«Автобус булмаса, «попутка»да йөрегез». Бу атнада Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы вәкиленең маршрут автобуслары йөрмәгән авылларда яшәүчеләргә әйткән бу сүзләре бик күпләрнең күңеленә тиде. Сала халкы болай да, район үзәгендәге табибка барып күренү өчен, еш кына фәлән бәя түләп, такси ялларга мәҗбүр. Болай булса, автобусларга бөтенләй дә өмет калмыймы? «ВТ» хәбәрчесе әнә шул сорауга җавап эзләде.
Исәпкә бар, санга...
Җәмәгать транспорты тирәсендә бәхәс Татарстан Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты утырышында купты. Депутатлар алдында республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Лилия Сафиуллина хисап тотты.
– Бүген муниципаль маршрутларда 1360 автобус бар. Бу елның 1 гыйнварына алынган мәгълүматларга караганда, аларның 80 проценты диярлек нормативка туры килә. 2019–2024 елларда республикада 461 автобус һәм 74 троллейбус яңартылды, – диде министрның беренче урынбасары.
Рәсми мәгълүматларга караганда, бүген республикада, автобус, трамвай, троллейбус һәм метроны да кертеп, 2,3 мең данәдән артык транспорт чарасы хезмәт күрсәтә. Алар 848 дән артык маршрутта йөри. Былтыр Татарстанда барлык төр җәмәгать транспортына 402 миллион пассажир утырган.
Депутатлар исә авыл маршрутлары саны белән кызыксынды. Лилия Сафиуллина төгәл җавап бирә алмады. Әмма салада, бигрәк тә зур булмаган торак пунктларда мондый проблема барлыгын раслады. «Моңа бәйле шикаятьләр бар. Бигрәк тә кечкенә авылларда, мәсәлән, совет заманындагы кебек автобуслар йөрмәве турында әйтәләр. Ләкин түләүсез йөреячәк урыннарга маршрут автобуслары җибәрү, аларны субсидияләү – бу мәсьәләне хәл итү ысулы түгел», – диде ул. Аның фикеренчә, «бүгенге кебек цифрлаштыру, бөтен кешедә дә телефон булган заманда» авылларда «Попутчик» сыман төркемнәр оештырырга да мөмкин. «Кечкенә торак пунктларда яшәүчеләрне шушы төркемнәргә кертеп була. Үзара оешсыннар да йөрсеннәр», – диде Лилия Сафиуллина. Халыкка якынрак булгангамы, депутатлар шунда ук каршы төште. «Ни кызганыч, кечкенә авылларда яшәүчеләрнең күбесе – өлкән яшьтәгеләр. Алар мондый төркемнәрдән файдалана да белми», – диде комитет башлыгы Андрей Егоров.
Соңрак министрлык мәсьәләгә ачыклык та кертте. «Министрлык тарафыннан район үзәкләрен тоташтыра торган 175 муниципалитетара маршрут оештырылган. Республиканың 36 муниципаль берәмлегендәге 225 авыл маршрутын финанслауга 2025 елда 290 миллион сум акча бүлеп бирелде. Узган ел белән чагыштырганда, бу 26,5 процентка күбрәк», – диелә министрлыкның матбугат хезмәте хәбәрендә. Тик сүз чыгып очкан иде инде.
«Самолет бәясе»
Авылына кадәр автобус йөрмәгән кеше юл чатында торуның ни икәнен яхшы белә. Чүпрәледә яшәүче Илмир Якупов, ике еллап элек туктаган «Иске Чүпрәле–Казан» рейс автобусын кире кайтаруларын сорап, прокуратурага кадәр барып җиткән.
– Чүпрәле белән Казан арасында йөрүче автобус бөтен район халкына кирәк, – дип сөйләде ул «ВТ» хәбәрчесенә. – Мин II төркем инвалид. Сәламәтлегем какшаганчы, 12 ел юл хезмәтләрендә эшләдем. Хәзер пенсиямнең күп өлеше дәвалануга һәм юлга китә. Казанга автобус йөреп торган вакытта юл бәясе 750–800 сумга төшә иде. Хәзер исә таксистларга Казанга барып кайткан өчен 10 мең сум түләргә туры килә. Бу акчага самолет белән Мәскәүгә барып кайтып була бит. Бөтен кешедә дә машина юк. Без нишләргә тиеш? Рейс автобусын кире кайтаруларын сорап, район администрациясенә дә, Татарстан Транспорт һәм юл министрлыгына да мөрәҗәгать иттек. Муниципалитетара юл министрлык карамагында. Тик аннан безгә «коры» җавап кына килде.
Илмир Якупов әйтүенчә, район администрациясендә, четерекле хәлдән чыгу юлы буларак, Иске Чүпрәледән Борындык тимер юл станциясенә кадәр автобус җибәрергә тәкъдим иткәннәр.
«Әлеге маршрут буенча Казанга кадәр башта район үзәгеннән станциягә – 1 сәгать, аннары поездда 5–6 сәгать барырга кирәк. Эшме бу? Без дә Татарстанда яшибез бит».
Илмир Якуповта булган документлардан аңлашылганча, 516 нчы номерлы «Казан–Чүпрәле» һәм 569 нчы номерлы «Чүпрәле–Казан» маршруты буенча хезмәт күрсәткән оешма, билгеләнгән тәртип нигезендә, әлеге маршрутта йөрүдән баш тарткан. Министрлык шуннан соң бу урынга өч тапкыр ачык конкурс игълан иткән, тик теләк белдерүче табылмаган. «Бу хәл пассажирларны даими йөртүне оештыру турындагы федераль законны боза», – ди Илмир Якупов. Ул, хокукларын яклап, Чүпрәле районы прокуратурасына мөрәҗәгать иткән. Алар исә судка гариза җибәргән. Илмир Якуповның кулында бер кочак кәгазь җыелган инде, әлегә автобус кына күренми.
Кадерле тәгәрмәч
Бу уңайдан, Нурлат районының Колбай-Мораса авылында яшәүчеләр үзләрен бик бәхетле хис итә.
– Район үзәгеннән авылга кадәр автобус җибәрделәр, – ди бу авылда яшәүче Айнур Ардаширова. – Безгә «попутка» белән генә йөреп бетерә торган түгел. Колбай-Морасадан Нурлатка кадәр 70 чакрым чамасы. Авылдан олы юлга чыкканчы гына да алты чакрым барырга кирәк. Машиналар сирәк йөри. Олы юлга чыгып баскач та, йөртүчеләр әллә туктый, әллә юк. Эшләгәндә 36 ел шулай йөрдем, рәхәт түгел ул. Авылдан такси яллап барсаң, 2–2,5 мең сум сорыйлар. Пенсияң дә җитмәс. Ә автобус билеты 180–200 сум тора. Ул ягы да бар бит. Безгә автобус җибәргәнгә ике еллап бар инде, ул биш авылга керә, атнага ике тапкыр йөри. Иртән район үзәгенә алып китә, төштән соң алып кайта. Бик уңайлы. Хәзер авыл кешесенә дә район үзәгенә еш йөрергә туры килә. Ел саен диспансеризация узабыз. Кайчак өчәр-дүртәр тапкыр чакыралар. Шунысы да бар: авыл халкы картайды. 60, 70 яшьтә «попутка»га бик чыгып басып булмый. Барган-барган әйбер дә алып кайтасы килә. Нурлаттан Казанга да автобуслар һәркөнне йөри. Булып кына торсын.
Казанга якын районнарда яшәүчеләр арасында «попутка»ны кулайрак күрүчеләр дә бар. «Безнең район башкаладан әллә ни ерак урнашмаган, шул ягы белән дә бездә машина табу җайлырак, – ди Балтач районының Яңгул авылында яшәүче газета укучыбыз. – Шуңа күрә маршрут автобусы булса да, аны әллә ни кирәксенмим, «попутка»да йөрим. Автобус кыйммәткә чыга – 350 сум тирәсе. Машина йөртүчеләр исә Казанга кадәр 200 сумга да алып бара. Юлчылар табу өчен телефонда аерым төркем бар. Шул вакытта китәм, фәлән урын бар дип, алдан ук язалар. Танышлар да очрый, үз авылың кешеләре туры килүе мөмкин. Автобусның тагын бер ошамаган ягы: ул үз сәгате җитмичә китми бит, шуңа күрә көтеп торырга туры килә. Юл чатына чыгып кул күтәрүең хәерлерәк кебек».
Комитет утырышында күтәрелгән сорауларның күбесе ачык калды. Шуңа күрә депутатлар җәмәгать транспорты мәсьәләсендә тагын бер кат очрашып сөйләшергә сүз куешты.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез