"Икенче яртыеллыкта керем кимергә мөмкин"

Глобаль финанс базарындагы түнтәрелешләр, изоляция хәлендә булуга карамастан, Россия фонд базарының да түбәнәюенә китерә. Әмма фонд базары икътисадның хәле турында бик аз сөйли ул. Сишәмбе иртәсендә Япониядән кыйммәтле кәгазьләр бәясенең янә рекордлы темплар белән үсә башлавы турында хәбәрләр килде. Ләкин проблемалар чишелде дигән сүз түгел бу.

Россия статистикасы углеводород керемнәренең зур темплар белән үсүен хәбәр итә. Тармактан бюджетка кергән акча быел җиде айда үткән елның шул чоры белән чагыштырганда 61,6 процентка арткан. Сүзнең триллионлаган сум акча турында баруын аңлыйсыздыр. Төгәлрәк итеп әйтсәк, үткән ел җиде айда углеводородлардан 4,393 трлн сум салым кергән булса, быел керем 7,944 трлн сумга җиткән. «Мондый муллыкны нәрсә тәэмин итте?» дигән сорау тумый калмый. Нефть бәяләре үсте, бу хак. Әмма бәя үсеше аның кадәр зур салым кереме вәгъдә итми. Бәяләрдән дә бигрәк, салымнар үсте. Федераль хөкүмәт аларның шундый схемасын уйлап тапты: дөнья базарында нефть бәясе нинди генә булмасын, нефтьчеләр барыбер салымны әйбәт түли. Моны нигездә файдалы казылмаларга салымның яңа формуласы һәм өстәмә керемгә салым тәэмин итә. Газга һәм нефтькә экспорт пошлиналары да сизелерлек арткан. Иң зур табыш өстәмә керемгә салымныкы. Ул бюджетка акчаны үткән елгы белән чагыштырганда 2,2 тапкыр күбрәк биргән.

«Салымны үткән елгыдан күбрәк түләргә мәҗбүр ителгән нефтьчеләр нишли?» дигән сорауга җавап бар. Йолкынган тавык йомырка салудан туктарга мөмкин бит әле ул. Әмма хөкүмәт бер кулы белән алса, икенче кулы белән бирә дә. Нефтьчеләр демпфер механизмы аша хөкүмәттән акчаны үткән елның шул чоры белән чагыштырганда 72,7 процентка күбрәк алганнар. Демпфер булмаса, аларның югалтуларын без, кулланучылар, күтәрелгән бензин бәясе аша каплар идек. Бензинның биржа бәясе үсә, әмма ягулык салу станцияләрендә ул чагыштырмача тотрыклы тора. Бензин экспортын сентябрь – октябрь айларында да тыю турында карар кабул ителде инде.

Дөнья базарында нефть профициты көтелә. Икенче яртыеллыкта керем кимергә мөмкин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре