Эйфель манарасыннан яңгыраган «Мәхәббәт гимны», зәңгәр тәнле ярымшәрә актерлар, асты өскә әйләнгән байрак... 26 июльдә Парижда узган XXXIII җәйге Олимпия Уеннары ачылышын кыскача әнә шулай тасвирларга була. Франциядәге ярышлар нибары берничә көн эчендә җәмгыятьнең төрле катлауларында төрле фикерләр уятырга өлгерде.
«Хөрмәтсезлек...»
Парижның искиткеч урынында узган ачылыш алдан ук зур кызыксыну уятса да, ахыр чиктә Халыкара Олимпия Комитетына тантананың кайбер өлешләре өчен хәтта гафу үтенергә туры килде...
Тарихта тәүге тапкыр стадионнан «чыккан» тантана Сена буенда узды. Спортчылар парадында 10 меңләп спортчы көймәләргә утырып барды. Интернет киңлекләрендә Алжир делегациясенең елгага роза чәчкәләре ташлавы аеруча игътибарны җәлеп итте. Спортчылар шул рәвешле 1961 елның 17 октябрендә Парижда Алжирның азатлыгын яклап узган демонстрациядә һәлак булган кешеләрне искә алды. Ул вакытта Алжир Франция колониясе була. Ә демонстрациядә һәлак булучыларның гәүдәләрен нәкъ менә Сена елгасына ташлыйлар.
Аздан гына асты өскә әйләнгән килеш күтәрелми калган Олимпия уеннары байрагына аерым тукталып тормыйбыз – кем әйтмешли, анысы була торган хәл. Әмма Олимпия хәрәкәтенең асты өскә килү билгесе түгелме бу? Җәмәгатьчелек, бүген дә «Христиан динендәгеләргә карата хөрмәтсезлек» буларак бәяләнгән күренеш турында сөйли. Леонардо да Винчиның «Яшерен кич» картинасының артыгы белән заманча версиясен хәтерләткән күренештә бар да бар иде. Хатын-кыз булып киенгән ир-атлар да, тәнен зәңгәргә буяган ярымшәрә Дионис «Алла» да... Кыскасы, ачылышның бу өлеше Россия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков сүзләре белән әйтсәк, «безнең илдә тыелган» күренешләргә бай иде. Халыкара Олимпия Комитетына «оештыручыларның нинди дә булса дин вәкилләренә карата хөрмәтсезлек күрсәтү теләге юк иде» дип гафу үтенергә туры килде. Ачылу тантанасының видеоязмаларын исә юкка чыгара башладылар. Күреп калганнар исә бу вакыйганы «бозыклык тантанасы» дип атады. Олимпия Уеннары тәмамланганчы тагын ниләр буласын күз алдына китерү дә куркыныч.
Фикер
Александр Вулин, Сербиянең вице-премьеры:
– Бер вакыйга белән яңа Көнбатыш цивилизациясенең яңа Көнчыгыш цивилизациясе белән бәрелешүе сәбәпләрен, алар арасындагы аерманы күрсәтергә кирәк булса, Париждагы Олимпия уеннары ачылышын һәм Казандагы БРИКС Уеннарының ачылыш тантанасын атарга була. Парижда Мария-Антуанетта канлы башын кулына тотып җырлый, ә ачылышны куйган «чирле» кеше «Яшерен кич» картинасын порнофильм күренеше буларак тәкъдим итә. Казанда исә спортчылар үзләренең милли байраклары астында иде. Иблисләргә хас символлар да, өзелгән башлар да юк иде. […]
15 бөртек
Билгеле булганча, XXXIII җәйге Олимпия уеннарында Россиядән нибары 15 спортчы катнаша. Алар нейтраль статуста, ягъни байраксыз чыгыш ясый. Чагыштыру өчен: соңгы мәртәбә Россия байрагы астында чыгыш ясаганда Рио-де-Жанейрода 285 кешелек делегация катнашты. Бу хәлләр ерак 2016 елда булды...
Сүз уңаеннан, якшәмбе көнне 15 спортчының берсе уеннардан бөтенләй төшеп калды. Теннисчы Павел Котов Швейцария спортчысы Стэн Вавринкага оттырды. Бар өметләр теннисчылар Даниил Медведев, Роман Сафиуллин, Екатерина Александрова, Мирра Андреева, Диана Шнайдер, Елена Веснина, ишкәкчеләр Захар Петров, Алексей Коровашков, Олеся Ромасенко, йөзүче Евгений Сомов, велосипедчылар Тамара Дронова, Алёна Иванченко, Глеб Сырица, батутта сикерүдә чыгыш ясаучы Анжела Бладцевага багланган...
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез