Өстәвенә җәйге ялдан калага өлкән курс студентлары да кайтачак. Кеше фатирында яшәү күпмегә төшә? Аренда базары ни хәлдә? Бәяләрне без дә белештек.
«Җәй башында кирәк иде»
Гөлназ Галиева Казан дәүләт энергетика университетына укырга кереп йөри.
– Кабул итү комиссиясенә килгәч, бер кыз белән таныштык. Икебез дә Алексеевск районыннан, икебез дә бер үк факультетка укырга керергә җыенабыз булып чыкты. Бергә фатир арендалыйбыз, дип килештек. Тулай торак романтикасы турында күпме генә сөйләсәләр дә, фатирда үз җаеңа яшәү болардан күпкә өстенрәк, минемчә. Торакны риэлторлар аша да, танышлар аша да эзләдек. Социаль челтәрләрдә дә игъланнар шактый хәзер. Сайлау мөмкинлеге бар, бәяләр дә төрле. Бер фатир таптык кебек. Иң мөһиме – уку йортыннан ерак түгел. Карарга барасыбыз бар. Бәясе чагыштырмача кыйммәт түгел – 24 мең сум һәм коммуналь түләү. Бер кешегә 15 мең сум чамасы айлык түләү чыга инде, алдан ук якынча шул тирә дип чамалап куйган идек, – дип сөйләде Гөлназ.
«Мир квартир» мәгълүматларына караганда, Казанда ел башыннан бирле бер бүлмәле фатирны озак вакытка арендалау бәясе 3,3 процентка арзанаеп, уртача 31,1 мең сум тәшкил иткән. 2026 елның гыйнвар–июнь айлары нәтиҗәләренә караганда, ике бүлмәле торакны арендалау хакы 6,6 процентка арзанаеп, уртача 38,3 мең сум, ә «өчле»ләр 6,9 процентка арзанаеп, 47,2 мең сум тәшкил иткән.
Илкүләм тикшеренүдән күренгәнчә, соңгы ярты елда бер бүлмәле фатирны арендалау бәясе барыннан да бигрәк Саранск (+12,5 процент), Грозный (+9,6 процент), Белгород (+8,1 процент), Орел (+5,8 процент) һәм Сочи (+5,4 процент) шәһәрләрендә кыйммәтләнгән. Шушы ук вакыт аралыгында Мәскәүдә бер бүлмәле фатир хакы 1,7 процентка арзанаеп, уртача 55,9 мең сум тәшкил иткән. Белгечләр әйтүенчә, ел башында бәяләр кыйммәт булу аркасында, халыкның түләү сәләте кимеде. Шуңа күрә фатирны арендага бирүчеләргә дә базар хәлләренә җайлашырга туры килде. «Вазгыять июнь ахыры–июль башында үзгәрде. Әлеге чорда ел саен торакны арендалауга ихтыяҗ арта», – дигән алар.
45 мең сумга – гөл
Бәяләрне без дә белештек. Казанның нәкъ үзәгендә – Татарстан урамындагы йортларның берсендә 21 квадрат метрлы бүлмә-фатирны арендалау бәясе 35 мең сум тора. Моңа өстәп ай саен ут-су өчен дә түлисе. Фатир куыш кадәр генә: ишектән керүгә уңда – кер юу машинасы, сулда – кул югыч тора. Бер почмакка өстәл дә сыешкан. Бераз узгач – як-якта ике диван. Аларны җәеп куйсаң, 21 квадрат метрлы бүлмәдә үтеп йөрергә бер тар сукмак кына калачак. «Фатирны студентларга һәм эш буенча командировкага килүчеләргә арендага бирәбез», – дип тә язып куйганнар игъланга. Гаиләле кеше монда сыймый да.
Вишневский урамындагы күптән ремонт күрмәгән ике бүлмәле фатирны арендалау бәясе – 30 мең сум + коммуналь хезмәтләр. Риелторга 21 мең сум комиссия дә түлисе. Суыткыч, плитә һәм микродулкынлы мичтән тыш, ике бүлмәдә – ике диван, ике өстәл һәм ике урындык. Башка уңайлыклар юк.
Автор фотосы
Тулай торакта бүлмә арендалау бераз очсызрак. Әмирхан Еники урамындагы йортларның берсендә, мәсәлән, 12 квадрат метрлы шундый торак 19 мең сум тора. Ике бүлмәгә бер юыну бүлмәсе һәм бәдрәф. Бүлмәдә әзер ризыкны җылытырга микродулкынлы мич белән электр чәйнеге бар.
Университет урамындагы ялт иткән 48 квадрат метрлы ике бүлмәле фатирны арендага алып яшәргә дә мөмкин. Биредә көндәлек кирәк булган техникадан тыш, кондиционер һәм су җылыткыч та бар, алай гына да түгел, юыну бүлмәсендә гөлләр үсеп утыра хәтта. Тик мондый рәхәт тормыш өчен ай саен 45 мең сум түләргә кирәк булачак. Залогы – 10 мең сум, комиссиясе – 31 500 сум.
Казанның Идел буе районында 49 квадрат метрлы «икеле»не 28 мең сумга таптык. Күренеп тора: Казан дәүләт аграр университеты янәшәсендәге торакны махсус арендага бирү өчен әзерләгәннәр. Җәелә торган диван урынына ике такта-караватны тоташтырып куйганнар, залда – әби-бабайлар заманыннан калган өч өлгеле көзге.
Читтәрәк яшәү дә әллә ни арзан түгел. Авиатөзелеш районында 31 квадрат метрлы бер бүлмәле торакны 23 мең сумга тәкъдим итәләр. Беломорская урамында яшәргә риза булсагыз, аш бүлмәсендә дүрт чынаяк һәм дүрт тәлинкә дә булачак. Тик хуҗаларның бер шарты бар: фатирда ике кешедән күбрәк яшәргә ярамый.
«Тулай торакка әйләнмәсен»
Риэлтор Алия Хөсәенова дистә елдан артык милекне арендалау белән шөгыльләнә.
– Җәйнең икенче яртысы – аренда базарында кызган чор, – ди ул. – Әле кайчан гына булачак студентлар өчен торакны җәй башында ук эзли башлыйлар иде. Соңгы елларда ашыкмыйлар. «Ник соңардыгыз?» – дип сорагач, еш кына: «Кайда укырга кергәнне әле яңа белдек», – дип җавап бирәләр. Торакны арендаларга теләүче студентлар өчен аның вузга якын булуы зур әһәмияткә ия. Фатирда шкаф бармы, аш бүлмәсе җиһазландырылганмы-юкмы, бу аларны артык кызыксындырмый, иң мөһиме вакыт ягыннан уңайлы булсын. Торакны бергә арендаларга теләүчеләр күп. Чөнки бүген бәяләр югары. Соңгы бер-ике елда гына да аренда бәясе 15–20 процентка артты.
Татарстан торак сатып алу мөмкинлеге буенча илкүләм рейтингта 40 нчы урынга эләккән. РИА Новости үткәргән тикшерүдән күренгәнчә, республикада 60 квадрат метрлы фатирның уртача бәясе 7,8 миллион сум тәшкил иткән. Белгечләр әйтүенчә, Татарстанда фатир сатып алу өчен ким дигәндә 4,8 ел акча җыярга кирәк.
Алия Хөсәенова әйтүенчә, бүген аренда базарында студентларга карата мөнәсәбәт үзгәрде. «Элегрәк торакны арендага бирергә теләүче милек хуҗалары студент сүзен ишетергә дә теләми иде, хәзер болай дип каршы төшүчеләр юк. Түләсеннәр генә. Дөрес, студентлар белән төзелгән килешү гадәттәгечә бер-ике биткә генә сыймый. Торакны арендага бирүчеләр документта бөтен нечкәлекләрне исәпкә алырга тырыша. Аерым алганда, студентларның әти-әниләре килешүдә поручитель булып бара. Ягъни яшьләр айлык түләүне көнендә бирми икән, җаваплылык – әти-әни җилкәсендә. Фатирны тулай торакка әйләндерүдән куркып, өйдәге кунаклар санын чикләүчеләр дә күп», – ди белгеч.
Мошенниклардан сакланыгыз!
Арендага алган торакмы, әллә үзеңнекеме? Бу сорауны милек агентлыгы җитәкчесе Дамир Гатауллинга бирдек.
– Элегрәк, студентка фатирга керергәме, ипотекага алыргамы, дигәндә, ипотеканы сайларга киңәш итә идек. Янәсе, фатирда да түләп торасың, ә ипотека алсаң, һичьюгы, үз куышың өчен акча кертәсең. Бүген ипотека ставкасы шактый зур. Ул кесәгә суга. Шуңа күрә яшьләргә әлегә «снимать» итү отышлырак. Ипотека бәясе генә түгел, торак-коммуналь хезмәтләр һәм башка чыгымнар турында да истә тотарга кирәк, – ди ул.
Дамир Гатауллин әйтүенчә, соңгы еллар белән чагыштырганда, торак базарында арендага бәйле тәкъдимнәр арткан. «Гаилә ипотекасының шартлары катгыйланыр алдыннан халык артык акчасын милек сатып алуга юнәлтте. Бүген әнә шул фатирларны акрынлап ремонтлап бетерәләр һәм арендалауга тапшыралар. Иске йортларда да тәкъдимнәр җитәрлек. Чөнки бүгенге шартларда, артык кирәк булмаса, фатирны сату отышлы түгел. Яхшы ремонтлы торакка атна-ун көндә хуҗа табыла», – ди Дамир Гатауллин.
Фатир эзләгәндә риэлторга мөрәҗәгать итәргә киңәш итте ул. Чөнки тораклы булам дип, мошенникларга юлыгып, ярык тагарак янында утырып калуың да бар. Интернетта шикле игъланга «ВТ» хәбәрчесе дә тап булды. Бер милек агентлыгы КФУга терәлеп үк торган йортларның берсендә 17 квадрат метрлы фатирны 18 мең сумга тәкъдим итә. Килешүне шул ук көнне төзиләр, имеш. Тик күрсәтелгән телефон номеры буенча шалтыратып, ике арада төзеләчәк документның нечкәлекләре турында төпченә башлагач, сөйләшергә бер көн дә җитмәде. Телефонның теге очындагы хезмәткәр әле бер сәбәп, әле икенчесен табып, әңгәмәне өзә дә куя. «Ватык телефон»нан шул аңлашылды: игъланда күрсәтелгән 18 мең сумга өстәп, тагын шул кадәр үк акча – 9 мең сум залог һәм 9 мең сум комиссия түлисе. Агентлык арадашчы буларак килешүне бер айга гына төзи, аннары документны милек хуҗаларының үзләре белән килештереп бетерәсе булачак. Алар шул ук шартларга риза булса, әлбәттә. Күңелдә шик тудырган тагын бер нәрсә: әлеге агенлык Казан үзәгендә очсыз бәядән 40 лап фатир тәкъдим итә. 18 меңлек фатир хәлләрен ачыклап бетереп булмады, игъланда күрсәтелгән телефон гомумән дә җавап бирми башлады.
Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы хәбәр итүенчә, республикада еллык төзелеш планы 73 процентка үтәлгән, 2,3 миллион квадрат метрдан күбрәк торак сафка баскан. Шуның 1,3 миллион квадрат метрдан артыгы – шәхси торак төзелеше.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез