык мәсьәлә бу.
Моннан унбиш еллар тирәсе элек коммуналь хезмәтләр өчен түләүне йөз процентка җиткергәннәр иде. Шуннан соң тарифлар ел саен күтәрелеп барды. Һәм без тагын түләп җиткермибез булып чыга. Тарифларны өч тапкыр арттырсаң да, акча барыбер җитмәчәк. Геллер, тузган канализация челтәрләре әнә-менә массакүләм рәвештә җимерелә башлаячак, дип куркыта. Шуңа күрә түләүләрне ашыгыч рәвештә арттырырга өнди.
Акча технологик үсеш өчен дә җитми. «Ведомости» газетасы хөкүмәтнең кайбер төр электрон продукциягә технологик җыем кертүне хуплавын хәбәр итә. Импорт гаджет алсаң да, үзбездә җитештерелгәненә тиенсәң дә, өстәп түлисе. Безнең акчаны инвестициягә әйләндереп, үзебезнең электрониканы җитештерергә җыеналар. Акчасын җыярлар җыюын, җитештерү генә барыбер аксаудан туктамас.
Дәүләт Думасы депутаты Николай Арефьев та бу уңайдан канәгатьсезлек белдерде, «фәкыйрь халык кесәсеннән акча эзләү» дип атады, социаль шартлауга китерергә мөмкин дип куркытты.
Илдәге вазгыятьне югары җитәкчелек аңлый. Ничек итеп булса да, Украинадагы конфликтны туктатып, санкцияләр боҗрасыннан чыгу кирәк. Дмитрий Песков, гомуми фикерне берләштереп: «Мәскәү Украинадагы конфликтның мөмкин кадәр тизрәк төгәлләнүен тели», – диде.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез