• Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

Ялгызларның да бар хакы...

Матур тормышта яшәүче үрнәк гаиләләр турында күп укырга да, язарга да туры килә. Быел бигрәк тә. Нәрсә дисәң дә, Гаилә елы бит. Өстәвенә бәйгеләр дә үткәрәбез. Һәрберсе күз уңында. Номинацияләре дә «көлеп» тора: күркәм гаилә, ишле бәхет...

Барысы да күңелгә ятышлы, рәхәтлек бирә, әлбәттә. Тик менә шуңа бәйле бер күренеш һич кенә дә исемнән чыкмый. Моннан берничә ел элек бер авылга Сабантуйга кайткан идем. Журналистның гадәте шундый бит инде: кая барса да, кулына каләм ала. Бәйрәм вакытында 50, 55, 60 ел бергә яшәгән гаиләләрне бүләкләделәр. Бик күңелле булган иде ул. Мәйданга юбилярлар чакырылганнан соң, чәчәк бәйләмнәре тотып, балалары, оныклары әти-әнисе янына елыштылар. Җитәкчеләр бүләкләр бирде. 50 ел бергә яшәгән бер пар мин кайткан йортның күршеләре булып чыкты. Өйләренә керсәм, шау-гөр килеп, бәйрәмне дәвам иттереп, өстәл янында утыралар. Әтиләре белән әниләре тормышларында булган кызык-мызыкны бер-бер артлы сөйләп кенә торалар. Барысы да шырык-шырык көләләр. Кыскасы, нәрсәдер сорап, әңгәмә корасы да булмады. Соңыннан барысын бергә урамга ияртеп чыктым да фотога төшердем.

Ә күршедәге йортның капка төбендә ялгыз гына бер әби утыра иде. Безнең шау-гөр килгәнне күреп тора бит инде. Хәл белешергә дип, аның янына да кагыласы иттем. Күршеләре турында да сүз каттым.

– Безнең әни: «Ирле кеше – чинлы кеше, ирсез кеше – чирле кеше», – дип әйтә торган иде. Ирле кешенең барыбер рәхәт инде. Гомере буена ир ышыгында да яши, шуның өчен мәйданга чакырып, бүләк тә бирәләр, – дип сөйләп китте ул. – Күпсенеп әйтүем түгел. Күршеләрем бик әйбәт. Аллага шөкер, тигез гомер итәләр. Шатланып туя алмыйм. Әмма бүген барыбер бик уйланып калдым әле. Минем ирем колхоз эшендә чагында имгәнеп үлеп китте. Ике баланы ялгызым күтәрдем. Безнең дә яши башлавыбызга быел 50 ел тулган булыр иде. Ничектер шулай куелган бит инде: безнең кебек тормыш арбасын ялгыз тартучылар исәпкә бар, санга юк кебек килеп чыга.

Бу сүзләр бик уйландырган иде мине. Хәзер дә шулай ул. Әбинең дә тормышы начар түгел. Балалары тормыш корды. Оныклар белән атна саен әниләре янына кайталар. Кышы зәмһәрир салкыннардан да интекми ул. Балалары алып китәргә, кунак итәргә генә тора. Әмма күңеле барыбер китек. Аның тормышы турында да язган идем мин газетага. Гаиләләре гөр килеп торса да, рубриканы «язмыш» дип куярга туры килгәнен хәтерлим. Нишлисең, ялгызлар язмыш категориясенә керә шул. Шулай да ирләрен югалткан, сабырлыгын җуймыйча, берүзе менә дигән балалар тәрбияләп үстергән әниләргә аерым хөрмәт күрсәтәсе килә. Авылларда, бигрәк тә Сабантуйларда бу мөмкин эш бит. Анда һәр капканы ачып карарга, ялгышмаска була. Барысы да күз алдында. Мәсәлән, юбилейлары уңаеннан котласаң, нинди матур күренеш булыр иде. Тормышның ачысын-төчесен күргән әниләр дә мәйданга чыксын, балалары, оныклары чәчәк бәйләмнәре күтәреп, аның тирәсенә елышсын иде. Аларның моңа хакы бар.

Фото бизәү өчен генә бирелде

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре