Танылган шагыйрә Илсөяр Иксанованың иҗаты кеше күңеленең нечкә кылларын тибрәтә белә. «Ләкин соңгы вакытта язу авыррак», – ди каләм иясе. Сәбәбе нидә? Бу көннәрдә үзенең 60 яшьлек юбилеен каршылаучы шагыйрә Илсөяр Иксанова белән очрашып, уй-фикерләрен белештек.
– Яшь барган саен, бигрәк тә түгәрәк даталар якынлашканда, адәм баласының башына төрле уйлар килә бит ул. Сездә ничек?
– Иң беренчесе – бу юбилей турында уйламаска дигән уй. Аны һаман әле арткарак күчереп торасы килә. Кеше табигате шундыйдыр инде ул. Мин яшь чакта йөрәк картаймый дигән фикер белән бер дә килешә алмый идем. Олы кешеләр: «Йөрәк 18 дә», – дигәч, сәер тоела иде. Бәлки бу табигатьтән салынган саклану чарасыдыр инде. Кеше үзенең олыгайганын бик сизми. Хыяллар, омтылышлар да була бит һәм әле бар да алда кебек. Мин яшьләр белән дә күп аралашам. Очрашканда, үземне аларның яшьтәше кебек хис итәм. Шаярып та сөйләшәсең. Аннары ахырдан, боларга бик сәердер инде, дип уйлап куясың. Ә яшьтәшләрем белән яшь вакыттагы кебек хыялланып, ниндидер эшләргә омтылып яшибез. Шулай булырга тиештер дә. Кеше үз яше турында уйланып утырса, төшенкелеккә бирелер иде. Кешенең яше – чагыштырма әйбер икән ул.
– Ә тормышка караш үзгәрдеме?
– Тормышка караш үзгәрә. Яшь чакта яшьлек максимализмы була. Минем холкым да шундыйдыр инде. Тормышта дөньяны камил итеп күрергә теләгән, аның кимчелекләрен кабул итә алмаган кешеләр бар. Ләкин яши-яши тормыш фәлсәфәсе арта. Килеп туган хәлләргә икенче яктан карый башлыйсың, бу дөньяны син үзгәртә алмаганны аңлыйсың. Синең фикер аксиома дип кабул итми башлыйсың. Әйтик, җырларның сүзләрен бутаганга, гомумән, түбән зәвыклы эстрадага карата миндә каршылык зур. Элек бик каты тәнкыйтьли идем. Ә хәзер төрле яклап карыйсың. Шулай тиештер, зур заллар җыялар, бәлки безнең халыкка шул кирәктер, дисең. Күп әйбергә фәлсәфи карыйсың, кешеләрне күбрәк аңлыйсың, йомшый башлыйсың. Мин әйттем дә кистем, дип бер яклы гына карарга ярамый. Һәр кешенең табигатьтән бирелгән мөмкинлекләре бар, ул шуннан уза алмый. Безнең аның яшәешен тыярга хокукыбыз юк.
– Шулай да, юбилейны ничегрәк билгеләп үтәргә телисез?
– Мин аны 7 февральдә якыннарым, туганнарым һәм дусларым белән җыелып бәйрәм итәргә уйлыйм. 50 яшемдә, бик авыр вакытлар булуга карамастан, юбилей кичәмне уздырдым. Мин кешенең кадерен яшәгән һәм эшләгән вакытта белергә кирәк дип саныйм. 50 яшь миңа шактый олы тоела иде. Гомернең уртасы бит инде. Үз аягымда йөреп, иҗатым гөрләп торганда, минем юбилеемны үткәрәсем килде. Филармониядә матур кичә узды. Без аны Айдар абый Фәйзрахманов белән эшләдек, аңа бик рәхмәтлемен. Шул вакытта мин, 50 яшемдә үткәрәм дә, башка уздырмыйм, дип әйттем. «Әйдә уздырыгыз әле, миңа булышыгыз әле», – дип йөрисем килми, андый уем юк. Укучыларымның күңелендә минем белән очрашу теләге бар икән, мин каршы түгел, очрашуларга әзер.
– Сез хәзер лаеклы ялда бит.
– Пенсиягә чыксам да, эш шулкадәр күп. Лаеклы ялда ул тагын да күбрәк була икән. Өемдәге эшләремне, үземне генә карап, үз көем белән генә яшәрмен дигән идем, алай барып чыкмады әлегә. Бәлки шулай кирәктер дә. Кемнәргәдер булыша алам, кемнәргәдер яхшылык эшли алам. Язучылар берлегендә әдәби тәрҗемә үзәгендә башлаган, үз өстемә алган эшләр бар. Аларын да төгәлләргә кирәк.
– Ул эшләргә бирелеп, каләмегезне читкә куймагансыздыр дип уйлыйм. Сез «мәхәббәт шагыйрәсе» дә булдыгыз, аннары темалар төрлелеге артты. Ә бүген сезне иҗат итәргә нинди тема этәрә?
– Ул, бәлки, иҗат итмәскә этәрә торган темадыр. Чөнки язучы, бигрәк тә шагыйрь кеше, үз заманының сулышын тоеп яши. Гашыйк булу, хисләр, мәхәббәтне көтү, ярату – барысы да үз вакыты белән булган. Аннары туган як темасы да, инде соңрак яшәү, милләт язмышы турында уйланулар да, әкренләп фәлсәфәсе дә килә. Туган тел, туган халкың турында уйланулар студент вакыттан ук күңелне борчып торган. Ул әдәбиятны укудан, Тукайга якынаюдан да килгәндер. Ил-көн өчен борчылу әкренләп үсә, язучы үз чорының сулышы белән яши, килеп туган вазгыять турында уйлана. Ләкин синең уйларың бүген үк язылмаска да мөмкин. Язарга кирәк, дип кенә язып булмый. Һәрхәлдә, мин алай эшли алмыйм. Мин бүгенге вазгыятьтә илһамланып иҗат итә алам, дип әйтә алмыйм. Кайчакта күңелдә туган уйларны да кәгазьгә төшерәсе, дөньяны каралтасы килми. Фикерләр анык булса да, аны нинди формада җиткерергә кирәклеген белергә кирәк. Әдәбият укучыга өмет калдырырга тиеш. Язучыга күңелдәге авыр уйларны тотып чәчәргә кирәкмидер.
– Сез чәчмә әсәрләр дә язасыз. Бу жанрга кереп китүегез нәрсәгә бәйле?
– Яши-яши кешенең тормыш биштәре арта, әйтәсе сүзе күбәя. Барысын да шигырь белән әйтеп бетереп булмый. Һәм ул төрле жанрда килә башлый. Мин пьесалар да язам. Шигырьдә әйтеп бетерә алмаган сатирик карашың да, чеметеп алырга теләгән фикерең дә шунда әйтелә. Үзеңне сынап карау теләге дә бар. Мин: «Кеше үзе булдыра алмаган эшне эшләргә ярата», – дип әйтергә яратам. Булдыра алганын тиз генә эшләп куясың да һәм ул инде сиңа кызык булмый башлый. Мин менә җырлый белмим, ләкин шулкадәр җырларга яратам. Җырлый белгәннәргә сокланам. Җырлый белмәсәм дә, җырны тоям. Җырчылар арасында искиткеч академик тавышлы җырчылар бар. Ләкин җырын кабул итә алмыйсың. Чөнки күңеле белән җырламый, нота артыннан бара. Икенчеләре тавышы көчле булмаса да, күңеле белән җырларга мөмкин. Ә шуларның икесе дә туры килсә, ул инде – зур иҗатка ия шәхес. Мин Хәйдәр Бигичев җырлаганда, беренче ноталарыннан ук күңелемә рәхәтлек алам. Талант төрле кешегә төрлечә бирелгән.
– Сезнең шигырь сүзләренә язылган җырлар бар һәм аларның сүзләре тирән мәгънәле булуы белән аерылып тора. Ләкин сез ни өчендер бу юнәлештә актив эшләмисез.
– Мин композиторлар белән хезмәттәшлек итәргә әзер һәм эшләгәнем дә бар. Ләкин композиторларның да төрлесе була бит. Минем иң беренче «Китмә миннән» дигән шигыремә Марсель Иванов көй язды, ә Зөфәр Хәйретдинов бик матур башкарды. Ул чын җыр булды һәм мин дә яратып кабул иттем. Шигырь минем күңелемдә ничек туды, Марсель аны шулай эләктереп ала алды. Башкаручысы да күңеленнән чыгарып җырлады. Җыр бит ул –коллектив хезмәт. Өч берлекнең бер сулышта эшләве, күңел халәтен тоюы. Тагын шундый композиторлар бар: алар синең җырыңны ала, нәрсәдер яза. Элемтәгә чыгуны да кирәк санамыйлар. Син очраклы гына аны ишетәсең. Шалтыраткач: «Без сезне таба алмадык», – дип акланалар. Минем сүзләремне үзләренеке дип зур итеп язып куйган очраклар да булды. Мондый композиторларның күбесенә иҗатташ булып эшләү культурасы җитми. Алмаз Монасыйпов белән иҗат иткән җырларыбыз бар. Ул – чын мәгънәсендә зур композитор. Иҗатташларын хөрмәт итеп эшли торган кеше иде. Алмаз абый үзен беркайчан да шагыйрьдән өстен куймады. Айдар абый Фәйзрахманов белән шактый җырлар язылды. Айдар Тимербаев минем сүзләргә күп кенә җырлар язды. Ләкин миндә җырлар языйм, популяр булыйм дигән теләк юк.
– «Кешеләргә ышанасы килә» дигән бик матур шигырегез бар. Хәзер ул җыр буларак та популяр. Яши-яши кешеләргә ышаныч кимедеме, арттымы?
– Кимеде, дип әйтсәм күңелсез була. Аны бертөрле итеп кенә әйтеп булмый. Балачакта син бөтен кешегә дә ышанасың. Чөнки син дөньяга ышанып, бәхетле булырга килгәнсең. Бу синең яшәү урының, әти-әниең, дәү әниең канат астында. Кешегә ышанырга ярамый дигән уй ул чагында башка да килми. Безне әти-әни дә моңа өйрәтмәде. Алар күзлегеннән караганда, бөтен кеше дә әйбәт иде. Аннары университетта укый башладым. Анда да бөтен кешегә ышана идем. Ә инде каршылыклар белән очрашкач, бөтен кеше дә алай түгел, алдаучылар да барлыгын белә башлыйсың.
– Ә сезнең ул шигырегез шундый чорда язылдымы?
– Ул шигырь, гомумән, мәктәп елларында язылды. Әйтерсең, күкләрдән алдан ук әйтеп куйганнар. Шигырь язу кызык бит ул. Әйтәләр бит, шигырь күкләрдән, дип. Мин моңа бик нык ышанам. Кеше үзенең киләчәген дә, әле булачагын да шигырь итеп язып куя икән. Мондый очраклар күп. Син аны әле кичермәгән, ә инде шуңа бәйле хисләр, кичерешләр үзеннән-үзе язылып куелган. Минем ирем белән бик бәхетле булып яшәгән чорымда аны югалтудан куркып язылган күп кенә шигырьләрем бар. Аларны ире үлгәч язган дип уйлыйлар. Аллаһы Тәгаләме, күкләрме сиңа аны алдан ук иңдереп куйган. Бу – гаҗәп күренеш. Минем андый шигырьләрем шактый. Аларны кабат укып карыйм да, бик кызык. Бу бүгенге көн күзлегеннән күрәзәчелек кебек булган бит инде. Ул чакта да нидер аңлаган, сизгән, тик төбенә генә төшеп җитмәгән, күрәсең.
– Алдыйлар да икән, дидегез. Еш алданырга туры килдеме?
– Минем өчен иң начар сыйфатларның берсе – алдау. Ул – дөньяны бутый торган сыйфат. Бервакыт һәр кеше алдаша һәм көненә әллә ничә тапкыр дип укыдым. Шуннан үземне дә күзәтә башладым: алдыйммы, алдамыйммы? Аңа кадәр үземне бер кешене дә алдамыйм дип уйлый идем. Мәсәлән, мин бүген иртән сезгә шалтыратып: «Чыгып барам инде», – дидем. Әле эшегез барын белгәч, ашыкмасам да була, дип, алка кия башладым. Шулай итеп тагын 10 минутлап вакыт узды. Менә бу алдау микән? Үзем алдарга яратмыйм. Кеше алдарга тиеш түгел, дип санавым аркасында бик күп каршылыкларга очрадым. Эшләгән вакытта үз эшем белән барасы җирем булса, җитәкчегә әйтеп китәм. Ә башкалар көне буе үз эше белән кайдадыр йөри, ләкин җитәкчегә: «Редакция эше белән киттем», – ди. Нәтиҗәдә миңа үз эшең белән бик күп йөрисең дигән кисәтүләр булды. Гаделлегем, чын дөресен әйтеп китүем миңа зыян салды. Без бит инде – олы кешеләр. Нишләп без алдап йөрергә тиеш?
– Бу тормышта үзегезгә нәрсә теләр идегез һәм теләмәс идегез?
– Мин үзем булып калуны теләр идем. Шундый сүз бар: «Бер кешегә дә үзеңә теләмәгән әйберне теләмә», – диләр. Иң курыкканым – үз-үзеңә хыянәт итү. Дөньяда төрле хәлләр була. Һәр ситуациядә кеше кеше булып калырга тиеш. Ниндидер вакыйгалар мине үземә хыянәт итүдән сакласын иде. Бер кеше дә андый сынауларда үзен ничек тотачагын белми. Менә Муса Җәлилләр мисалында карасак та, кеше шундый хәлгә, шундый тоткынлыкка тарыса, үзен ничек тотар иде? Кешедә курку хисе бар. Мин үземнең куркуымны баш калкытудан басып торам. Куркырга ярамый. Ул – иң куркыныч әйбер. Адәм баласын мондый хис били икән, ул кеше булудан туктый.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез