Исәп һәм хисап. Марат Фәйзрахманов белән республика акчасы турында әңгәмә

Татарстан Республикасы бюджетының керемнәр һәм чыгымнар буенча үтәлеше, 2026 елга бюджет проектын әзерләү һәм раслауга бәйле башка мөһим мәсьәләләр хакында Татарстан финанс министры Марат Фәйзрахманов белән әңгәмә кордык.

Исәп һәм хисап. Марат Фәйзрахманов белән республика акчасы турында әңгәмә
Татар информ

 

Марат Җәүдәтович, 2025 елның тугыз ае үтеп тә китте. Татарстан Республикасының тупланма бюджетына салым һәм салым булмаган керемнәр керүендә хәлләр ничегрәк тора?

– Финанс елының узган чоры эчендә Татарстан Республикасы тупланма бюджетының керем өлешендә 421 млрд сум күләмендә салым һәм салым булмаган керемнәр тупланды. Шулардан 349 млрд сум республика бюджетына, калган 72 млрд сумы җирле бюджетларга керде. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, керемнәр күләме артты.

Бу саннар Татарстан Республикасына тупланган салым һәм салым булмаган керемнәр күләме буенча Россия төбәкләре арасында бишенче урынны биләргә һәм Идел буе федераль округында алдынгылар сафында калырга мөмкинлек бирә.

 

– 2025 елның тугыз аенда табышка салым керемнәре динамикасы нинди булды? Сез элегрәк өченче квартал дәвамында салым буенча керемнәрнең кимеячәген билгеләп үткән идегез.

– Чыннан да, табышка салым – аерым игътибарга лаек мәсьәлә. 2025 елның 9 ае эчендә табышка салым 111,5 млрд сум күләмендә тупланды. Татарстан Республикасы бюджетының барлык керемнәрендә салым өлеше 27% тәшкил итә. Чагыштыру өчен: узган елның шул ук чорында керемнәр 122,8 млрд сум күләмендә җыеп алынган иде. Быел салым буенча керемнәр кимрәк.

Тулаем алганда, быел салым буенча керемнәрне икътисадыбызның төп тармаклары тәшкил итә. Алар арасында иң билгелеләре – нефть табу, газ һәм аларга хезмәт күрсәтү???, төзелеш, сәүдә һәм җәмәгать туклануы аерылып тора. Шулай ук шактый өлеш транспорт, элемтә һәм химия җитештерүенә туры килә.

Аерым тармакларда уңай тенденция күзәтелә. Мәсәлән, 2025 елның 9 аенда табышка салым буенча керемнәрнең радио, оптика, үлчәү приборлары җитештерү өлкәсендә, шулай ук лизинг өлешендә, төзелеш индустриясендә шактый артуы сизелә.

Шул ук вакытта алдан фараз буенча, нефть табу, химия һәм нефть химиясе җитештерүе, сәүдә кебек төп традицион тармакларда динамика тискәре булып калу сәбәпле, табышка салым керемнәренең кимү тенденциясе 2025 елның ахырына кадәр сакланачак.

Бүген без салым буенча кимү көтелә торган оешмаларга җентекле анализ үтәкәрәбез; салым органнары, Икътисад министрлыгы һәм башка идарә тармаклары, предприятиеләр белән тыгыз хезмәттәшлек алып барабыз.

 

– Татарстан Республикасы тупланма бюджетының башка керем төрләре турында да сөйләшеп алыйк. Биредә динамика нинди?

– Башка керем чыганаклары буенча динамика уңай. Бүген безнең төп керем чыганагы – физик затлар кеременә салым. Узган тугыз айда салым республиканың тупланма бюджетына 149 млрд сум күләмендә керде.

Моннан тыш, акцизлар кереме – 34,7 млрд сум, ә җыелма керемгә салымнар 28 млрд сум тәшкил итте. Җирле бюджетларга җир салымы 7 млрд сум күләмендә җыеп алынды. 2025 елның 9 аенда салым булмаган керемнәр Татарстан Республикасының тупланма бюджетына 50,7 млрд сум күләмендә керде.

Физик затлардан милек салымнарын җыеп алу мәсьәләсенә аерым тукталырга телим. Сүз җир салымы, мөлкәткә салым һәм транспорт салымы турында бара. Өченче декадада түләнәсе акча күләмнәре салым түләүчеләрнең «шәхси кабинет»ларына урнаштырылды, ә почта бүлекчәләре хәбәрнамәләр тарата башлады. Тулаем республика буенча исәпләнгән түләүләр 11,5 млрд сум тәшкил итә. Шунысын да искәртергә телим: милек салымнары күләмнәре елдан-ел тотрыклы үсә бара. Республикабыз халкы, әлеге мәсьәләнең никадәр җаваплы булуын аңлап, салымнарны вакытында түләр, дип ышанып калам.

Керемнәр өлешендә бүген күзәтелгән уңай динамиканы саклап калуның бер чарасы – салым җыю буенча ведомствоара комиссияләрнең эшен көчәйтү. Финанс елы ахырына кадәр калган вакыт эчендә, шулай ук бюджетның сыйфатлы үтәлешен тәэмин итәргә, керемнәр җыю эшен көчәйтергә, мөлкәт салымнарын туплау эшен сыйфатлы дәрәҗәдә башкарып чыгарга кирәк булачак.

 

– Марат Җәүдәтович, Татарстан бюджетының чыгым өлеше үтәлешенең ничек баруы турында да сөйләп узсагыз иде.

– 2025 елның тугыз аенда Татарстан Республикасы тупланма бюджетының чыгымнары 443 млрд сум тәшкил итте. Чыгымнарның төп юнәлешләре буенча йөкләмәләр вакытында һәм тулы күләмдә үтәлде.

Чыгымнарда төп бурычларның берсе – Россия Федерациясе Президентының хезмәт хакы буенча «май указлары»н үтәү. Биредә эш максатчан алып барыла. Алдан ясалган нәтиҗәләр буенча, тугыз ай эчендә без бюджет өлкәсе хезмәткәрләренә хезмәт хакларын түләү буенча максатчан күрсәткечләр үтәлер, дип исәплибез.

 

– Марат Җәүдәтович, Татарстан Республикасының дәүләт бурычына бәйле вазгыятькә карата фикерегезне беләсе килә. Киләчәккә планнарыгыз нинди?

– Әйе, чыннан да, дәүләт бурычы мәсьәләсе гавами киңлектә һәрдаим күтәрелеп тора.

2025 елның 1 октябренә Татарстан Республикасының дәүләт бурычы 99 млрд сум тәшкил итә, аның төп өлешен (90 млрд сум) федераль кредитлар буенча йөкләмәләр алып тора, ә дәүләт гарантияләре буенча йөкләмәләр күләме 9 млрд сум тәшкил итә.

Республика Хөкүмәте бурычны киметү, реструктуризацияләү һәм исәптән чыгару мәсьәләләре буенча системалы эш алып бара. Быел федераль бюджет кредитлары буенча бурычның өчтән ике өлешен исәптән чыгару максатыннан, федераль органнарга исәптән чыгаруның яңа механизмында катнашу нияте турында гариза юлланды. Республиканың 2025 елдан 2027 елга кадәрге чорда 44,5 млрд сумлык азат ителә торган акчаны юнәлтү буенча тәкъдимнәре Россия Федерациясендә Төбәкләр үсеше буенча Хөкүмәт комиссиясе Президиумы тарафыннан хупланды. 

Агымдагы елның 9 аенда азат ителә торган акча исәбенә Татарстан Республикасы бюджеты чыгымнары күләме 11,7 млрд сум тәшкил итте.

Хәзерге вакытта федераль органнарга өстәмә гариза юлланды. Ул расланганнан соң, агымдагы елда исәптән чыгарылырга мөмкин булган сумма арттырылачак.

 

– Марат Җәүдәтович, билгеле булганча, бюджет өчен дүртенче квартал – иң киеренке вакыт. Бюджетны тикшерү, раслау өлкәсендә күпме эшләр инде башкарылды, нинди бурычларны әле үтисе бар?

– Әйе, бу чорда без бюджетны формалаштыру һәм раслау буенча еллык эшне тәмамлауга якынлашабыз, дияргә мөмкин.

Барыннан да элек, аерым салымнар буенча ставкалар һәм ташламаларны билгеләүгә бәйле норматив хокукый базаны әзерләү буенча зур эш башкарылды. 2026 елга социаль-мәдәни өлкәнең барлык тармакларын финанс белән тәэмин итү нормативлары тулысынча актуальләштерелде һәм тиешле норматив актлар расланды.

Бюджетның үзен әзерләү процессы параллель барды. Татарстан Республикасының тупланма бюджеты проекты Министрлар Кабинеты утырышында каралды һәм хупланды. Соңрак документ республика Рәисе тарафыннан Дәүләт Советына кертелде. Бюджет проекты комитетлар утырышларында каралды, шулай ук парламент тыңлаулары һәм зона киңәшмәсе уздырылды. 29 октябрьдә Дәүләт Советы сессиясендә республика бюджеты беренче укылышта каралачак.

Шулай ук мөһим мәсьәлә – җирле бюджетлар белән үзара хезмәттәшлек. Район хакимиятләре алдындагы бурыч шактый төгәл: муниципаль сессияләрдә җирле бюджетлар турындагы карарларны раслаганда, керемнәр һәм чыгымнар буенча Финанс министрлыгында килештерелгән күрсәткечләрне үтәргә һәм җирле бюджетларны кытлыксыз кабул итәргә кирәк.

Ә хәзергә йомгаклап шуны әйтә алам: бюджетны кабул итү процедурасын уңышлы узу һәм республикабыз финанс системасының киләчәк елларда тотрыклылыгын саклауга һәм аның үсешенә ныклы нигез салуга бөтен көчебезне куячакбыз.

0

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре