Беренче карашка монда гаҗәп берни дә юк, хатын-кыз күп акча эшли икән, аның гаилә мәшәкатьләре белән шөгыльләнергә вакыты да, теләге дә калмый. Әйтик, Президентның декретка китеп, бала тәрбияләп утыруын күз алдына китерә аласызмы? Германиянең элекке канцлеры Ангела Меркельнең, мәсәлән, бер баласы да юк. Клаудия Шейнбаум – Мексиканың хәзерге Президенты – бер бала анасы. Аңлашыла торгандыр: бала актив сәяси карьера башлаганчы туган. Премьер-министр булып эшләгән чакта бала тапкан бер хатын бар шулай да. Ул – Яңа Зеландиянең элекке премьер-министры Джасинда Ардерн, лидер булып эшләгәндә бала табуы белән атаклы да инде ул. Аның әлегә шул бердәнбер баласы бар. Гомуми нәтиҗә чыгару кыен түгел: лидерлыкны хатыннар кулына тапшырсак, җәмгыять кысырлыктан интегәчәк.
Мәсьәләнең кызык ягы шунда: Икътисадый үсеш һәм хезмәттәшлек оешмасына гадәттә тормышның матди дәрәҗәсе югары булган илләр керә һәм алар барысы да туу коэффициентының түбәнлегеннән интегә. Тагын бер нәрсә бар: болар барысы да җенесләр тигезлеге өчен көрәшә һәм ни өчендер бу тигезлеккә һаман да ирешә алмыйлар. Әйтик, барысының да депутатлар һәм парламентарийлар корпусында ирләр күпчелекне тәшкил итә, ил дилбегәсен хатыннар кулга алган очраклар сирәк. АКШ һәм Франциядә беркайчан да хатын-кыз Президент булганы юк. Җенесләр тигезлегенең югары дәрәҗәсенә иреште дип саналган Швециядә бары тик бер тапкыр гына хатын-кыз премьер идарә итә. Сүз уңаеннан искәртик инде, аның да баласы берәү генә.
Көнбатыш илләренең бик көчәнеп, гендер тигезлек өчен көрәшүләре зур уңышларга китерми никтер: карьераның югары баскычларында хатыннар һаман да сирәк, хәтта хезмәт хаклары буенча да ирләрдән бераз калышалар. Хатыннар бизнес белән шөгыльләнә, күп акча эшли башлый икән, OECDның югарыда китергән статистикасы чынбарлыкка әверелә: баланы аз табалар яисә гомумән тапмыйлар. Мәсьәлә тагын бер ягы белән игътибарны үзенә җәлеп итә: OECDга кергән илләрдә хатын-кызларның гаилә кора алмаулары өстенлек алып бара. Германиядә, мәсәлән, 25–49 яшьлек гүзәл җенес вәкилләренең 40–50 проценты рәсми никахта тормый. Көньяк Кореяда бу күрсәткеч шулай ук югары. Гаиләсезлекнең төп сәбәбе: карьера ясау һәм шәхси иреккә өстенлек бирү. Тормыш йөге хатын-кыз җилкәсенә салынса, җәмгыять демографик упкынга сикерә һәм аннан чыга алмый, дип нәтиҗә ясау кыен түгел. Феминизм идеясен байрак итеп күтәргән илләр үзләренә үлем карары чыгаралар, кыскасы. Әмма көнбатышлылар үзләрен бер идея белән юата: гендер тигезлеккә ирешелсә, демография проблемасы хәл ителәчәк, диләр. Мисал итеп, Скандинавия илләрен китерәләр. Аларда ир кеше хатыннар шикелле үк декрет ялы ала һәм бала карый. Тигез хокуклылыкның башка атрибутлары да көчлерәк. Һәм бала туу коэффициенты да бераз югары: 1,45–1,5 тирәсе. Күрә торгансыздыр, мондый коэффициент барыбер демографик проблеманы хәл итми. Җәмгыять картаеп үлеп бетмәсен өчен, коэффициентның кимендә 2,1 булуы кирәк.
Көнбатышлыларның мөшкел хәленең сәбәбе бик артык баш ватмыйча да күзгә ташлана. Аллаһы Тәгалә тарафыннан ир һәм хатын өстенә вазыйфалар бөтенләй башкача салынган. Ир – гаиләне тәэмин итүче. Әйтик, хатынның кереме булса да, ир гаилә чыгымнарын каплауда аның акчасына өмет итә алмый, хатын үз байлыгын үзе генә файдалану хокукына ия. Балаларны да, хатынны да ир ашата, киендерә, тәэмин итә. Гаиләнең матди хәле авыр булса да, ир хатыннан эшкә чыгуны таләп итә алмый. Дөрес, акыллы хатыннар алай ук ир җилкәсенә салынмый инде, булышалар, әмма аларның хокукы билгеләнгән һәм кагылгысыз. Бу дәрәҗәгә ирешкән канунны демократик парламентларның берсенең дә кабул итә алганы юк әле.
Хатын-кыз азатлыгы мәсьәләсе демократик җәмгыятьләрдә бик гаҗәп куелган. Әйтик, гүзәл затларның ачыктан-ачык тән сатып акча эшләүләренә аларда берәү дә аптырамый. Соңгы Давос форумында эскорт-модельләр (гади телгә күчерсәк, элиталы фахишәләр) бәясенең нык күтәрелүе турында матбугат бик иркен яза, мәсәлән. Гадәттә эскорт-модельнең бер сәгатьлек хезмәте безнең акча белән 63 мең сум йөри, диләр. Халыкара икътисад форумы вакытында бәя быел бер атнага 9 миллион сумга кадәр җиткән икән. Үзләрен дөнья хуҗасы дип хис иткән миллиардерлар, сәяси элита вәкилләре ул хатыннар белән ни генә кыланмый. Эпштейн коллегалары бит инде, нәрсә дисәң дә. Бу – нормаль күренешме, хатын-кыз хокукы ни дәрәҗәдә саклана? Мәгълүмат эзләп, ясалма фәһемгә мөрәҗәгать иткән идем, аның җавабы мондый булды: «Мин андый эчтәлектәге (әxлаксыз яки законсыз хезмәтләр бәяләре турында) мәгълүматны эзләп бирә алмыйм».
Үткән атнада үзен дөньядагы иң демократик һәм гуманлы ил дип санаган Израильдә бер җәнҗал чыгып алды: Шошана Струк дигән хатынның үле гәүдәсен таптылар. Шошана дини сиончылыкның радикаль канатына караган гаилдә туган, әнисе Орит Струк – Израиль министры. Ул, үзенең кечкенәдән әти-әнисе һәм абыйлары тарафыннан ритуал вакытында сексуаль яктан көчләнүе хакында әйтеп, җәнҗал чыгарган иде. Ритуаль көчләүдә раввиннар да катнашкан. Кыз үлсә, үлемнең сәбәбе читтән булачагы хакында да кисәткән, ягъни үзенә кул салу түгел. Сиончылар бу хакта сөйләүгә шунда ук көчле цензура кертте, Израиль ресурсларында чыккан мәгълүмат алып ташланды, әмма бер рус телле гыйбри сайты менә ниләр яза: «Феномен ритуального насилия, как его описывают жертвы по всему миру, относится к заявлениям о серьезных сексуальных и физических издевательствах, происходящих в закрытых группах, иногда с использованием религиозных, духовных или псевдомистических мотивов». «Феминизм» дигән хәрәкәт артына ышыкланып, хатын-кызны кол итү, аннан товар ясау сәясәте бара. Ирләр һәм хатыннарның табигый роленнән баш тартмыйча, бу мөмкин түгел.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез