Бу инде капма-каршы җенесләрнең аралашу мөмкинлекләрен һәм чикләрен бөтенләй киңәйтеп җибәрде. Шуңа карамастан, гаилә кору өчен танышу зур мөшкеллеккә әверелә бара.
Гадәттә пропаганда бу проблеманы әйләнеп үтәргә тырыша, хәзер яшьләр гаилә корырга теләми дигән аклану уйлап таба. Әмма Казанда бер оешма үткәргән сораштырулар шуны күрсәтә: ялгызакларның 58 проценты быел ук гаилә корырга тели, тагын 25 проценты гаилә кору өчен танышуга омтыла. Аяусыз статистика исә саннарның гел начараюын күрсәтә. 2002 елда 44 яшькә җиткән 1 мең кешегә беркайчан да гаилә кормаган 61 зат туры килсә, 2020 елга андыйлар 92 гә җиткән. Беркайчан да гаилә кормаган ирләр саны 2002 елда мең иргә 70 туры килсә, 2020 елда 104 кә кадәр үскән.
Аерылышулар статистикасының чүпрә кебек кабаруын искә алсак, гаилә институтының җимерелеп баруын күрә алабыз. Бу гомумдөнья тенденциясе һәм депопуляция белән яный. Янап кына да калмый, үрчүнең коточкыч темплар белән кимүе алга киткән илләрдә чынбарлыкның бер фактына әйләнде. Алга киткән илләрдә тагын бер күренеш күзгә ташлана: җенси активлыкның кимүе – sex recession мәйданга чыга. АКШта үткәрелгән берничә зур тикшеренүдә шул ачыкланган: 18–30 яшьлекләр арасында соңгы елда бөтенләй җенси мөнәсәбәттә булмаганнар өлеше 1990 нчы еллар белән чагыштырганда сизелерлек арткан. Бу аеруча яшь ир-атлар арасында күзәтелә. Шундый ук тенденция Япония, Көньяк Корея, Финляндия, Швеция, Бөекбритания кебек илләрдә теркәлгән. Ясалма акыл моны «проблема ешрак теләк булмауда түгел, ә партнер табуның авырлашуында» дип аңлата. Машина тагын берничә сәбәпне аерып чыгара: яшьләр буш вакытның зур өлешен социаль челтәрләрдә, видеоларда һәм уеннарда үткәрә, ди, мәсәлән. Психологик борчылу, икътисадый тотрыксызлык, порнографиянең киң таралуы, кыйммәтләрнең үзгәрүе кебек сәбәпләрне алга этә. Индустриаль җәмгыятьләр ни өчен мәйданга чыга әле? Кешеләр мул тормышта яшәсен һәм бәхетле булсын өчен. Җан башына туры килә торган байлык күләме ягыннан лидерлыкка чыккан индустриаль илләр ни өчен депрессия, борчылу, үз-үзеңә ышанмау кебек халәтләрдән интегә соң әле алайса? Бөтен ишекләр ачык булуга карамастан, хәтта танышу проблемасын да хәл итә алмыйлар.
Бу юлларның авторы ясалма интеллект аерып чыгарган «партнер табуның авырлашуы» дигән проблемага киңрәк тукталырга тели. Игътибар итик: Көнбатыш җәмгыятьләрдә ир яки хатын эзләмиләр, «партнер» эзлиләр. Гаилә институтының юкка чыгуы дигән мәсьәлә үзенең бер очы белән нәкъ менә шул сүзгә барып ялгана да инде. Ир яки хатынны гадәттә гомерлеккә дип эзлисең бит инде. Бергә балалар үстерү, бергә картаю, бергә бәхетле булу дигән максатларны үз алдыңа куясың. Партнер исә ул бүген бар, иртәгә юк та була ала, аны бик җиңел генә алыштырырга мөмкин, чөнки мөнәсәбәтләрнең ул формасында абсолют тигезлек хөкем сөрә. «Кем баш, кем муен?» дигән сорау бөтенләй тумый. Нәкъ менә шуңа күрә рәсми никахтан башка гына яшәү киң тарала. Мөнәсәбәтләрне өзү җиңел, җилкәдә бернинди дә йөк юк. Менә шундый партнерны табу да ирекле җәмгыятьләрдә авыр мәшәкатькә әйләнгән. Хәтта җенси теләкне очраклы рәвештә канәгатьләндерү дә кыенлашкан.
Газета хәбәрчесенә ышанмаска булдыра аласыз, тенденциозлыкта гаепли аласыз, әмма ул Көнбатышта таралган терминнар белән эш итә. Sex recession дигән атаманы мин уйлап чыгармадым. Ярый, хуш. Хәзерге җәмгыятьләрдә ялгызлык мәсьәләсен ничек хәл итәргә җыеналар соң? «Гомер буе бер дә өйләнмәгән яки кияүгә чыкмаган кешеләр саны кайсы илләрдә күзәтелә?» дигән сорауның җавабы кызык. Алар – Көнчыгыш Азиянең икътисад гигантларында. Лидер ил – Япония, аннан соң Көньяк Корея, Сингапур, Тайвань һәм Гонконг киләләр. Шуңа күрә яшьләр матди кыенлык сәбәпле гаилә кора алмый дигән сылтауны читкә куябыз. Җан башына туры килгән керемнәр никадәр зуррак булса, гаилә коручылар саны шулкадәр кимрәк, дип әйтсәк, зур хата ясамабыздыр, мөгаен.
Матди тәэмин ителеше һәм социаль яклау чаралары ягыннан безгә өлге булырлык Финляндиядә дә, мәсәлән, капма-каршы җенесләр үзара танышуның катлаулы һәм авыр булуыннан зарлана. Илдәге барлык хуҗалыкларның 47 проценты – бер кешелек хуҗалыклар. Ягъни һәр ике йортның берсендә бер генә кеше яши диярлек.
Аптырагач, финнар шундый кагыйдә кертеп карады: кайбер супермаркетларда танышырга теләгән ялгызаклар өчен махсус алсу кәрзиннәр куя башладылар. Алсу кәрзин тоткан кеше: «Мин ялгыз, танышуга каршы түгел», – дигән тыныч сигнал бирә. Шулай итеп, кешеләр бер-берсен уңайсыз хәлгә куймыйча гына сүз башлый ала, янәсе. Экспериментның файдасын раслый торган дәлилләр әлегә юк.
Танышу проблемасын хәл итүдә Россия чиновниклары һәм сәясәтчеләре дә зур активлык күрсәтә соңгы вакытларда. Иҗади фикерләр, креатив идеяләр яңгыр булып ява. Петербург икътисад форумында Федерация Советы рәисе Валетина Матвиенко бизнесны ялгызак хезмәткәрләр өчен танышу кичәләре оештырырга чакырды. Инициативаның икътисад форумында яңгыравы ялгызлыкның матди категориягә әверелүен раслый.
Ялгыз хатыннарга җомга көнен ял көне итү тәкъдиме дә җәмәгатьчелек игътибарына тәкъдим ителде. Идея авторлары фикеренчә, өстәмә ял хатын-кызга очрашуларга йөрү һәм шәхси тормышны җайга салу мөмкинлеген бирәчәк һәм бу киләчәктә демографиягә уңай тәэсир итәчәк икән. Федерация Советының финанс базарлары комитеты әгъзасы Вадим Деньгин ялгызаклар өчен махсус дәүләт санаторийлары идеясен байрак итеп күтәрде. Ял итәргә барган җирдән гаиләле булып кайтырлар дип өметләнә. Ямьсезрәк тәкъдимнәр дә бар. Аларын газета битендә чыгарып селкерлек түгел. Инициаторлар проблеманың асылын аңламый, шуңа күрә нәтиҗәсе өметсез.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез