Газетага язылу

Яңа ел төнендә Татарстанда 18 бала туган

Татарстанда соңгы тәүлектә (31 декабрь 8:00 – 1 гыйнвар 8:00) 47 бала дөньяга килгән. Бу хакта республика сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Яңа туган балалар арасында 21 малай һәм 26 кыз.

Яңа ел төнендә, төн уртасыннан 8.00 сәгатькә кадәр, төбәктә 18 бала туган: 8 малай һәм 10 кыз.

2026 елда беренче булып берьюлы - 0.45 тә дөньяга килгән ике малай булды. Бер баланың авырлыгы 2,8 кг тәшкил итә, икенчесе зуррак - 4 кг.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре