Газетага язылу

Юрий Камалтынов: «Татарстан тәҗрибәсе Россиянең яңа регионнары өчен күп яктан кызыклы»

Бүген Кырым Республикасы Дәүләт Советында (Симферополь шәһәре) Россия Закон чыгаручылар советының Россия Федерациясенең яңа субъектларын РФ хокукый системасына интеграцияләү мәсьәләләре буенча комиссиясе утырышы булды.

арламентарийлар илнең бердәм хокукый кырында законнарны гармонияләштерү, берләшкән регионнарны Россиянең хокукый һәм икътисадый киңлекләренә интеграцияләү мәсьәләләре турында фикер алыштылар, шулай ук үзләренең парламентара хезмәттәшлек тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Татарстан Республикасының Россия Федерациясенең яңа субъектлары белән хезмәттәшлеге турында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов сөйләде.

 

Коллегаларына мөрәҗәгать итеп, Юрий Камалтынов Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, парламент депутатлары һәм республика Хөкүмәте исеменнән җылы сәламләү сүзләрен җиткерде.

 

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары сәяси-хокукый интеграция мәсьәләләренең катлаулы булуын билгеләп үтте һәм федераль үзәк белән Татарстан арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга салуга бәйле 1990 нчы еллар тәҗрибәсен искә төшерде. «1993 елда Россия Федерациясенең яңа Конституциясе үз көченә кереп эшли башлаганда  хокукый кыр шактый «буш» иде, һәм нәкъ менә шул вакытларта Татарстан кайбер юнәлешләрдә алгарыш режимында эшләде, – дип сөйләде Юрий Камалтынов. – Бик күп өлкәләрдә без үзебезнең закон чыгару эшчәнлегебезне билгеләдек, ул вакытта әле Россия Федерациясе дәрәҗәсендә регламентлаштырылмаган иде. Шуннан соң озак вакыт дәвамында, 2009 елга кадәр диярлек, без федераль законнар белән бергә бардык, бердәм хокукый кырга кердек, һәм бүген, ил Президенты Владимир Путин билгеләп үткәнчә, Татарстан Россиянең терәк төбәгенә әверелде, бу безнең үз вакытында Россия Федерациясенең хокукый системасына керүнең барлык кыенлыкларын да җиңеп чыга алуыбызга бәйле. Һәм без Россиянең яңа регионнарын интеграцияләүдә үзебезне Татарстанның үз тәҗрибәсе белән мөмкин кадәр күбрәк уртаклашып катнашуда күрәбез».

 

Юрий Камалтынов тугызынчы чакырылыш РФ ФС Дәүләт Думасына булачак көзге сайлауларга аерым тукталды. Бу мәсьәләдә Татарстан һәм аның парламенты инде зур тәҗрибә туплаган, алар белән республика уртаклашырга әзер. «Сездә мондый сайлау кампаниясе беренче тапкыр узачак, ә бездә бу практика инде эшләнгән. Безнең өчен Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты – ул депутат кына түгел, ә Татарстанның көн тәртибен федераль үзәк дәрәҗәсендә хәрәкәтләндерүче куәтле «локомотив». Моннан тыш, һәр депутат конкрет федераль программага беркетелгән, республиканың дәүләт программаларында катнашу мәсьәләләрен Республика Рәисе шәхси контрольдә тота. Бу мәсьәләләр башкарма хакимият органнары белән берлектә хәл ителә».

 

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары билгеләп үткәнчә, республикада өч дәрәҗәдәге депутатларның (Татарстаннан сайланган Дәүләт Думасы,  ТР Дәүләт Советы һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатлары) фракцияара хезмәттәшлеге системасы җайга салынган һәм актив эшли.

 

Юрий Камалтынов шулай ук коллегаларының игътибарын парламентара элемтәләрне үстерү мәсьәләләренә юнәлтте. 2017 елда Кырым парламентарийларының Казанга сәфәре вакытында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Кырым Республикасы Дәүләт Советы арасында Хезмәттәшлек турында килешү имзаланган. 2025 елның декабрендә Мәскәүдә Закон чыгаручылар советының декабрь чаралары кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Донецк Халык Республикасы Халык Советы арасында Хезмәттәшлек турында килешү имзаланган. «Без Татарстан тәҗрибәсе яңа регионнар өчен күп кенә мәсьәләләр буенча кызыклы булыр дип ышанабыз, шул исәптән гамәлдәге законнарны мониторинглау буенча да, киләчәктә дә уртак очрашулар һәм фикер алышулар алып барырга әзер», – дип йомгаклады сүзен Юрий Камалтынов.

 

Исегезгә төшерәбез, Татарстан һәм республика депутатлар корпусы 2014 һәм 2022 еллардагы үзгәрешләрне беренчеләрдән булып хуплады, ул вакытта, халыкара хокук нормаларын үтәп, референдум үткәреп, Кырым һәм Севастополь, аннары Донецк һәм Луганск халык республикалары, Запорожье һәм Херсон өлкәләре Россия Федерациясе составына керде, күпмилләтле халкыбызның тарихи гаделлеге һәм бердәмлеге торгызылды.

 

Хәзерге вакытта, ярдәм итү һәм яңа территорияләрне торгызу максатларында, Татарстанга шефлыкка Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләре беркетелгән.  Ике ел эчендә, 2023 елдан башлап, 2 күпфункцияле үзәк, Лисичанск үзәк район хастаханәсе һәм Рубежное үзәк район хастаханәсенең азык-төлек блогы, 2 балалар бакчасы, 4 мәктәп, спорт мәктәбе һәм балалар сәнгать мәктәбе ремонтланган һәм файдалануга тапшырылган, 186 күпфатирлы йорт буенча җылылык контуры ябылган. Татарстан даими нигездә төзелеш материалларын җибәрә, алар, шул исәптән, объектларны агымдагы ремонтлау өчен дә. Диагностик, консультатив һәм медицина ярдәме күрсәтү өчен республикадан белгечләр командировкага җибәрелә, дару препаратлары һәм медицина эшләнмәләре тапшырыла.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре