Газетага язылу

Икътисадның җимерек нигезе, яки Мәсихне көткәндә

Укучыларның исләренә төшерәм: Трамп инаугурациясе булып, ике атна тирәсе вакыт үткәч, «Ватаным Татарстан»: «Трамп Якын Көнчыгышта сиончылар белән аркадашлыкта зур суеш оештырырга җыенуын яшерми. Җиңел җиңүгә өмет итә», – дигән юллар бастырды.

Икътисадның җимерек нигезе, яки Мәсихне көткәндә

«Ватаным»ның андый фаразлары гадәттә тормышка аша, чөнки без дөньякүләм вакыйгалар үсешенең мантыйгын беләбез. «Кешелек дөньясын глобаль катастрофага китерәчәк процентлы бурычлар масштабы рекордлы темплар белән үсә», – дигән юллар да безнең газетадан. Ул сайтка Трамп килгәнче үк – 2024 елның 22 октябрендә эленгән. «Вашингтон администрациясе бөтен Якын Көнчыгыш буйлап зур сугыш китереп чыгарырга омтыла», – дигән сүзләрне 2025 елның мартында язганбыз. Шул ук елның апрелендә: «Кризис махсус тизләтелә, аның тизләнеше финанс министры Скотт Бессант исеменә бәйле. Бессант – идарә ителешле хаослар китереп чыгару остасы», – дип тә әйткәнбез әле.

 «Ни өчен Якын Көнчыгыш?» дигән сорау күңелегездә тумыймы? «Ни өчен хаос?» дип тә өстәргә мөмкинсез әле. Иран белән башланып киткән яңа раунд сугыш глобаль икътисадны ничек тетрәткәнен һәм аның нинди нәтиҗәләргә китерәсен яңалыкларны аз гына карап барган һәркем чамалый. Эш нефть бәяләренең үсүендә генә дә түгел. Планета зур ачлыкка таба хәрәкәт итә. Финанс системасы бөтенләй эштән чыгарга җыена. Сугыш башланмаса да шул нәтиҗәләр булачак иде, билгеле. Әмма бераз соңрак. 2024 ел февралендә газетада: «Дөнья икътисадында мондый проблемалар беренче тапкыр гына түгел инде. Әмма бу юлы аларның чишелеше юк», – дигән юллар басылган һәм, пат хәлендәге икътисад безне зур сугыш сукмагына алып чыгачак, дигән фикер әйтелгән.

Игътибар итегез: ул вакытта Трамп әле икенче срогын башламады һәм башлыймы, юкмы икәне төгәл билгеле дә түгел иде. Димәк, сугыш Трамп килсә дә, килмәсә дә башланачак иде. Трамп – үзенең ахмаклык дәрәҗәсенә җиткән харизмасы белән сугыш башларга иң кулай фигура, бары шул гына. Шуның өчен аны лидерлыкка куйдылар да. Ак йортның бүгенге хуҗасы Эпштейн файллары белән тышауланган. Нетаньяху әмере белән башланып киткән сугышны ул бәлки туктатырга телидер дә, әмма туктату ягына таба аз гына борылдымы, аның балаларны көчләве турындагы бер документның чите калка да чыга. Банкирлар басмасы The Wall Street Journal «Трампның киңәшчеләре аңа сугыштан чыгу җаен табарга кушалар», – дип яза әнә. Әмма Трамп үз карарында ирекле түгел. Букмекерлар инде аның импечментына ставкалар куя башлады. Президентлыктан киттеме, аны төрмә көтә. Шуңа күрә сугышны туктаткан очракта да, аны җиңү дип күрсәтерлек нәтиҗә кирәк. Ул юк.

Вашингтон, беренче бомбалар ява башлауга, иранлылар баш күтәреп режимны түнтәрерләр дә, фарсы нефте җиңел генә безнең кулга керер, дип уйлаган иде. Киресенчә килеп чыкты: урамнарда халык: «Америкага үлем! Израильгә үлем!» – дип кычкыра. Көрдләрне коралландырып Тәһранга һөҗүмгә җибәрмәкче булдылар, көрд лидерлары американнарның ничә тапкыр үзләрен башта файдаланып, соңыннан аяк сөртүләрен искә төшерде һәм уенга катнашмады. Бомбага тотулар җавап һөҗүмнәре белән аралашып бара: авыр фарсы ракеталары гарәп илләрендәге АКШ базаларына һәм Израильгә төшеп шартлый. Тель-Авивның мәкерле максаты гарәп илләрен, Төркияне һәм Азәрбайҗанны Иранга каршы сугыштыру иде, әлегә монысы да барып чыкмый. Катарның элекке Премьер-министры Хәмәд бин Җәсим: «Без Иранга сугыш игълан итүгә, Америка сугыштан чыгачак, ике якка да корал сата башлаячак. Ике як та көчсезләнгәннән соң, «Бөек Израиль» проектын тормышка ашыру җиңел булачак. Безнең мәнфәгатьләр сугышка катнашудан тыя, аларга үзара сугышырга мөмкинлек бирергә куша», – дип белдерде.

Вашингтон һәм Тель-Авив беренче тапкыр үзләре корган тозакка үзләре төште: сугыш глобаль икътисадны җимерә, агрессорларның үзләренә зур куркыныч белән яный. Израиль журналисты Яир Пинто, илдә азык-төлек бетә, дип чаң суга һәм дөнья илләреннән ярдәм сорый. Фәләстыйнлыларны ачлыктан үтергән сиончылар тамак кысылуга бер дә риза түгел. Ләкин зур ачлык Фарсы култыгындагы гарәп илләренә дә яный. Аларның күбесе азык-төлек импортына 90 процентка кадәр бәйле, сәүдәнең 70 проценты Һүрмүз бугазы аша бара. Төп ашламаларның берсе булган карбамид (мочевина) җитештерүнең 45 проценты шулай ук Һүрмүз бугазына бәйле. Газга бәя күтәрелү сәбәпле, башка ашламалар җитештерү дә кискен кимеде. Белгечләр, ел ахырына бу көчле шок белән кайтаваз бирер, диләр. Якын Көнчыгыш илләре нефть чыгаруны тарихта күрелмәгән темплар белән киметте. Алюминий җитештерү шулай ук бу төбәккә нык бәйле. Сугышның озакка сузылуы нинди авыр нәтиҗәләргә китерәсен шуннан аңлап була. Димәк, ашыгыч килешү кирәк. Ләкин...

Сиончылар шундый идея белән яна: сугышның дәвам итүе Мәсих (Мошиах) чыгуга китерәчәк, диләр. Мошиах килгәч, яһүдләр бөтен дөнья белән идарә итәчәк, башка халыклар аларга кол булачак, дип саташалар. Бу – Нетаньяху йөрәген биләп алган идея. Бу сугышны кырык ел көттем, дип белдерә. Трамп – Гайсә тарафыннан сайланган кеше, Мәсихнең (христиан динендә Мессия) килүен тәэмин итәчәк, дигән идея Оваль кабинеттан ачыктан-ачык уздырыла. Гайсәнең канэчкеч педофилны үзенә элгәр итеп сайлавы гаҗәп инде, әлбәттә. Гайсә кайтса (мөселманнар да аның кайтачагына ышана), сиончыларның себерелеп түгеләчәген алар башларына да китерә алмыйлар.

Бу хәлләр безгә кагылмый дип уйлыйсызмы? Ничек кенә кагыла әле. Христиан сиончысы пастор Джон Хэджи: «Эпик ярсу» операциясе Иранга гына түгел, Россиягә дә каршы юнәлтелгән, чиратта – Россия, дип интернетта ду килә анда.

Риба капиталы тарафыннан нигезе җимерелгән икътисад әнә нинди идеяләрнең байрак итеп күтәрелүенә китерә. Зур хаос дулкынында дөнья белән идарә итәчәк лидерны тәхеткә күтәрү чынбарлыкка әйләнү халәтендә. Американың бәйсез журналисты Клейтон Моррис хөкүмәтләрдән өстен элиталар барлыгын, аларның Трампка караганда күпкә куәтлерәк булуын сөйли, барысы белән дә шулар идарә итә, ди.

 

        

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре