Газетага язылу

Язгы кыр эшләренең барышы белән таныштырдылар

Язгы кыр эшләренең барышы, терлек азыгы җыю техникасын ремонтлау һәм яшелчә культуралары орлыкларын халыкка җиткерү турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.

Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов катнашты.

Көзге культураларны тукландыру 190 мең гектар мәйданда башкарылган - бу планнан 40%. Күпьеллык үләннәргә 60 мең га яисә планнан 20% мәйданда ашлама кертелгән. Тукландыруга республиканың барлык районнарында да керешкәннәр. Тәтеш районы 5,5 мең га мәйданда күпьеллык үләннәрне тукландыруны төгәлләгән инде, шушы көннәрдә уҗымнарны тукландыруны да төгәлли.

Туфракта тупланган дымны саклап калу өчен тырмалау - бик мөһим агроалым. Республиканың 41 районында тырмалауга керешкәннәр. Барысы 2 млн 360 мең га мәйданда дым каплатасы бар. Моның өчен хуҗалыкларда 3600 тырмалау агрегаты бар, аларның гомуми көнлек потенциалы 190 мең гектардан артык.

Республиканың унбер районында чәчү эшләренә керешкәннәр. Гомумән алганда, быелга сабан чәчү планы 1 млн 730 мең га тәшкил итә, шулардан 820 мең га - бөртекле һәм 680 мең га - техник культуралар.

Агымдагы ел уңышы өчен барлыгы 440 мең тонна минераль ашлама сатып алынган, бу гектарга уртача 74,4 кг тәэсир итүче матдә. Узган 2 атнада өстәмә рәвештә 42 мең тонна ашлама кергән.

Сатып алынган орлыкларны хуҗадыкларга кайтару дәвам итә. Хуҗалыкларга 86 мең көнбагыш, 115 мең кукуруз чәчү берәмлеге кайтарылган. Шикәр чөгендере буенча орлыкларның 70%ы хуҗалыкларга кайтарылган.

Бүгенге көндә хуҗалыкларга 2,4 млрд сум дәүләт ярдәме китерелгән. Хәзерге вакытта федераль бюджеттан финансланучы барлык юнәлешләр буенча диярлек сайлап алулар игълан ителгән һәм 1 майга кадәр тагын 1 млрд 300 млн сум күчереләчәк. Ташламалы кредитлау программасы буенча хуҗалыкларга 14,3 млрд сумлык кыска сроклы 126 кредит һәм 3,3 млрд сумлык 13 инвестиция кредиты бирелгән инде.

Ел саен якынча 15 майда хуҗалыкларда терлек азыгы әзерләүгә керешәләр. 10 майга терлек азыгы җыю техникасын ремонтлап бетерү бурычы тора, 12 майдан аларны комиссион кабул итү планлаштырыла. Вакытында терлек азыгы әзерләү өчен тагын 215 терлек азыгы җыю комбайнын, 150 үзйөрешле чапкычны, 280 пресс-җыючыны һәм башка терлек азыгы әзерләү техникасын торгызырга кирәк. Аларның әзерлеге 67% дәрәҗәсендә. Терлек азыгы җыю техникасын ремонтлау өчен 540 млн сумлык запас частьләр сатып алынган, бу 70% тәшкил итә.

Министр хәбәр иткәнчә, республикада авыл халкын элиталы яшелчә орлыклары белән тәэмин итү программасы уңышлы эшләп килә. Орлыкларны ташуны район кулланучылар җәмгыятьләре һәм Татарстан Кулланучылар берлеге кооперативлары өч яклы килешүләр нигезендә оештыра, ә халык арасында бүленеш аларның яшәү шартларын һәм җир кишәрлекләренең булуын исәпкә алып бара. Авыл халкы орлыкларның күп репродукциясе һәм сортлылыгы аркасында уңыш артуын билгеләп үтә. Продукция нигездә шәхси куллануга китә, артканын авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә сату өчен кооперативлар сатып ала. 2025 ел нәтиҗәләре буенча халыктан 157 млн сумлык яшелчә сатып алынган.

Быел бу максатларга 30 млн. сум акча бүлеп бирелгән, шул исәптән беренче тапкыр бәрәңгегә - 10 млн. сум. бу 200 тонна югары сыйфатлы утырту материалы, 600әр кг кишер һәм чөгендер орлыгы, шулай ук 30 тонна суган-чәчүлек сатып алырга мөмкинлек бирәчәк. 15 апрельдән орлыклык бәрәңге өләшү башланган. Май аенда 100 мең данә кәбестә үсентесе бүлү көтелә.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре