– Әниебез беренче ире бик яшьли үпкә чиреннән вафат була. Баласын бирмиләр, апабыз әтисе янында кала. Ә аннары әни кабат кияүгә чыга. Әти белән әни апам Илсөяргә, миңа гомер бирәләр. Тик без әтине хәтерләмибез дә, безгә 2–3 яшьләр вакытта фаҗигале төстә үлеп китә ул. Бар авырлык әнигә кала. Ул чакларда ашарга да, кияргә дә юк. Әни безне ким-хур итми, ничек итсә итә, аякка бастыра, – дип сөйли Илгизә апа. – Без дә ирем белән бик яратышып өйләнешкән идек. Кызганыч, ул кыска гомерле булды.
Ике улы белән тол калган хатын, бәхетен кабат сынамакчы булып, янә кияүгә чыга. Тик икенче ире белән яшәп китә алмыйлар. Әмма юллары аерылганчы гаиләдә янә ике бала дөньяга килә. Иң кечесе – авыру. Илгизә апа дүрт малай белән янә ялгызы кала.
– Бар дөньямның асты өскә килде. Нишләргә белмәгән чакларым күп булды. Табиблар, улың озак яши алмаячак, сигез яшендә үләчәк, диделәр. Сынау арты сынау килеп кенә торды. Тик мин бирешмәдем. Балалар хакына нинди эш бар, шунда эшләдем. Кибеттә дә саттым, кунакханәдә дә эшләдем. Бер эштән дә читенсенмәдем, – дип сөйли ул. – Буш вакытымны күбрәк кече улыма багышларга тырыштым. Табибларга да күп йөрдек. Гел ятып кына торучы балама массаж ясарга да өйрәндем. Кем нинди киңәш бирә, барысын да кулландым.
Бу гына җитмәгән, өченче улының башында сулы шеш табалар. Хастаханәдән чыккач, шифа эзләп тагын өшкерүчегә юл тота бала белән ана. Намазга бас, балаларың өчен Аллаһы Тәгаләдән үзең сора, дип киңәш ишетә Илгизә апа.
– Ул мине мәдрәсәгә алып барды. Яшермим, диннән бик ерак кеше идем. Әмма, шөкер, әкренләп догалар өйрәндем һәм улларыма сәламәтлек сорый башладым. Кече улыма дүрт яшь тулган көнне, инвалидлык алыр өчен, документлар тутыртасы идек. Табибыбыз аягын сындырып өендә ята. Үзләренә чакырды. Шунда, кая әле йөреп күрсәт, диюе булды, улым атлап китте. Үлә дигән бала бит ул. Ул көнне мәңге оныта алмам, – ди Илгизә апа.
Сөенеч белән көенеч янәшә йөри. 49 яшендә апасы Илсөяр яман чирдән үлеп китә. Аның балалары ятим кала.
– Хәзер апамның улы үз тормышы белән яши. Кызы әле кияүдә түгел. Улым һәм киленем белән бергә яшиләр. Тормыш җиңел булсын дип шулай берләштек инде. Табиблар үлә дигән авыру улым да әкренләп савыкты. Мәчеткә йөри, биш вакыт намазын калдырмый. Абыйлары энеләрен бик яраталар, – ди Илгизә апа. – Читтә үскән апабызны да эзләп таптык. Күз алдына китерәсезме: әни белән 44 елдан соң очраша алдылар! Самара шәһәренә бергә бардык. Әле ярый күрешеп өлгердек. Башта апабыз, ә быел 91 яшен тутырып, әни дә китеп барды. Бездә язмышлар кабатланды. Әнидән баласын алып калган булсалар, улымның беренче хатыны миңа оныгымны калдырып, башка кешегә кияүгә чыкты. Быел 4 нче сыйныфта укый. Биектауга да шул бала дип күчендем.
Берничә ел элек язмыш Илгизә апаны кайчандыр беренче мәхәббәте булган ир-егет белән кабат очраштыра. Хәзер алар гаилә булып бергә яшиләр.
– Бүгенге көнемә шөкер итәрлек. Догалар ярдәм итте миңа. Улыма массаж ясаганда, үземдә дәвалау сәләте барлыгын белмәгәнмен дә. Бары тик намазга баскач кына юллар ачылды. Төшемдә дәваларга өйрәттеләр. Кешенең тәненә кулым тиюгә, чирен сизеп алам. Динебездә күрәзәлек итү тыела. Мин бары тик догалар укып өшкерәм дә килгән кешегә Аллаһы Тәгаләдән шифа бирүен сорыйм, – ди Илгизә апа. – Баштан узган авырлыкларны уйласаң, төшенкелеккә бирелерлек. Әле ярый тормышымда туры юл күрсәтүчеләр булды. Үземә дә рәхәт, тагын күпме кешегә күңел тынычлыгы табарга ярдәм итәм. Кулларың шифалы, дип тә сөендерәләр. Авырлык килсә, аны сынау өчен бирелгән дип кабул итегез. Бернәрсә дә тикмәгә генә бирелми. Без моны аңламыйбыз гына. Әгәр шуны дөрес итеп кабул итәсең икән, авырлыкны җиңәргә була.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез