Газетага язылу

Илсөяр кирәк иде! Депутатлар патриотик тәрбия турындагы закон өчен тавыш бирде

Акча һәм ватанпәрвәрлек. Татарстан Дәүләт Советының чираттагы утырышында күбрәк әнә шул хакта сөйләштеләр. Икесе ике төшенчә булса да, аларның уртак ягын да таптылар. Ул да булса, каһарманлык.

Парламент җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин рәислегендә узган утырышта «2023 елга, 2024–2025 еллар планлы чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында»гы закон проектын тикшерделәр. Доклад белән Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, агымдагы елда республика бюджетының керем өлеше 426,9 миллиард сум (гомумән алганда, аны 56,4 миллиард сумга арттыру күздә тотыла) тәшкил итәчәк. Чыгым өлеше – 456,6 миллиард сум (40,7 миллиард сумга арттыру фаразлана). Бюджет дефициты 15,7 миллиард сумга кимеп, 29,7 миллиард сумга тиң булачак.

– Дефицит финанслау чыганаклары белән тәэмин ителгән, – дип тә өстәде министр.
Сөйләшү барышында депутатлар махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзаларына төп ярдәм чараларын бюджет хисабыннан гарантияләргә кирәк, дип тә белдерде. «Хәрби хәрәкәтләр зонасында якташларыбыз үзара очрашып сөйләшәләр һәм республиканың төрле районнарында гаиләләргә ярдәм чаралары аерылуын әйтәләр. Шуңа күрә, махсус хәрби операциядә катнашучыларга төп ярдәм чаралары күрсәтүне бюджет хисабыннан тәэмин итәргә кирәк. Аерым алганда, сүз балалар бакчасына түләүсез йөрү, мәктәптә көнгә ике тапкыр бушлай ашату, гаиләне милеккә салымнан азат итү турында бара», – диделәр утырышта.

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, бюджетта тигезлекне болай да мөмкин кадәр сакларга тырышканнар.
– Бюджет балансланган. Бүгенге шартларда без каһарманлыкка тиң адым ясыйбыз, дип тә әйтергә мөмкин. Шуңа күрә закон проектын беренче һәм соңгы укылышта һәм тулаем кабул итәргә тәкъдим итәм, – диде ул.

Депутатлар бертавыштан ризалык белдерде.
Утырышта фикерләр күп әйтелгән тагын бер закон проекты турында сөйләштеләр. Депутатлар «Татарстан Республикасында гражданнарны патриотик тәрбияләү турында»гы закон проектын беренче укылышта кабул итте.

Закон проектын парламентның Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты тәкъдим итте. Документны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе күрсәтмәсе  белән оештырылган эшче төркем әзерләгән. Аның составына 17 кеше, шул исәптән парламент депутатлары, Татарстан Рәисе администрациясе, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре дә кергән.

Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов билгеләп үткәнчә, яңа канун республикада патриотик тәрбиягә бердәм караш урнаштырырга мөмкинлек бирәчәк.

– Хәзерге вакытта патриотик тәрбия мәсьәләсе федераль дәрәҗәдә аерым законнар белән көйләнми, шул ук вакытта илнең күп кенә төбәкләрендә шундый ук законнар кабул ителгән һәм гамәлдә, – диде ул.

Закон проекты сессия утырышына кадәр үк комитетта сөйләшкәндә шактый фикерләр уяткан иде. Бу юлы депутатлар «Ватан кайдан башлана?» шигырен дә сөйләп күрсәтте хәтта. Тәкъдимнәр дә җитәрлек. Мәсәлән, депутатлар документта «патриотизм» төшенчәсенә тәгаен аңлатма бирелмәвен әйтте.
– Ватанпәрвәрлек, илсөярлек татар халкына һәрвакыт хас, – диде Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла. – Ватанпәрвәрлек игелекле ният белән, бер максатка ирешү тирәсендә берләштерергә тиеш дип саныйм. Тарих сугышлардан гына тормый икәнен истән чыгармыйк. Халыклар һәм милләтләр төрле, алар үзара дус-тату, хезмәттәшлек итеп яшәгән. Патриотик тәрбияләү уңай мисалларга нигезләнсен иде.

Бу уңайдан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да үз фикерен әйтте.
– Әлеге закон проекты тирәсендә яңгыраган төрле фикерләрдән чыгып, без катлаулы мәсьәләне күтәрдек, дип әйтә алам, – диде ул. – Шул рәвешле, патриотик тәрбияләү белән шөгыльләнүчеләрнең дә игътибарын тагын бер кат әлеге мөһим мәсьәләгә җәлеп итәрбез дип уйлыйм. Безне тыныч тормышта да, бүгенге кебек махсус хәрби операция барган шартларда да нәкъ менә ватанпәрвәрлек кебек фундаменталь кыйммәтләр берләштерә. Бу хакта күбрәк сөйләргә, аны үз мисалыбызда күрсәтергә кирәк. Әлеге мәсьәләне бик вакытлы һәм бик дөрес күтәрдек дип саныйм.

Татарстан парламентында депутатлар саны кимеде. Утырышта Рөстәм Хәсәновның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында карар кабул ителде.
– Рөстәм Хәсәнов үзе бу хакта сорап, гариза язды, – дип мәсьәләгә коры гына ачыклык кертте Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.
Билгеле булганча, депутатка бәйле гауга быелның сентябрендә чыкты. Ул наркотик саклауда шикләнелә. Хәзерге вакытта Рөстәм Хәсәновка каршы җинаять эше кузгатылган. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бу уңайдан җентекле тикшерү үткәрергә кушты. «Республика парламентаризмы тарихында мондый хәлнең булганы юк иде», – диде ул.
Рөстәм Хәсәнов 2018 елда Татарстан Дәүләт Советы депутаты итеп сайланды. Ул банкротлыкка чыккан «Реставратор» оешмасын оештыручы булып та тора. Шулай ук «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды директоры буларак та билгеле.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре