Газетага язылу

Якын Көнчыгыш янгыны көчәйгәндә

Үткән шимбәдә башланган Израиль–АКШ–Иран өчпочмагы сугышы бүген күппочмаклы конфликтка әйләнергә вәгъдә итә.

Хәзер үк инде аны трапеция (дүртпочмаклык), гескагон (алтыпочмаклык), октагон (сигезпочмаклык) дип атасаң да ярый, ягъни төбәктә күп дәүләтләрнең мәнфәгате кисешә һәм алар турыдан-туры да, астыртын-яшерен рәвештә дә канлы уенда катнаша. Бу язмада автор шул канлы туйның асыл сәбәпләрен ачарга тырыша.

 

Якын Көнчыгышның зур тартыш мәйданына әвереләсен һәм безнең барыбыз өчен гадәттән тыш авырлыклар вәгъдә итәчәген күптәннән язып киләбез. 2019 елның декабрендә: «Киеренкелек Якын Көнчыгыш сызыгы буйлап көчәячәк… Киеренкелекне Согуд Гарәбстаны туфрагына да тартып китерергә омтылышлар көчле булыр», – дип язганбыз. 2022 елда: «Бар ислам дөньясында тектоник плитәләрнең көчле хәрәкәте көтелә», – дигән фикер әйткәнбез. 2025 елга фаразларда: «Вакыйгалар динамикасы Якын Көнчыгышка күчәр дип уйлыйбыз», – дигәнбез. «Безнең киләчәк тормышыбызга шундагы вакыйгалар тирән эз салачак», – дип тә өстәгәнбез әле. 2020 елның маенда без фиат валюталарның чүпкә әйләнәчәген алдан күреп: «Бердәнбер ышанычлы актив – алтын, билгеле», – дигән фикер уздырдык. Ул чакта алтын 1700 доллар торган, хәзер 5 меңлек чикне узып, 6 меңгә таба хәрәкәт итә. Алтын белән без язачак тема арасында туры бәйләнеш бар, шуңа искә алуым. Үткән елның июнендә канлы конфликтның Иран белән генә чикләнмәячәген: «Ул төбәктә сугыш спирале көчәячәк, әлбәттә. Конфликт мәйданына Төркия, Пакыстан кебек илләрне, гарәпләрнең нефть державаларын тартып кертергә тырышачаклар», – дигән юлларга бүгенге вакыйгаларның старты турындагы фикер салганбыз.

 

Югарыдагы фикерләрне соңгы көннәр вакыйгалары раслый. Карагыз: Согуд Гарәбстаны өстенә дроннар һәм ракеталар оча. Нефть объектларына ут каба, кунакханәләр һәм торак йортлар шартлый. Берләшкән Гарәп Әмирлекләре аеруча каты һөҗүмгә дучар булды: ял итәргә килгән туристлар кая кереп качарга белмәде. Илнең Фүҗәйрә порты һәм шул төбәктәге нефть эшкәртү заводлары фарсылар үчен татыды. Фүҗәйрә порты Һүрмүз бугазына кермичә генә нефть ташырга мөмкинлек бирә иде, ул ябылды. Һүрмүз бугазында танкерларга ут каба. Кувейтта Америка базалары чәлпәрәмә килә. Катар – сыекландырган газ җитештерү буенча дөньякүләм лидер – газ җитештерүне туктатты. Иорданиянең бердәнбер порты Аккабага фарсы ракетасы төште. Мондый чакта конфликт мәйданына әйләнә торган Гыйрак, Ливан кебек илләрне атап тормыйк. Пакыстан Тәһранны, Согуд Гарәбстанын яклап, сугышка кушылачагын әйтеп кисәтте, ике ил арасында үзара яклашу турында килешү барлыгын искәртте. Төрек дипломатлары Кара диңгез буе державасының да нейтраль калмаячагын әйттеләр.

Кыскасы, бөтен төбәк илләре зур сугыш канонадаларына үз тавышын кушарга мөмкин. Израиль һәм Америка нәкъ менә шуны телиләр дә инде: гарәпләрне Иранга һөҗүм ясарга чакыралар. Чакырып кына калсалар, эш шуның белән төгәлләнер иде бәлки. Израиль разведкасы төбәккә ут төртү өчен мәкерле эшчәнлек алып бара. Үткән тәүлекләрдә Согуд Гарәбстанының Рәәс Тәнура нефть эшкәртү заводы ракета һөҗүменә дучар булды. Фарсы төбәгеннән очкан ракеталар хорында бер ракетаның стратегик объектка барып тиюе артык гаҗәп түгел шикелле. Әмма гарәп социаль челтәрләре шаулый: Якын Көнчыгыштагы нефть инфраструктурасына һөҗүмнәрне чынлыкта Израиль башкара, аларны Иран һөҗүмнәре итеп күрсәтә һәм моны еракка исәпләнгән максатлар белән эшли, диләр.

 

Социаль челтәрләргә таяну ышанычлы түгел түгелен дә. Танылган Америка журналисты, 2024 елда Путиннан интервью алган Такер Карлсон: «Үткән төнне Катар һәм Согуд Гарәбстанында хакимият Моссад агентларын кулга алды, алар шул илләрдә террорчылык гамәлләре башкарырга ниятләгән булган. Бик сәер хәл. Бу аңлашылмый. Ни өчен Израиль кешеләренә Фарсы култыгының ике илендә – аларга Иран тарафыннан һөҗүмнәр дә ясала торган илләрдә – террор гамәлләре оештырырга кирәк? Алар бит бер якта түгелме соң? Юк. Израиль Иранга, Катарга, Әмирлекләргә, Согуд Гарәбстанына, Бәһрәйнга, Оманга һәм Кувейтка зыян китерергә тели. Һәм алар моңа ирешә», – дигән җәнҗаллы белдерү ясады.

 

Нетаньяху, бөтен Якын Көнчыгышны кулга төшереп, Бөек Израиль дәүләте төзергә ниятләвен яшерми әйтте бит инде. Шулай булгач, астыртын гамәлләрнең нияте аңлашылмыймыни?

Якын Көнчыгышта башланган зур янгынны дини конфликт, мистик билге-символга әверелдерергә көчле омтылыш бара. Америкада яшәүче сиончы активист, инфлюсер (җәмәгатьчелек фикеренә көчле йогынты ясаучы кеше) Лора ЛумерТрампны ислам диненә каршы сугыш башларга өнди. Дәүләт департаментында Лумердан башка да бу идеяне алга этүчеләр җитәрлек. Алар әлегә аны ачыктан-ачык әйтми, әмма хәрбиләрне психологик яктан эшкәртү бара. АКШ командованиесе Трампны «Гайсә тарафыннан сайланган» дип пропагандалый һәм Иран белән сугышны «Аллаһы планы»ның өлеше итеп күрсәтә. Америка солдатларына Президент Трампны Гайсә сайлаган һәм аңа Иранда сугыш башлау миссиясе йөкләнгән, бу «Армагеддон»ны башлап җибәрү һәм Мәсихнең икенче килүен якынлаштыру өчен кирәк дигән фикер сеңдерелә. Автор бу мәгълүматны бармактан суырмады. Күп санлы Америка хәрбиләре бу уңайдан Military Religious Freedom Foundation – АКШта хәрбиләр арасында дин иреге һәм дәүләттән динне аеруны күзәтә торган коммерциягә карамаган оешмага шикаять белдергән. Бу хакта дөнья матбугаты, аерым алганда, Asia Times – Гонконгтагы халыкара онлайн мәгълүмат һәм аналитика платформасы һәм Military.com – АКШ хәрбиләре өчен махсус ресурс яза.

Трампка бөтен дөнья байлыгын кулга төшерергә кирәк, Венесуэла нефтен дә, фарсыныкын да, гарәпнекен дә үзе сатарга тиеш дигән нияте көчле. Россия байлыкларына да исәп тота. Шулардан башка АКШ әҗәтен каплап, долларны саклап булмый. Бик зур тартышлы дәвергә кереп баруыбызны аңлыйсыздыр. Сербия Президенты Вучич: «Нефть бәяләре безнең барыбызны да һәлак итәчәк», – дип чаң суга, ул өлешчә хаклы.

                           

 

 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре