Газетага язылу

Ил тарихын кичкән Ватаным: Республика көне ничек барлыкка килде?

1990 елның 30 августы. Кичке сәгать 10. «Социалистик Татарстан» газетасы журналистлары менә шушы юлларны яза: «Без – җиде миллионлы татар халкы, дәррәү бер сүз әйтә алабыз: «Хуш киләсең, ирекле Татарстан!»

Әлеге сүзләр газетаның 31 август санында Татарстан Совет Социалистик Республикасының дәүләт суверенитеты турында Декларация тексты янәшәсендә басыла. Шушы көннән башлап без 30 августта Татарстан Республикасы көнен билгеләп үтәбез. Ә катлаулы да, болганчык та булып хәтерләрдә саклана торган туксанынчы еллар башында бу бәйрәм ничек узган? Узганмы ул гомумән? Татарстан декларация кабул итүнең беренче биш елын нинди вакыйгалар шаукымында каршылаган? Газетабыз битләрендә чагылган республика елъязмасын бергәләп барлыйк.

1991 ел

Декларация кабул ителгәнгә бер ел тула. Әмма ил-көндәге вазгыять бәйрәм турында уйларга мөмкинлек калдырмый. Газетаның август аенда чыккан саннарын актарабыз. Вакыйгалар артыннан өлгерерлек түгел. Әмма сәяси вазгыятькә күчкәнче, бу чорның газета язмышы өчен дә әһәмиятле булуын билгеләп үтик. 1991 елның 17 август санында беренче биттә чыккан хәбәргә күз салыйк: «Күңелләрдә шатлык хисе: «Социалистик Татарстан» Бөтенсоюз татар газетасы итеп теркәлде. Моңа ихтыяҗ гаять зур иде. Чөнки бөтен илгә сибелгән 7 миллионлы татар халкының инде ярты гасыр буена рәсми уртак газетасы булмады».

Чираттагы сан 1991 елның 20 августында дөнья күрә. Берничә көн эчендә илдә «дәүләт перевороты» оештырырга омтылалар. «Август фетнәсе» буларак билгеле булган вакыйгалар, илне биләп алган киеренкелек һәм билгесезлек газетаның эчтәлегенә дә, редакция коллективының кәефенә дә тәэсир итә. Газетаның бу санында ГКЧП, ягъни Гадәттән тыш хәл буенча дәүләт комитеты, үзен СССР Президенты вазыйфаларын башкаручы итеп игълан иткән Геннадий Янаев мөрәҗәгатьләре басыла. Җәмгыятьтә, йомшак кына итеп әйткәндә, зур дулкынлану барлыкка килгән бу мәлдә Татарстан ССР Президенты Минтимер Шәймиев коткыга бирелмәскә, «илдә килеп туган бу киеренке көннәрдә сабырлык, тынычлык һәм тәртип сакларга» өнди (1991 ел, 21 август).

Ике көннән газетаның яңа саны дөнья күрә. Беренче биттә – «Демократия һәм хаклык җиңде» дигән игълан. ТАСС хәбәр итә: «22 августта кич белән СССР Президенты М.С. Горбачев матбугат конференциясе үткәрде. Ул анда чит ил һәм совет матбугаты вәкилләре алдында фетнә вакытында үзен 72 сәгать дәвамында ничек бикләп тотуларын һәм бу хәлдән ничек чыгуы турында сөйләде». Шунда ук Михаил Горбачевның указлары урын ала.

Дәүләт суверенитеты турында декларация кабул итүнең бер еллыгын Татарстан әнә шундый шомлы да, сәяси яктан буталчык та, авыр да вакытта каршы ала. Шуңа карамастан, 29 августта депутатлар 30 августны бәйрәм көне итеп игълан итәр өчен тавыш бирә. Газетаның 30 август санында Минтимер Шәймиев имзалаган закон дөнья күрә: «30 августны – Татарстан Республикасы төзелгән көнне – бәйрәм көне дип игълан итәргә». Шул ук санда Минтимер Шәймиевнең «Язмышыбыз уртак» дип исемләнгән мөрәҗәгате белән дә танышабыз. Ул илебездә вакыйгалар арты вакыйгалар күтәрелеп, иҗтимагый-сәяси хәл көн саен үзгәреп торганда да, суверенитет турында сөйләүне урынлы дип атый. «Чөнки нәкъ менә законлылык, демократия тантанасы безгә Татарстан суверенитетын реаль баету юлын дәвам иттерергә тагын да зуррак ышаныч бирә», – ди ул. Ахырдан исә: «Бүген мин барлык сәяси көчләргә, барлык иҗтимагый оешмаларга, дин әһелләренә, республикада яшәүче барлык кешеләргә мөрәҗәгать итәм: ышанмаудан арыныгыз, төшенкелекне онытыгыз. Бөтен дәрманыгызны яңартылган Татарстанны төзүгә, яңартылган Союзны төзүгә берләштерегез», – дип тели ул.

Зур бәйрәм узмаса да, 30 августта Ирек мәйданында милли хәрәкәт активистлары митинг-концерт оештыра. Бу турыда инде без газетаның 31 август саныннан укып беләбез.

1992 ел

«Татарстан Республикасының дәүләт суверенитеты декларациясен игълан иткән көннән соң ике ел вакыт үтеп китте. Тарих өчен бу мизгел генә, ә менә безнең өчен бу еллар сәяси вакыйгалар белән тулы, үзебезгә генә хас үсеш юлларын эзләгән еллар булды». Газетаның 29 августта дөнья күргән санында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең әнә шундый сүзләрдән башланган мөрәҗәгате бастырыла. «Үзенең эзлекле, тотанаклы сәясәте белән Татарстан күршеләребез һәм Россия алдында гына түгел, бәлки Бәйсез Дәүләтләр Берләшмәсе алдында да көннән-көн абруен арттыра», – дигән юллар бар анда. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: без инде хәзер «Социалистик Татарстан» түгел, ә «Ватаным Татарстан»ның инде саргаерга өлгергән битләрен актарабыз. Газетада да үзгәрешләр бар.

30 августта дөнья күргән бәйрәм санында төгәл ике ел элек Татарстан суверенитеты турында Декларацияне укыган депутат Фәндәс Сафиуллин белән әңгәмә дә игътибарны җәлеп итә. «Мин кабул ителгән декларациябез үтәлми, дип әйтмәс идем. Бу мөһим документның үтәлүе анда әйтелгән шартларны тормышка ашыру гына түгел бит әле. Аның нәрсә икәнен халыкның аңына төшендерү кирәк иде», – дип бәяли депутат ике еллык эшчәнлекне.

Бәйрәм үзе ничек узган икән соң? 31 август санына мөрәҗәгать итик. «Һәркайда тантаналар, күңел ачулар булды. Тантаналарның иң зуры – «Татарстан халыклары дуслыгы бәйрәме» дип аталганы Казанның Ульянов-Ленин исемендәге Үзәк стадионда узды», – дип яза хәбәрчеләр. «Татарстан Республикасы Президенты М.Ш. Шәймиевнең бәйрәм уңаеннан телевидение һәм радио, матбугат аша халыкка мөрәҗәгате һәркемдә аңлау табуын әйтергә кирәк. Президент аларда, үткән ике еллык чорга йомгак ясау белән бергә, алга барасы юлларыбыз турында да хезмәт ияләре белән киңәшә. Ул суверенитетның Татарстанда яшәүче һәр милләт кешеләре мәнфәгатенә җавап бирүен ассызыклап әйтте. 21 марттагы референдум нәтиҗәләре моны тагын бер тапкыр раслады. Менә шуңа күрәдер, стадион тамашачыларпы арасында без, татар белән беррәттән, русны, чуашны, марины, удмуртны һәм башка милләт вәкилләрен күрдек», – дигән юллар да бар бәйрәмнән репортажда.

«Талантларга бай соң безнең татар халкы! Айдар Фәйзрахманов, Зилә Сөнгатуллина, Асаф Вәлиев, Зөһрә Шәрифуллина, Зәйнәп Фәрхетдинова, Мөнир Соколов, Салават Фәтхетдинов, Венера Ганиева, Илһам Шакиров... Аларның җырлавы һәркемгә рух, ялкын өстәгәндер». Котлаулар, җыр һәм бию белән үрелеп барылган бу чарада, чорына туры китереп, күрәсең, үзенчәлекле чыгышлар да була: «Без Татарстан Эчке эшләр министрлыгының аерым максаттагы подразделение чыгышларын да кызыксынып карадык. Аларның сугышчылары кораллы бандитларга каршы көрәш алымнарын күрсәттеләр. Хәзерге вакытта мондый отрядларның шактый кирәк булу ихтималы гына куркыта. Бандитизмга чик куя алырбызмы без? Кешеләр бернидән дә курыкмыйча тынычлап яши алырмы?»

1993 ел

Татарстан җирендә нефть чыга башлауга 50 ел тулганда, республика кырларыннан 1 млн 374 мең гектарда иген урылган, 1 млн 239 мең гектардан уңыш җыеп алынган көннәрдә Татарстан чираттагы «туган көнен» каршыларга әзерләнә. 1993 елда Республика көнендә яңа йолага нигез салына: Минтимер Шәймиев Тукай исемендәге Дәүләт премиясе ияләрен котлый. Бу елны әлеге мәртәбәле бүләккә язучы Ринат Мөхәммәдиев һәм рәссам Әхсән Фәтхетдинов ия була. «Киләчәктә төрле юнәлештәге милли бәйрәмнәребез ишәер әле, шул рәвешле могтәбәр затларыбызны халык күңелләрендә мәңгеләштерербез. […] Хәзер исә авыр елларны кичү турында уйлашыйк», – ди Татарстан Президенты.

30 август санында, гадәттәгечә, Минтимер Шәймиевның телевидениедә ясаган чыгышын күрергә мөмкин. Ул анда һәрвакыттагыча Татарстандагы социаль-икътисади, милли һәм сәяси вазгыятькә анализ ясый: «Тулаем Россиядәге, башка күп кенә илләрдәге кебек үк, Татарстанның экономикасы да кризис хәлендә. Шулай да без бүген бу гаять мөһим өлкәдә кайбер уңай тенденцияләр күренә башлады дип әйтә алабыз». Минтимер Шәймиев «Татарстанның бүгенгесе өчен дә, киләчәге өчен дә Россия белән мөнәсәбәтләрне җайга салу гаять мөһим бурыч» булуны ассызыклый.

Ә бәйрәм ничек уза соң? «Республика шәһәрләрендә һәм авылларында Татарстанның мөстәкыйльлеге көне олылап билгеләп үтелде. Шул уңайдан Казанда Халыкара спорт фестивале үткәрелде. Аны оештыруда «Ватаным Татарстан» газетасы да катнашты», – дип яза газета журналистлары 1 сентябрь санында. Бәйрәм репортажындагы түбәндәге юллар да игътибарны җәлеп итә: «Ниһаять, спортчылар да парадка чыгалар. Алда – Англия, Төркия, Башкортстан, Мари Эл, Екатеринбургтан килгән кунаклар, арырак – Республикабыз шәһәр, район вәкилләре. […] Мәйданда янә диктор тавышы ишетелә: Игътибар! Игътибар! Иптәшләр, сигез район аша 7 көндә 425 километр юл үтеп, изге Болгардан символик ут алып кайткан йөгерешчеләр мәйданга керәләр. Алардан факелны Олимпия чемпионы Наилә Гыйләҗева кабул итеп ала», – ди яза Хәмзә Бәдретдинов. Шулай итеп, 30 августны спорт фестивале уздырып бәйрәм итү традициясе дә ныклап урнаша.

1994 ел

«Без быел бу бәйрәмне Татарстан белән Россия Федерациясе арасында Шартнамә төзеп каршылыйбыз». «Ватаным Татарстан»ның 30 август санында дөнья күргән Минтимер Шәймиев чыгышыннан бер өзек бу. Декларация кабул ителгәннән соң дүрт ел вакыт уза. Сәяси вакыйгалар берсен берсе алыштырып тора, бәхәсләр тынмый. Әмма бу көндә Татарстан халкына бәйрәм бүләк итмичә дә булмый.

Газетаның 1 сентябрьдә дөнья күргән санына күз салыйк. «Уракның иң кызган чагы булганга, авыл эшгчәннәре аны, билгеле, басуда каршыладылар. Аяз һаваның һәр минуты кадерен белеп, кырларда, ындыр табакларында, элеватор юлларында бу көннәрдә техника гөрелтесе тынмады. Рәхмәт яусын уңган игненчеләребезгә! Материаль базасы нык булмаса, мөстәкыйльлекнең буш сүз икәнлеген алар яхшы аңлыйлар». Ә Казанда декларация кабул итү көне белән беррәттән Олимпия комитетының 100 еллыгына, халыкара Гаилә елына багышланган халыкара спорт фестивале була. Спорт ярышларында катнашучылар таяк тартышуда, чиләк-көянтә белән йөгерүдә, гер күтәрүдә, эстафета, милли көрәш, ат чабышы һ.б. төрләрдә көч сынаша. Нәтиҗәдә, I урында – Чаллы, II урында – Балтач, III урында Арча районы кала. Спорт ярышлары җырлар белән үрелеп бара: «Менә Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле егетләре һәм кызлары үзләренең яңа концерт номерларын бүләк итә. Озак та үтми, аларны «Болгар» ансамбле егетләре алыштыра. Ә аннары, аккоштай киенгән «Лик» мода театры кызлары белән Ренат Ибраһимов чыгып, «Аккошлар кебек» дигән җырны башкара».

1995 ел

Декларация кабул итүнең беренче юбилее – биш еллыгы. Бәйрәмгә әзерлек алдан башлана: «Бәйрәм рухы инде кешеләр күңелендә генә түгел, урамнар һәм мәйданнарның матур итеп бизәлешендә дә ачык чагыла. Аларда Татарстан Республикасының Дәүләт флаглары җилферди, шул уңайдан махсус чыгарылган плакатлар һәм игъланнар күз явын алып тора». (18 август, 1995 ел). Ул арада Чаллы икеләтә бәйрәмгә әзерләнә: газетаның 26 август санында шәһәрнең 65 еллыгын билгеләп үтәчәге турында языла.

«Ватаным Татарстан»ның 30 август саны исә тулысы белән бәйрәмгә багышлана. «Бүген зур бәйрәм – җөмһүриятебезнең 5 еллыгы» язуы күзгә ташлана. Әлеге бәйрәмне нинди вазгыятьтә каршылауны аңлар өчен, Минтимер Шәймиев котлавыннан түбәндәге юлларны укыйк: «Бүген Бәйсез Дәүләтләр Берлеге илләрендә һәм башка чит илләрдә «Татарстан моделе» турында күп сөйлиләр. Узган биш елны, конфликтлы хәлләрдән чыгу юлларын күз алдыннан кичергәндә, без ул модельнең авырлык белән туганын танырга тиешбез. СССР таркалганнан соң бигрәк тә яңа туган бәйсез дәүләтләрдә үзара мөнәсәбәтләр шактый катлаулы һәм низаглы булды. Абхазиядә, Днестр буенда, Карабахта, Таҗикстанда, Кырымда киеренкелек әлегә тикле кимеми. Ичкериядә кораллы бәрелешне җайга салу зур читенлек белән бара. Мондый шартларда без, үзебезнең тотрыклылыкны кайгырту белән беррәттән, дөньядагы низагларны киметү юнәлешендә үз тәҗрибәбезне башкалар белән уртаклашырга тиешбез».

29 августта Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театры бинасында Татарстан Дәүләт Советының һәм Татарстан Министрлар Кабинетының берләштерелгән тантаналы утырышы була. «Ирек мәйданы аша узарга туры килгән һәркем биредәге күңелле җыр-биюләргә игътибар итми калмагандыр», – дип яза газета журналистлары. Утырышта исә Россия Премьер-министры Виктор Черномырдин Президент Ельцинның сәламләү телеграммасын укыган. Катнашучылар арасында Башкортстан Президенты Мортаза Рәхимов, Чувашиядән, Мари Элдан, Удмуртиядән мәртәбәле кунаклар булган. Татарстанның халык депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе, академик Индус Таһиров Татарстан Республикасының дәүләт суверенитеты декларациясенең әһәмияте, ул кабул ителгәннән соң булган үзгәрешләр турында сөйли. Әмма күңелне тырнаган мәсьәләр турында да әйтми булдыра алмыйлар. Татарстанның халык язучысы Гариф Ахунов чыгышын укыйбыз: «Татар теле дәүләт теле итеп безнең Конституциягә язылды. Әмма чынлыкта татар теленең дәүләт теле булып җиткәне юк әле. Иҗат интеллегенциясенең хәле авыр, китап чыгару мөмкинлегебез юк. Ә ник чарасы күрелми?»

Газета битләрендә Борис Ельцин котлавы да урын алган. Без андагы менә шушы юлларга игътибар иттек: «Кыска гына вакыт эчендә Татарстан икътисадта, дәүләт институтларын ныгытуда, татар, рус һәм башка халыкларның иң яхшы традицияләрен яңартуда реформалар юлында сизелерлек нәтиҗәләргә иреште. Һәрьяклап уйланылган сәясәт алып ару нәтиҗәсендә Татарстан промышленносте тотрыклылана һәм җитештерү арта башлый».

Бәйрәм үзе ничек узган соң? «Тантаналар районнарда алданрак башланган иде. Алардан эстафетаны, ниһаять, башкалабыз Казан кабул итте. 30 август көнне халык иртәдән үк төрле-төрле тамашаларга агылды. Атлар узышын күрәсең килсә – ипподромга бар, көймә спорты кызыксындырса – Кабан күле буена һәм Казансу ярына чык. Шулар өстенә һәркайда ярминкәләр гөрли, мәйданнарда төрле-төрле ансамбльләр, сәнгать коллективлары концерт бирә». Газета битләрендәге репортаждан без Чехов базарында Арча районы ярминкәсе гөрләвен дә укып беләбез. «Президентыбыз Минтимер Шәймиев Республика көнендә Арча ярминкәсенә атап килгән. Үзе генә түгел, кунаклар да шактый: Башкортстан Президенты Мортаза Рәхимов һәм күрше республикалардан делегацияләр җитәкчеләре һәм республикабыз Премьер-министры Фәрит Мөхәммәтшин да шушында». Ә Халыкара спорт фестивалендә рекорд куела: аны карарга 25 мең тамашачы җыела.

...Узган гасыр ахырында булган вакыйгаларны «Ватаным Татарстан» журналистлары әнә шулай күргән. Яңалыклар һәм үзгәрешләргә бай, шул ук вакытта үтә дә буталчык, кайчак шомлы да, әмма өметләр тулы чор бу. Ә инде бүгенгедән артка борылып карасак, гаҗәпләнерлек, горурланырлык һәм  уйланырлык вакыйгалар.

 

 

 

 

 

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре