Аның татар эстрадасында үз стиле, үз юлы бар иде. «Әбиләр чуагы», «Тәрәзәләр – әни күзләре», «Игезәкләр» кебек җырлары белән тамашачыны үзенә тартты, тулы заллар белән бер-бер артлы концертларын куйды. Йолдызланып алган чаклары да булды. Үткән заманда сөйләвем юкка түгел. Татарстанның халык артисты ИлСаф бүген башка. Аның тормышка карашы да, иҗатка мөнәсәбәте дә үзгәргән. Ул бүген дә иҗат итә, концертларда катнаша, тамашачы аны ярата. Ләкин җырчы өчен тормышның мәгънәсе шоу-бизнес дөньясында кайнау гына түгел. Сөйләшүебез шул хакта.
– ИлСаф, «Әбиләр чуагы» турындагы җырның гаҗәеп популяр чагы бар иде. Аны синең визит карточкаң дисәк тә буладыр. Бу җыр бүген дә популярмы?
– Мин аны 2000 елда аудиокассетага яздырган идем. Бу – Роберт абый Миңнуллин сүзләренә Оскар Усманов иҗат иткән җыр. Ул мине гомер буе озатып бара. Башта мин аны көен, сүзләрен ошатып, үземә алган идем. Ә инде вакыт узгач тормыш юлымда эчке кичерешләремне, халәтемне чагылдыра торган җырга әверелде. Хәзер җырлар да, җырчылар да бик күп. Шуңа күрә ул плейлистларның өстәге баскычында дип әйтә алмыйм. Ләкин «Әбиләр чуагы» җырын бөтен кеше хәтерли, бөтен кеше белә. Бу җырны инде ретро-җыр дип әйтергә була. Концертларда да «Әбиләр чуагы»н еш кына сорап җырлаталар.
– Күп кенә җырчылар туксанынчы елларда яңгыраган популяр җырларын яңарта, заманча аранжировкалар ясый башладылар. Ә син «Әбиләр чуагы»на яңа төсмерләр бирергә уйламыйсыңмы?
– Мин аны берничә ел элек яңартып, ремикс стилендә эшләп чыгарган идем. Яшьләр аны кабул итте. Хәзер инде тагын да яңа стильләр барлыкка килде. Ихтыяҗ булса, тагын да үзгәртергә була. «Әбиләр чуагы» җырын гына түгел, башка танылган җырларымны да яңартып җырлау кирәк дип уйлыйм.

– «Әбиләр чуагы»н яшь җырчылар алып җырласа, син моңа сөенер идеңме, әллә ачуланыр идеңме?
– Дөресен әйтергә кирәк, артык шатланмас идем. Чөнки әле мин аны үзем дә җырлап бетермәгән кебек. Хәзер андый күренешләр бар инде. Социаль челтәрләрдә дә гаугалар чыгып тора. Ләкин мондый нәрсәләрне законлы эшләргә кирәк. Ул бит синең мөлкәт булып санала. Килешү төземәгән очракта да, уртак фикергә килеп һәм рөхсәт сорап җырларга кирәк. «Илсаф абый, рөхсәт ит әле», – дип хөрмәт белән килеп сорасалар, әлбәттә, мин каршы түгел. Минем «Алмалы йорт» дигән җырым бар. Руслан Кираметдинов рөхсәт сорады, мин каршы килмәдем. Ул аны яңартып җырлады. Җырны үзең дә җырламыйча, сандык төбендә саклап тоту да дөрес түгел дип уйлыйм.
– Ничек уйлыйсың, ни өчен тамашачы хәзер элегрәк яңгыраган җырларны кабат тыңлый башлады икән?
– Бик аңлап та бетерә торган хәл түгел. Ул җырларда көе буенча да, сүзләре ягыннан да мәгънә күбрәк булгандыр. күрәсең. Күңелгә сеңгән бит алар. Хәер, алай гына да түгелдер. Чөнки ул җырлар белән яшьләр дә кызыксына. Бу – татар эстрадасында гына түгел, рус эстрадасында да күзәтелә. Мине бу бик шатландыра. Яшерен-батырын түгел, безнең популярлык элеккеге кебек түгел бит инде. Минем заманында Казанда рәттән җиде, ун көн концерт куйган чакларым да булды. Хәзер ике-өч концерт кына. Элекке җырларның кабат популярлашуы сөендерә, югалмыйбыз икән әле, тамашачыбызга кирәк икәнбез, дим.
– Син чынлап та берара ничектер югалып, тынып калдың бит...
– Тормыш сәбәпләре, авыр вакытлар булды. Алар турында куертып сөйләп торасым килми. Мин шундый кеше: иртән кәефемне төшерсәләр дә, начар хәбәр ишеттерсәләр дә, иҗат итә алмаска мөмкинмен. Шуңа да күпмедер сүлпәнлек булды. Ләкин мин үземне кулга алдым дип саныйм. Яңадан торып басып иҗат итәргә үземдә көч таптым.
– Ә нәрсә көч һәм этәргеч бирде?
– Иң беренче чиратта Аллаһы Тәгаләгә якынаю көч бирде. Сынмаска, егылмаска, сынаулар вакытында аякта басып калырга тормышка карашым үзгәрү булышты. Мин үземне әлегә тулысынча диндә дип санамыйм. Ләкин тормышның яхшы ягын күрә белү кирәк. Бүген сау-сәламәт бит әле, гаилә, балалар, туганнар, туган йорт бар – менә шуларны күрә белү кирәк. Аннары үзеңнең тамашачың булу, синең җырларыңның радио, телевидениедә яңгыравы, аларны сорап торулары барыбер көч бирә.
– Артист кеше иҗат итүнең бер тәмен татыгач, аның аннан барыбер аерыласы килми инде...
– Юк инде, аерыласы килми. Ул барыбер ниндидер дәрәҗәдә бер чир инде. Һәркемдә «йолдыз» чире дә буладыр инде. Ләкин «очып китмичә», вакытында җиргә төшү кирәк. Кайбер кешедә ул «чир» артыграк та була. Вакытында аңлап, тукта әле, син бит шундый ук кеше, Аллаһы Тәгаләнең бәндәсе дип, үзеңне кулга алсаң әйбәтрәк.
– Син – сәхнәнең төрле вакытларын күргән җырчы. Бүгенге сәхнә сиңа уңайлымы?
– Уңайлы. Теге вакытта популяр булып, үсеп киткәч, кадерен белеп бетерелмәгән. Мин моны хәзер аңлыйм. Тамашачы каршысына чыгасың һәм аларның онытып бетермәгәнен аңлыйсың. «Кайталар кыр казлары», «Әбиләр чуагы», «Тәрәзәләр – әни күзләре» – алар 30 елга якын шушы җырларны күңелләрендә саклап килгән икән, бу бит – бик зур нәрсә. Моның зур байлык икәнен аңлыйсың.
– Кеше олыгайган саен арттан килгән яшьләрне, аларның гамәлләрен гаепли, тәнкыйтьли башлый. Син дә шундыймы?
– Миндә дә бераз бар ул гадәт. Ләкин яхшы якны да күрергә кирәк. Гел эзләп торсаң, начар ягы күренә инде аның. Ләкин замана башка, алар тормышка башкача карый.
– Яшь чакта ИлСаф та башкача карагандыр инде...
– Әйе, безнең әби-бабайлар: «Ничек кенә яшәрсез, ничек кенә көн күрерсез икән?» – диләр иде. Ләкин югалып калмадык бит. Яшьләр дә шулай үз урыннарын табар. Минемчә, аларның күпчелеге акыллы, бигрәк тә безнең татар мөселман яшьләре өчен шатланам. Алар хөрмәт итеп сөйләшә.
– Ә үзеңне яшь чакта еш тәнкыйтьлиләр идеме? Син бит эстрадага шулай ук махсус белем белән килмәдең?
– Андый нәрсәләрне ишетергә туры килде. Мин эстрадага килгәнче авыл хуҗалыгы институтында инженер-механик белгечлегенә укыдым. Иҗатымны Зөһрә Шәрифуллина төркемендә башладым. «Татар җыры» конкурсларында катнашкач, ул: «Ташла укуыңны, әйдә гастрольгә киттек», – дигән иде. «Алай ярамый бит инде. Мине әти-әни колхоз җитәкчесе булыр дип укырга җибәргән бит. Мин аны ташлап, җырчы булып китәм. Юк, мин укып бетерәм», – дидем. Кайтып эшләп, аннары кире Казанга килдем. Язмыш кабат Зөһрә Шәрифуллина белән очраштырды, мин аңа бик зур рәхмәтлемен. Кем мине күбрәк тәнкыйтьләгәнен әйтә алмыйм, ләкин булды. Бернигә карамый үз юлыңны табарга да шул юл белән барырга кирәк. Сине үз тамашачың таба. Бервакыт Салават Зәкиевич та шулай дигән иде. Мин: «Дөрес әйтәсез, тик бер җырчының йөз мең тамашачысы, икенчесенең йөз тамашачысы бар, аерма шунда гына», – дидем.
– Сине яшьләр тыңлыймы?
– Яшь тамашачыларым күп димәс идем. Яшьләргә үтә торган җырларны булдырырга, стильне сайларга, эшләргә кирәк. Тышкы кыяфәткә, костюмнарга да карыйлар. Эшләү җитми дип уйлыйм.
– Социаль челтәрләрдә дә актив булырга кирәктер. Син анда да бик күренмисең.
– Мин сикереп чыгып, моны ашадым, шунда бардым, дип куя алмыйм. Мин шулай ук махсус булдырып, ыгы-зыгы, талашуларны да куя алмыйм. Гафу итәрсез инде, булдыра алмыйм. Халык шундый нәрсәләргә күбрәк игътибар итә шул.
– ИлСаф, син – икенче тапкыр гаилә корган кеше. Гаиләңне саклап калу өчен хаталар өстендә эш алып барасыңмы?
– Мин шактый үзгәрдем. Хатын-кызны аңларга тырышам. Ниндидер җитешсезлекләр бардыр инде ул. Без, ир-атлар да, фәрештә түгел бит инде. Дингә килү, тормышка караш үзгәрү барыбер кешене үзгәртә. Мин хәзер хатын-кызга алай бәйләнмим. Күбрәк яхшы якларын күрергә тырышам. Начар яклары бар икән, күрмисең инде. Ашка тоз салырга оныткан икән, үзең алып саласың. Элегрәк аның өчен тавыш чыкса, хәзер чыгармыйсың. Яшь тә бара. Балаларга да үзең белгән яхшылыкны, тормышка, дингә карашны биреп калдырасы килә. Мин хәзер сабыррак. 15–20 ел элек эстрадада үземә ошамаган нәрсәне ул кешегә әйткән булыр идем. Хәзер мин әйтмим, һәркемнең – үз юлы, минем – үз юлым.
– Хаҗга баручылар арасында ник барганымны мин аңлап бетермәдем әле, диючеләр дә бар. Син кая барганыңны аңлап бардыңмы?
– Йөз процент әзер булып бардым, дип әйтә алмыйм. Ләкин мин аннан үземә файда алып кайттым. Гомер кыска, дибез. Тулыландырып, күбрәк эшләп, үзеңә якын кешеләр белән ешрак аралашырга дигән уй белән кайттым. Фәрештәгә әйләнеп кайттым, дип әйтә алмыйм. Ләкин файдасы булды. Шуннан алган уй-кичерешләр аша мәдрәсәгә дә укырга кердем.

– Син инде күптән ИлСаф булып йөрисең. Якыннарың, дусларың – арасында да ИлСафка әйләндеңме?
– Юк, Илсур мин. Зөһрә Шәрифуллина белән эшли башлагач, аның тәкъдиме белән алынды ул тәхәллүс. Мин моңа башта ярты еллап риза булмадым. Ләкин Сафиннар күп, Илсур Сафин да икәү дип, ИлСаф дигән исем барлыкка килде.
– Илсафның киләчәккә планнары нинди? Шул ук вакытта Илсур Сафин нинди планнар белән яши?
– Бу сорау мине бераз уйландыра. Миңа хәзер күбрәк Илсур Сафин булырга кирәктер. Яңадан ИлСаф булып сәхнәләргә күтәрелеп китеп, пафос белән яшәү әйбәттер инде ул, ләкин кирәк микән? Илсур Сафин булып тынычрак, сабырлык белән тормыш алып бару кирәгрәктер.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез