Газетага язылу

Ярамир Низаметдинов: «Йөрәгем Казанда калды...»

Себердә туып үскән татар егете Ярамир Низаметдиновны яхшы хәтерлисездер. Тенор тавышлы җырчы халык җырларын да, классик әсәрләрне дә югары дәрәҗәдә башкара. Казан консерваториясен тәмамлаган сәләтле артист көннәрнең берендә сәхнәдә дә, телевидениедә дә күренми башлады. Юк, Ярамир Низаметдинов иҗаттан ераклашмады, киресенчә, ул тагын да югарырак үргә атлый.

Ярамир Низаметдинов: «Йөрәгем Казанда калды...»

Татар егете башта «Санкт-Петербург Опера» театрында әйдәп баручы солистларның берсе булды. Хәзер инде атаклы Мария театрында эшли. Анда эләгү – җырчының күптәнге хыялы. Ул моңа ничек ирешә?

– Ярамир, Курган өлкәсенең Йолдыз авылында туып үскән гап-гади авыл баласының Мария театрына эләгүе могҗизага тиң инде ул. Шундый танылган театрның ышанычын яулау җиңел булмагандыр?

– Мария театрында җырлау минем күптәнге хыялым иде. Казан консерваториясендә укыганда ук анда эшләү турында уйландым. Һәм 5 нче курста, юлларын табып, театрга барып, тавышымны тыңлатып та карадым. Ләкин ул вакытта Мария театры өчен «өлгереп җитмәгән» идем шул. Алмадылар. Ләкин мин барыбер бу театрда эшләячәкмен, дип үземә максат куйдым. М. Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрында Резедә Әхиярова һәм Ренат Харис иҗат иткән «Сөембикә» операсында җырладым. Шул вакытта Россиянең халык артисты Юрий Александров мине үзе җитәкләгән «Санкт-Петербург Опера» театрына эшкә чакырды. Бер ел дәвамында барысын да уйлаганнан соң, үз иҗатымны тулысынча академик музыкага, операга багышларга кирәк дигән карарга килдем һәм Санкт-Петербург шәһәренә күчеп киттем. Анда да Мария театры минем уемнан чыкмады. Тик анда тыңлап караулар беркайчан да ачык форматта оештырылмый. Театрга килеп эләккән артистларның һәрберсенең – үз юлы.

П. Чайковскийның «Евгений Онегин» операсында Ленский ролендә, режиссер Ю.Темирканов, Мария театры, фотограф Михаил Вильчук

– Анда эшләүче артист нинди булырга тиеш соң?

– Мария театрына эләгү өчен, син бар яктан да аларга туры килергә тиеш: тавышың да, холкың да, кешелек сыйфатларың да. Мин инде «Санкт-Петербург Опера» театрында 4 ел эшли идем. Бервакыт филармониядә концертта чыгыш ясарга туры килде. Шунда минем яныма бер хатын-кыз килде дә: «Сиңа бу тавышың белән Мария театрында эшләргә кирәк», – диде һәм тавышымны тыңлатып карарга киңәш итеп, телефон номеры бирде. Мин ул кеше белән хәбәрләштем. Бер айдан соң миңа «Иртәгә кил», – дип шалтыраттылар. Бардым, тавышымны тыңлап карадылар һәм миңа Моцарт операсыннан Бельмонте партиясен өйрәнергә куштылар. Аның премьерасы 2023 елның маенда иде. Ләкин мине артистлар исемлегенә кертмәделәр. Шуның белән шул. Ярты елдан соң гына чираттагы премьерадан партия бирүләре хакында хәбәр килде. Оркестр белән репетиция ясаганда, театрның сәнгать җитәкчесе Валерий Гергиев килеп керде. Ул миңа кайбер урыннарын ничек җырларга кирәклеген аңлатты һәм: «Сез бик өметле», – диде. Бу минем Валерий Абисаловичны менә шулай янәшәмдә үз гомеремдә беренче тапкыр күрүем иде. Бик дулкынландым да, борчылдым да. Ике көннән миңа шалтыратып, театрга эшкә алуларын әйттеләр.

– Ә коллектив сине ничек кабул итте?

– Хезмәттәшләр бик яхшы кабул итте, уртак телне тиз таптык. Мин монда килгәч, күп эшли башладым. Беренче 4–5 айда ул режимга ияләшәсе авыррак та булды. Ләкин миңа анда рәхәт. Театрда өч сәхнә.

Эшли башлаган вакытта мин көн саен тарихи бина сәхнәсенә килеп йөрдем. Монда күпме бөек опера һәм балет артистлары чыгыш ясаган бит, дип уйланып басып тора идем. Миңа бу халәтем ниндидер җиңеллек бирә, бар арыганнарым югала иде. Бер ялгансыз, көнгә егермешәр сәгать эшләгән чаклар булды.

Мин үземә бирелгән партияләрне өйрәнү белән генә яшәдем. Анда сиңа элек җырлаган партияләрне бирмиләр, яңаларын үзләштерергә кирәк.

– Инде ничәләп партия башкарасың?

– Әгәр барысын да санасаң, 25 ләп. Мария театрында ел ярым вакыт эчендә 11 партияне җырладым. Шуларның бишесе – премьералар. Бу театрда хезмәт итү нәтиҗәсендә, мин хәзер Россиянең Зур театрында да чакырылган солист булып эшлим. 2024 елның җәендә мине Михаил Глинканың «Руслан һәм Людмила» операсында Финна партиясен башкарырга гастрольләргә алдылар. Шуннан соң Зур театр «Князь Игорь» операсында Владимир партиясен башкарырга чакырды. Шулай итеп, мин анда да солист буларак хезмәт итәм.

Дж.Вердиның «Аида» операсында Радамес ролендә, режиссер Джанкарло Дель Монако, Мария театры, фотограф Михаил Вильчук

– Иҗади тормышта кайнап, вакытың булмаса да, Казанны сагынып искә алган чакларың бармы?

– Минем җаным, йөрәгем барыбер Казанда калды. Анда кайтсам, үземне туган авылымда, өемдә кебек хис итәм. Кая барсам да, татар җырлары яңгырый, туган телебездә сөйләшәләр. Телебез бик матур, ул бит җырлап тора. Шуңа да бездә җырчылар күп, дип уйлыйм. Кешеләр матур, хатын-кызлар зәвык белән киенә. Безнең татарда тәрбия барлыгы сизелә. Ул бит каядыр чыгып киткәч, чагыштырып караганда яхшырак күренә. Казаныбызга бик еш кайта алмыйм шул.

– Шундый танылган, мәртәбәле театрда эшләсәң дә, туган телеңне, татар халык җырларын онытмыйсың. Чит илләргә гастрольләргә барганда да татарча җырлыйсың, дип ишеттем.

– Кайда гына яшәсәм дә, татар булуымнан туктамыйм. Халкыбызның гореф-гадәтләрен, сәнгатен хөрмәт итәм. Шундый бер хыялым бар: Казанга кайтып, Опера һәм балет театрында концертымны оештырасым килә. Татар композиторларының романсларын, татарча арияләр, халык җырларын башкарыр идем. Мин дәү әти белән дәү әниемнең халык җырларын җырлаганын тыңлап үстем. Шуңа алар күңелемә сеңгән. Кая гына барсам да, мин үз телемдә җырларга тырышам. Башка милләт кешеләре булган очрашуларда да классик әсәрләребезне горурланып башкарам. Сербиянең Белград шәһәренә гастрольгә баргач, «Санкт-Петербург Опера» театрының сәнгать җитәкчесе Юрий Александров андагы тамашачы каршында татарча милли җырыбызны башкарырга кушты. Мин «Уел»ны җырладым. Яшермим, бар да сокланып тыңлады, алкышларга күмделәр. Дүшәнбедә гастроль вакытында матбугат конференциясендә катнаштык. Анда да җырларга куштылар. Мин «Ахун авылы көе»н башкардым. Бу – безнең Фердинанд абый Сәлахов белән башкарган дуэтыбыз. Аны да алкышлар белән бик җылы кабул иттеләр. Татарча җырлавымны үтенсәләр, мин Рөстәм Яхин романсларын, Сара Садыйкова җырларын башкарырга яратам. Язга Санкт-Петербургта шәхси концертымны оештырырга уйлыйм. Анда да программага халкыбыз җырларын, классик әсәрләрен кертергә телим.

В. Беллининың «Норма» операсында Поллион ролендә, Мария театры, фотограф Наташа Разина

– Башың белән иҗатка чумгач, гаиләңә вакыт та калмыйдыр кебек.

– Аллага шөкер, инде икенче улыбыз туды. Хатыным Асия белән Әмирхан һәм Кәрим улларыбызны тәрбиялибез. Эш вакытны күп алса да, тырышам. Аларга да халык җырларын ишетсеннәр дип җырлыйм, гореф-гадәтләребезне дә сөйлим, догалар да өйрәтәм. Хатыным милли ризыкларыбызны пешерә. Балалар да күреп үссен. Аларга төп игътибар кечкенә чагында күбрәк булырга тиеш. Бергәләп ял итәргә тырышабыз. Эшемне ничек кенә яратсам да, минем өчен беренче урында – гаиләм, якыннарым, туганнарым.

– Әти-әниең янына да кайтасы киләдер...

– Яңа ел каникулында бераз буш көннәр барлыкка килде. Быел искечә Яңа елны әти-әни янында каршы алу бәхете елмайды. Туган йортыма кайтып килә алуыма, якыннарым белән очрашуга бик шатландым. Балачак хатирәләре шунда саклана. Әнием пешергән тәмле ризыкларны ашау – үзе бәхет. Мин аннан көч алып киләм. Әти-әнинең исән-сау булуына сөенәм. Әни башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли иде. Инде лаеклы ялда. Эшен сагына. Үзенә яңа шөгыль тапкан, кул эшләренә тотынган.

– Туган авылың Йолдызда бик зур янгын чыгып, берничә йорт кына янмый калган иде. Бүген Йолдыз ни хәлдә?

– Ул вакыттагы фаҗига әле хәзер дә күңелдә авыр бер хатирә булып саклана. Татарстанга бик зур рәхмәт, мондагы татарларга авылны яңадан торгызырга ярдәм иттеләр. Башка өлкәләр дә булышты. Йолдыз халкы фаҗигасенә беркем дә битараф калмады. Авылыбыз яңадан торгызылды. Янәшәсендә бик матур урманнар иде. Кызганыч, янгыннан соң тирә-юнь бушап калды. Авыл яши. Янгыннан соң шәһәргә күчеп киткәннәр дә бар иде, күбесе кире кайтты, йортларын торгызалар.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре