Газетага язылу

Икътисадны агарту юлында

Россия тормышы өчен алгы планга Украина конфликтына бәйле мәсьәләләр һәм икътисад проблемалары чыга.

Бездән еракта барган вакыйгалар да тормышбызга нык тәэсир итә, билгеле. Иран тирәсендә барган шау-шу нефть бәясенең күтәрелүенә китерде. Urals сортлы нефть 60 доллардан югарырак бәягә сатыла башлады, дигән хәбәрләр дә бар.

 

Евросоюз исә безнең кара алтынны саттырмау өчен көрәшә. Соңгы көннәрдә алар «түшәм бәя» турындагы кагыйдәне онытып, танкерлар белән ташылган җир маен бөтенләй тыю позициясенә басарга ниятлиләр. Reuters агентлыгы: «2026 елның гыйнварында Көнбатыш санкцияләре һәм сатып алучыларның сак эш итүе аркасында, Россиянең Азиягә нефть һәм мазут экспорты кимеде. Йөкләрнең бер өлеше складларда яки судноларда саклана, ә соңгы билгеләнгән пунктлар еш кына билгесез булып кала», – дип хәбәр итә. РФ Президенты каршындагы Диңгез коллегиясе исә, танкерларны саклау өчен, хәрби кораблар кулланырга җыенуларын яшерми. Киев белән конфликт төгәлләнсә, вазгыять уңай якка үзгәрер иде. Әмма Әбү-Дабида 1 февральдә булырга тиешле өч яклы сөйләшүләр уздырылмады. 31 гыйнвар көнне Путинның махсус вәкиле Кирилл Дмитриев Трампның махсус илчесе Стив Уиткофф белән Флоридада сөйләшүләр алып барды. Әбү-Даби саммиты шуннан соң берникадәр арткарак күчерелде. Килешүнең әлегә кадәр имзаланмавын яклар җир мәсьәләсе буенча уртак фикергә килә алмауларына бәйли. Зеленский, шул мәсьәләне хәл итү өчен, Путин белән очрашуны шарт итеп куя.

 

Ил икътисадында исә финанс проблемалары көннән-көн кискенләшә. Үзәк банк коммерция банкларын бурычлары зур булган эре компанияләрне кредитлаудан туктатырга тырыша, чөнки әҗәтләрен түли алмаячаклар. Өстенлекле ипотека кредитлары бирүдә дә яңалыклар бар: шартлар кырыслана. Автокредитлар 2025 елда 30 процентка кимрәк бирелгән. Хәзерге икътисадның кредитсыз яши алмавын искә тотканда, җитештерүчеләр өчен яхшы вазгыять түгел. Бюджет дефициты да котылгысыз үсә. Бюджетны тутыру өчен, хөкүмәт икътисадны агарту ысулын киңрәк куллануны максат итеп куя. Салым түләмәгән беркем дә калмаска тиеш. Кәгазь акча әйләнешен чикләү бурыч итеп куелды.

                           

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре