Газетага язылу

Илгиз Халиков: «Тукай иҗаты татар җанын, фәлсәфәсен аңларга өйрәтә»

«Казан Кремле» музей-тыюлыгындагы «Манеж» күргәзмәләр залында Габдулла Тукайның рус телендә нәшер ителгән 6 томлы әсәрләр җыентыгын тәкъдим иттеләр. Әле хезмәтләр барысы 3 меңнән артык данәдә бастырылган. Аның белән Татарстан Фәннәр академиясенең сайтында бушлай танышырга мөмкин.

Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Илгиз Халиков  әйтүенчә, әдәби мирасны киң җәмәгатьчелеккә җиткерүдә бу беренче тәҗрибә генә түгел. Соңгы елларда Гаяз Исхакый, Галимҗан Ибраһимов кебек бөек язучыларның кайбер әсәрләре рус теленә тәрҗемә ителеп, аерым китап булып дөнья күргән.  Алар  милли әдәбиятыбызның байлыгын, тирәнлеген күрсәтүдә мөһим роль уйный.

– Соңгы елларда институтта гамәлгә ашырылган һәм бүген дә дәвам иткән күп кенә проектлар Тукай иҗатын бөтен ил күләменә җиткерүгә юнәтелде. Шундый проектларның берсе – Габдулла Тукай тормышы һәм  иҗаты хроникасы өчен материаллар буларак уйланылган һәм бастырылган ике телдә эшләнгән өч томлык хезмәт. Ул 2021 елда Милләтләр  эшләре буенча федераль агентлык тарафыннан  үткәрелә торган «Ключевое слово» бәйгесендә иң яхшы  фәнни басма номинациясендә җиңү яулады. Алдагы бәйгеләрдә дә менә шушы алты томлыкны тәкъдим итеп җиңәргә кирәк, – диде Илгиз Халиков. – Тукай  шигырьләренең тәрҗемәләре моңа кадәр дә бар иде. Ләкин алар аның иҗатының кечкенә генә өлешен тәшкил итте. Бүген тәкъдим ителә торган алты томлык – шагыйрь әсәрләренең тулы басмасы. Биредә Тукайның барлык шигырь, поэма, мәсәлләре, балалар өчен язылган әсәрләре, публицистик  мәкаләләре, хатлар туплаган. Бу – Тукайның бөтен иҗат мирасы беренче тапкыр бер системага китерелгән хезмәт. Без аның иҗатын тулысынча рус теленә күчерүгә ирештек. Бу гади генә эш түгел. Ни өчен дигәндә, Тукай шигырьләрендәге нечкә хис-тойгыларны, милли колоритны, фәлсәфи тирәнлекне саклап калу – зур осталык сорый торган эш.

Илгиз Халиков мондый тәрҗемә хезмәтләрнең рус һәм татар халкы  өчен зур әһәмияткә ия булуын да ассызыклап үтте. Ул белдергәнчә, татар халкы өчен бу – мәдәниятебез, әдәбиятыбызның киң танылуы, аның чикләр аша чыгып, бөтен Россия киңлекләрендә таралуы.

– Тукай иҗатын рус телендә укып була икән, димәк, безнең рухи хәзинәбез күпмилләтле Россиябезнең уртак кыйммәте була ала.  Рус халкы, рус телле укучылар өчен исә бу – яңа дөнья ачу мөмкинлеге. Тукай иҗаты аша алар татар җанын, татар фәлсәфәсен, халкыбызның авыр тарихи юлын, шатлык һәм кайгыларын аңларга, тоярга өйрәнә. Моның нәтиҗәсе – халыклар арасында якынаю, бер-беребезне яхшырак аңлау, рухи күперләр төзү. Бүген  Россия кебек күпмилләтле дәүләттә мондый мәдәни багланышлар – үзара хезмәт, берләшүнең нигезе.  Бу җыентык Тукай иҗатын яңа биеклекләргә күтәрер, дип ышанабыз, – диде Илгиз Халиков.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре